Батырларга хат: Гаилә мәктәбендә Актаныш, Богады һәм Яңа Әлем укучылары мөһим акциядә катнашты
Актаныш районы ЗАГС бүлегенең бүгенге Гаилә мәктәбе дәресе Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Гаилә кыйммәтләрен төшендерүче дәреснең кунагы үзенчәлекле иде, Укучылар белән очрашырга Актаныш районы имам хатыйбы Руслан Мортазин, психолог Фәймә Шәйгәрданова белән махсус хәрби операциядә утлар-сулар кичеп туган ягыбызга чираттагы ялына кайткан кадерле солдатыбыз Ихтыяр Биктимиров килде.
Үзе дә мәктәп укучыларыннан чак кына зурырак солдат Ихтыяр Биктимиров белән күрешү кызларга -егетләргә аеруча кызыклы булды. Ихтыяр Гали улы Нурлат районында туып-үсә.
6 нчы сыйныфта укыганда гаиләләре белән Актаныш районының Күҗәкә авылына күчеп киләләр. 9 еллык мәктәпне тәмамлагач Ихтыяр Актаныш технология техникумында укып һөнәр ала.
Студент елларында Ихтыяр тормыш тәҗрибәсе туплый, Актанышның Җәмигъ мәчетенә йөри, остазы Руслан хәзрәт Мортазиннан ислам дине кануннарын өйрәнә. «Хәрби хезмәт вакытында дини гыйлем миңа бик ярдәм итте», ди Ихтыяр.
Бигрәк тә махсус хәрби операция зонасында вакытта догалар укып күңеленә тынычлык тапкан. Ислам дине сабыр булырга куша, «Нәкъ менә түземлек, сабырлык бик күп вакыйгаларны исән-сау кичеп чыгарга көч бирде, киләчәккә якты ышаныч уятты», дип дәһшәтле мизгелләрне искә төшерде Ихтыяр.
Ватаныбыз сакчысы, Күҗәкә авылы егете Ихтыяр Биктимировка ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева «Татар дөньясы» китабын бүләк итте.
Ихтыяр Гали улы 2022 елның 23 ноябрендә Россия армиясе сафларына алына. Мәскәүдә хәрби өйрәнүләр уза, киләчәк һөнәрен дә шушы юнәлештә сайларга ниятли, бертуган ике абыйсының контракт төзеп хәрби хезмәтләрен дәвам итүе дә моңа этәргеч ясый. 2023 елның 6 маенда якташыбыз контракт төзи. Нәкъ бер елдан, 2024 елның 17 маенда Ихтыяр махсус хәрби операциягә җибәрелә. Декабрь ахырына кадәр Украинада неонацизмга каршы көрәшә. Туган ягыбыздан дәрт-дәрман, көч-куәт җыеп шушы көннәрдә янә хәрби хезмәткә китәргә җыена ул.
Яшьләр өчен дәрестә истә кала торган мизгел- «Батырларга хат» акциясендә катнашу булды.
«Батырларга хат» акциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган зур проект. Гаилә мәктәбе дәресендә катнашучы һәр бала бүген Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап язылган котлау тәбрикнамәләренә имзаларын салды.
- Махсус хәрби операциядәге якташларыбызның туган ягыбызга исән-сау кайтуларын теләп калабыз. Ир-егет-гаиләнең тоткасы, гаиләләребезнең терәге булган барлык көчле затларны, егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. барыбызга да гаиләләребез бөтен булып матур итеп яшәргә язсын,- диде ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Молодцы
0
0