16+

Алия Хәмзина: «Биш бала табасым килә»

Җырчы Алия ХӘМЗИНА сәхнәгә дә, радиодагы ротациягә дә тансыклап кына чыга. Үзе әйтмешли, хәзер хәтта концертларга да басым ясарлык чор түгел. Иң яхшысы - җырыңны социаль челтәргә элү һәм шәхси чараларда чыгыш ясау. Җырлар санын арттыру буенча да ул басымны дөрес куярга тырыша - иң яхшысы үзенчәлекле җыр яздыру һәм...

Алия Хәмзина: «Биш бала табасым килә»

Җырчы Алия ХӘМЗИНА сәхнәгә дә, радиодагы ротациягә дә тансыклап кына чыга. Үзе әйтмешли, хәзер хәтта концертларга да басым ясарлык чор түгел. Иң яхшысы - җырыңны социаль челтәргә элү һәм шәхси чараларда чыгыш ясау. Җырлар санын арттыру буенча да ул басымны дөрес куярга тырыша - иң яхшысы үзенчәлекле җыр яздыру һәм...

Берара Алиянең эстрададан бөтенләй югалып торуын мин үземчә гөманлаган идем - хатын-кызның ул яктан кияүгә чыгу мәсьәләсе генә төп эштән читләштереп тора ала. Ә баксаң, эш бөтенләй башкада икән - сәхнәдән китеп торганда Алиябез хисапчы, кадрлар белгече, сатучы булып эшләп караган. Әлеге бер ел вакыт эчендә үзенә күрә нәтиҗәләр дә сипләгән: каядыр кыңгыраудан кыңгырауга кадәр утырып эшли торган эш аныкы түгел! Шуңа күрә дә 7 ел театр училищесында вокал дәресләре укытудан, иҗат казаныннан ераклашмаска ниятләгән ул - әле дә шундагы укучылары белән әвәрә килә. Күптән түгел исә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларына да вокал дәресләре бирүгә алынган.
- Алия, синең кебекләр турында, гадәттә, җитмәгән җире юк, диләр инде...
- Үземә дә кайчак шулай тоела. Әмма, бер караганда, мин шул ук бер казанда кайныйм үзе - иҗаттан әллә ни ерак китә алмыйм. Җыр дөньясы, шуның юнәлешләре арасында мәш килеп эшләп йөрим. Әле шуның өстенә быел икътисадчы һөнәре буенча да дипломлы булачакмын.
- Басымны җырчылыкка куймыйсың дип аңлыйм - остазлык эше ныграк тарта шикелле?
- Әйе, мин үземне әүвәл - укытучы, аннан соң гына җырчы- көй язучы дип кабул итәм. Ул аңлашыла да шикелле - мин кечкенәдән укытучы яисә табиб булам дип үскән идем. Ә җырчылык исә минем өчен җан рәхәтлеге бирә торган өлкә. Шуңа бүгенгесе көндә мин үз тәлинкәмдә, үзем теләгән эш белән мәшгуль. Моның шулай икәненә ышаныр өчен, һөнәр дә алыштырып карадым бит инде - булмый инде булмагач, сәхнә җене кагылгач! (Рәхәтләнеп көлә.)
- Әле шуның өстенә әтиең Алмаз Хәмзин дә булса...
- Әтинең кызы булу өйдә рәхәт, иҗат дөньясында исә һәрвакыт бал белән май гына түгел. Мин бервакытта да аңа аркаланмадым, җырларыбыз уртак булса да, иҗаттагы юлны мөстәкыйль салырга тырыштым. Минем беренче җырымны да радиога ул вакытта хезмәттәшлек иткән «Заман егетләре» төркеме илтеп бирде.
- Өйдәге Алмаз Хәмзин белән сәхнәдәге Алмаз абый аерыламы соң?
- Әти сәхнәдә - артист, өйдә - гадәти әти. Эчендәгесен чыгарып түкми, шатлыгын да, борчуын да йөзенә чыгармый торган кеше. Ул - иҗат кешесе, әлбәттә. Нәрсәдер язганда, башында ниндидер иҗат башлангычы йөрткәндә без аңа комачауламаска өйрәндек. Иҗат кешесе белән яшәгән кеше үзе генә беләдер инде - ул яктан әниебезгә алтыннан һәйкәл куярга кирәк, дип көлешеп алган чаклар да бар. Әтиебез миңа, энем Адель белән сеңлем Алсуга бик тә игътибарлы була белде. Аның шундый гадәте бар - шәһәрне мең ураса урый, әмма без сораган әйберне тапмыйча, өйгә кайтмый ул.
- Син күбрәк кемгә охшаган соң, әтиеңәме, әниеңәме?
- Холык белән дә, йөз-кыяфәт белән дә әтигә дип беләм. Тыныч, сабыр, ышанычлы, стабиль, бер сүз белән - әйбәт кешеләр без! (Рәхәтләнеп көлешәбез.)
- Алия Хәмзина дигән әйбәт кеше кайчан кияүгә чыга соң инде?
- Грандиоз хыялым - кияүгә чыгу, гаиләле булу һәм ким дигәндә биш бала анасы булу! Кияүдә булмавым өчен элек ничектер кыенсынып йөри идем, хәзер инде банкетларда да, уен-көлке белән, яхшы ир-ат эзләвем турында яшерми әйтәм. Әллә вакыт кысанлыгы сәбәпче, әллә мин теләгән ныклы, акыллы ир-ат насыйбым очрамый - әлегә йөрәгем буш.
- Иң мөһим өч кыйммәт дигәндә алайса беренчелектә пар канатлы булу тора?
- Әйе. Беренчелектә - гаиләле булу, тиң парым белән мәхәббәттә яшәү, балалар үстерү, аннан - укытучылык эше, аннан - тамашачым көтеп алган җырлы язмышым...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading