16+

Эдвард Радзинский: «Бүген рус сәясәтенә йогынты ясый торган хатын-кыз юк»

Күп кенә пьесалар авторы, танылган шәхесләр турында язучы, «Беренче» һәм «Культура» каналларында үз тапшыруы аша танылган шәхес Эдвард Радзинский Казанга килде.

Эдвард Радзинский: «Бүген рус сәясәтенә  йогынты ясый торган хатын-кыз юк»

Күп кенә пьесалар авторы, танылган шәхесләр турында язучы, «Беренче» һәм «Культура» каналларында үз тапшыруы аша танылган шәхес Эдвард Радзинский Казанга килде.

Ул «Тайная Россия» циклыннан «Царство женщин» дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.

Язучының тарихи публицистика китаплары күп кенә чит телләргә тәрҗемә ителгән. Белеме буенча тарихчы булса да, аның белән беркайчан да шөгыльләнмәгән.

- Тарихчы укытучы түгел, ә күзәтүче, - дип саный Радзинский. - Тарих - минем өчен хәзерге мизгел. Нинди дә булса тема белән шөгыльләнә башлыйм икән, аның турында барысын да белергә тиешмен. Аның өчен Людовик IV турындагы китапны укырга кирәкми, ул яшәгән сарайда булу да җитә. Минем өчен иң мөһиме - үз күзләрең белән күрү. Тарихтан кешеләр сабак алмый. Минем бурычым кайвакыт онытканнарны искә төшерү.

Язучы XVIII гасырда биш хатын-кыз идарә иткән чорны «сәясәт белән мәхәббәт идарә иткән соңгы дәвер» дип саный.
- Аларның мәхәббәте ачыктан-ачык була. Ул хатыннар үзләренең сөяркәләре белән горурланганнар. Алар бәхетле хатын-кызлар булганмы соң? Һәркайсы акылдан шашарга теләгән. Ирләре дә талантлы булган.

Бүген исә рус сәясәтенә йогынты ясый торган хатын-кыз юк. Ә аларның сәясәттә катнашуы күп нәрсәгә ярдәм итәр иде, - дип сөйләде Радзинский.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading