16+

«Хафалы биюләр» бию турында гынамы?

Узган атнада Камал театрының кече сәхнәсендә Салават Юзеев әсәре буенча Рамил Гәрәев сәхнәләштергән «Хафалы биюләр» дигән спектакльнең премьерасы узды.

«Хафалы биюләр» бию турында гынамы?

Узган атнада Камал театрының кече сәхнәсендә Салават Юзеев әсәре буенча Рамил Гәрәев сәхнәләштергән «Хафалы биюләр» дигән спектакльнең премьерасы узды.

Бу - Рамилнең сәхнәгә куйган өченче әсәре. Пьеса «Современная драматургия» журналы үткәргән халыкара конкурста махсус бүләккә ия булган иде.

Тормышыбызда ялагайлык, җи­тәкчеләргә куштанлану һәр җирдә күзгә ташлана. Әсәр дә шуларны тасвирлый. Түрәләргә хезмәт күрсәтүче официантлар үзләренең хуҗаларына ярарга тырышалар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев әнә шул түрәләргә ярарга тырышуны Атабай образында оста итеп ачып бирә. Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов белән Алмаз Гәрәев тудырган рольләр дә кызыклы. Үзен куркыныч астына куеп, байлар каршында биеп йөргән кыз ролендә Айгөл Миңнуллина уйный.

Алмаз Гәрәев белән бергә аларның һава гимнастлары сыман төрле трюклар ясаулары сокландыра. Биюләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйган.
- Спектакль мәхәббәт, үлем һәм хөрлек турында. Без һәрвакыт чиновникларга бәйле. Түбәнсетү, шәхесне юк итү кайберәүләр өчен берни тормый. Биредә кайбер мизгелләр тормыштан алынган, - ди Салават Юзеев.

Фото: m.intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading