16+

Бүген Казанда узган Туган тел бәйрәменнән ФОТОрепортаж

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган шигърият бәйрәме бөек шагыйребезнең буыннан буынга күчеп килгән "Туган тел" шигыре белән башланып китте. Көн салкынча булуга карамастан, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданда кеше шактый иде. Туган тел бәйрәменә Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, шулай ук әдипләр - Рәдиф...

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган шигърият бәйрәме бөек шагыйребезнең буыннан буынга күчеп килгән "Туган тел" шигыре белән башланып китте. Көн салкынча булуга карамастан, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданда кеше шактый иде. Туган тел бәйрәменә Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, шулай ук әдипләр - Рәдиф Гаташ, Ринат Харис, Рәзил Вәлиев, Илсөяр Ихсанова, Нәҗибә Ихсанова, Рәхим Гәрәй һәм башкалар да килгән иде.Алар үзләренең шигырьләрен башкардылар.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин барлык халыкны Туган тел бәйрәме белән котлады. Шигърият бәйрәмендә читтә яшәүче милләттәшләребез дә кунак булды. Башкорстан, Чувашия, Казахстан, Төрекмәнстан, Кабардино-Балкария республикаларыннан да делегатлар Тукай бәйрәмен каршылады. Татарстанлыларны Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов та тәбрикләде. Туган тел бәйрәменнән тулырак репортажны "Шәһри Казан" газетасыннан укырга мөмкин булачак. Ә Бауман урамында башланып киткән актив татар яшьләре оештырган концерттан репортажны сайтыбыздан соңрак укый алырсыз.
Бүгенге Туган тел бәйрәме күренешләре:
Автор фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading