16+

Миләүшә Айтуганованың әнисе: «Кызым белән дуслыгыбызга танышларым да көнләшә»

Луиза ханым - тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Кәшә авылыннан. Казан дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетында укыганда, галимнәр аларны ике телне чагыштырып, икесен дә тигез белергә өндәп укыта.

Миләүшә Айтуганованың әнисе: «Кызым белән дуслыгыбызга танышларым да көнләшә»

Луиза ханым - тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Кәшә авылыннан. Казан дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетында укыганда, галимнәр аларны ике телне чагыштырып, икесен дә тигез белергә өндәп укыта.

Диплом алганнан соң, мәктәптә рус теленнән дәресләр бирә башлаган кыз бу белемнәрнең алга таба ни дәрәҗәдә кирәк булачагын башына да китерми. Яшел Үзән шәһәрендә яши башлагач, Луиза Кашапова-Айтуганованы районда беренче татар басмасы «Яшел Үзән» газетасын ачуда җаваплы итеп билгелиләр. Рус текстларын тәрҗемә итү, иҗат эше, кәгазь кытлыгы, акчасызлык - боларның барысын да үз җилкәсендә татырга туры килә. Район газетасында баш мөхәррир булып эшләгән вакытта ул Яшел Үзән радиосында ике телдә тапшырулар да алып бара.
Булачак ире Ләбиб белән студент вакытта очраша. Казанның үзәк урамындагы «Сәүдә хезмәткәрләре» клубы кавыштыра аларны. Анда үзешчәннәр театр куя торган булалар. Луиза белән Ләбиб тә сәхнәдә уйный, төрле районнарга спектакльләр куярга йөри.

- Ләбиб язган һәр әсәрен беренче итеп миннән җырлатып карый иде. Матур яңгыраса, димәк, халыкка да ошаячак. Кызганыч, аның белән ике генә ел яшәп калдык. 27 яшендә Ләбиб арабыздан китеп барды, - дип искә ала Луиза ханым. Аяусыз авыруны операция, дарулар да җиңә алмый, талантлы композитор Ләбиб Айтуганов бакыйлыкка күчә.

Миләүшә Айтуганова -Ләбиб абыйның бердәнбер кызы. Әтисеннән ул бер яшендә кала. Яшьли тол калган әнисенә төп юаныч, терәк була кечкенә Миләүшә. Кечкенәдән бик актив була. Аның турында «идеяләр фонтаны» дип тә әйтәләр.

- Без һәрчак бергә идек, уртак кызыксынуларыбыз күп булды, икебез генә яраткан конфет-печеньеларны бүген дә эзләп табып, чөкердәшеп чәй эчәбез әле, - ди әңгәмәдәшем. - Кызым хәтта «дүрт»ле билгесе дә алмый иде, «бишле»ләр белән тулган бер көндәлеген бүген дә сак­лыйм әле, әмма мәктәпне алтын медальгә тәмамласа да, ике ел югары уку йортына керә алмады.
Миләүшә Айтуганова табиб булырга хыяллана. Әмма күпме генә тырышса да, Казан медицина институтына эләгә алмый. Соңрак язмыш аны журналистикага китерә, университет тәмамлый.
- Әни белән кыз арасындагы безнең дуслыкка танышларым көнләшеп тә карый, - ди Луиза ханым. - Һәр проекты турында Миләүшә башлап миңа сөйли. «Ак чәчәкләр» фильмын биш тапкыр карап чыкканмындыр, совет заманындагы предметлар: телефон, башка кирәк-яракларны да бергә эзләдек, телевизион әсәрне мин гади тамашачы булып карадым, үз фикеремне, тәкъдимнәремне җиткердем.

Икенче ире Риф әфәндедән Луиза ханымның Лилиясе белән Ленары туа. Дүрт оныгы - Тимур, Камилә, Регина һәм Асель белән бик горурлана дәү әни. Луиза Айтуганова Яшел Үзәндәге «Һәрчак яшь булып калучылар клубы»на йөрүче дуслары белән ай саен диярлек очрашып тора. Һәр күрешү - бер бәйрәм. Бассейнга барырга, оныкларын карарга, психологик тренинглар тыңларга да вакыт таба. Гел хәрәкәттә булырга кирәк, дип саный. Телевизор караганда да кул кушырып утырырга өйрәнмәгән, бәйли. Өченче буын университетында татар теле дәресләре дә бирә. Бүген аның ике төркемендә 84 кеше шөгыльләнә.

- Улың яхшы яшәсен дисәң, киленеңне кызыңнан да артыграк ярат, кызың бәхетле булсын дисәң, киявеңне мактап яшә, дигәннәр иде миңа. Балаларымның гаиләләренә кысылмыйм, кирәк дип тапсалар, киңәшләремне бирәм. «Син булмасаң, без нишләр идек, әни?!» - диләр. Шөкер, балаларым өчен кызарганым булмады, - ди Луиза ханым.

Миләүшә Айтуганова:

- Әни турында сөйли башлауга, күзгә яшьләр килә. Ул минем иң якын дустым, сердәшчем. Бик яшьли әтисез калдым. Кечкенә чагымда әнинең иркәләгәне, икебез дә яраткан чикләвекле конфетлар алып кайтуы аеруча исемдә калган. Бүген әни барлык туганнарны да җыеп торучы бер үзәк, ул магнит кебек үзенә тартып тора. Әнинең бик уңай бер сыйфаты бар: ул киңәш биреп йөдәтми, гаиләбезгә кысылмый. Кирәк чакта, һәрчак ярдәм итә. Барыбызны да сөендереп, озын-озак гомер яшәсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading