16+

«МИН МАЧОГА ӘЙЛӘНӘМ»

Мөнир РАХМАЕВның иҗади тормышында нинди яңалыклары бар дип уйлыйсызмы? Күп аның яңалыклары. Ә шуларның иң саллысы - яңа альбом чыгаруга әзерлектер. Ул аңа инде исем дә уйлап тапкан - «Тик син». Шул исемдәге җырга клип төшерү, фотосессиягә яңа костюмнар әзерләү белән мәшгуль егет.

«МИН МАЧОГА ӘЙЛӘНӘМ»

Мөнир РАХМАЕВның иҗади тормышында нинди яңалыклары бар дип уйлыйсызмы? Күп аның яңалыклары. Ә шуларның иң саллысы - яңа альбом чыгаруга әзерлектер. Ул аңа инде исем дә уйлап тапкан - «Тик син». Шул исемдәге җырга клип төшерү, фотосессиягә яңа костюмнар әзерләү белән мәшгуль егет.

- Мөнир, интервьюны укырга алынганнар барыбер бөтен сорауларны сикереп узып, синең өйләнү тарихы турындагы җавабыңа барып төртеләчәк. Шуңа күрә әңгәмәне никах тарихыннан башлыйк әле.
- Без өйләнешмәдек, никах белән генә яшибез. Әлегә бер-беребезгә ияләнү, бер-беребезне өйрәнү вакыты дияр идем. Адилә белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында таныштык. Мин былтыр әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамладым, Адилә өченче курста укый.
- Адилә синең җанатарларыңның берсе иде инде?
- Юк. Әгәр ул фанат булса, бик тиз якынаеп та китмәгән булыр идек бәлки. Без аның белән ел ярым очраштык, хәзер менә ярты ел бер түбә астында яшибез.
- Ул түбә тормышыңа нинди үзгәрешләр кертте инде?
- Дөресен генә әйткәндә, ул бик җиңелләрдән булмады. Мин бит гомер буе үзем теләгәнчә, үз иркем белән яшәргә күнеккән кеше, ә монда башка кеше белән санлашырга, юл куярга, яраклашырга кирәк. Ул бер дә рәхәт нәрсә түгел. Мин өйләнешүне бик җайлы, уңайлы, кызык нәрсәдер дигән идем. Тормышның исә үз законнары икән... Туегыз кайчан булачак, дигән сорауга да җавап бирә алмыйм - вакыт күрсәтер һәм һәр нәрсәне үз урынына куяр дип кенә әйтә алам.
- Вакыт дигәннәре сине дә үзгәртәдер инде. Аеруча иҗаттагы яңалыкларың кызыксындыра.
- Мин бертуктаусыз эшлим. Яңа җырлар, яңа костюмнар, яңа идеяләр дигәндәй... Менә хәзер тамашачы өйрәнеп җиткергән сәхнә образыма үзгәрешләр кертергә җыенам. Элек балахон күлмәк, клёш чалбарларга өстенлек бирсәм, хәзер акрынлап сыланып торган киемнәргә күчәчәкмен. Инде бер кочак кием-салым тектердем дә. Үзенә күрә мачо стиле инде. Ул яңа альбомда да чагылыш табачак. Альбом үзенең дизайны белән дә шаккатырырга тиеш. Иҗаттагы яңалыклар исә... Күптән түгел Пермь якларында өч көнлек сольный концерт биреп кайттым - алар аншлаг белән узды. Хәзер менә бераз ял алып, Төркиягә барып кайту нияте бар.
- Казан тамашачысын кайчан сольный концертыңа дәшәргә уйлыйсың?
- 2013 елның март аенда Ландыш Нигъмәтҗанова белән сольный программа тәкъдим итәрбез дип уйлыйм. Нигә Ландышмы? Чөнки без - татар эстрадасының иң эпатаж җырчылары.
- Ул эпатажлыкка биеп җырлау керәме, эшләпәле булуыңмы?
- Эшләпә мине беркайчан да туйдырмый. Минем тормышта - бер, сәхнәдә икенче төрле булуым да шул эшләпә аркасында. Гадәти тормышта мин бик тыныч, шау-шулы урыннар өнәми торган кеше. Дискотекаларны җенем сөйми. Миңа тынычлыкта балык тотып, шашлык кыздырып, тар даирәдә ял итү ошый. Ә эшләпә киеп алсаммы... Теге «Маска» фильмындагы кебек - мин бөтенләй икенче кешегә әвереләм, хәтта сөйләшү рәвешемә кадәр үзгәрә. Аннан, эпатажлыкка килгәндә, тамашачыны хәзер шаккатыра белергә, шоу белән игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Без Ландыш белән шоу ясый беләбез.
- Шоу күрсәтәм дип, гомер бакый сикергәләп йөри алмассың бит инде...
- Ә нигә сикермәскә? Сәламәтлек булганда, мин сәхнәдә һәрвакыт бииячәкмен. Айдар абый Галимов һаман бии бит. Һәм ничек матур килеп чыга. Ул яктан Айдар абый минем өчен кумир.
- Үзеңне формада тоту «кайгы»сын ничек хәл итәсең?
- Берничек тә. Мин бик күп ашыйм. Ит ризыклары - шурпа, өчпочмак, пылау дисеңме... Әлмәткә әти-әнием янына җыенганда да, әнигә өчпочмакка заказ биреп куям. Сәхнәдә тик тормагач, ашарга яратуым мине харап итми. Әлегә бер дигән формада, Аллага шөкер.
- Синең турында ишетелгән кайсы тәнкыйтьне йөрәгеңә якын алдың?
- Җырлый белми дигәнен. Имеш, мин сикергәләп йөрим, плюска гына җырлыйм. Аннан, аяклары кәкре, кызлар белән тәртипсез чуала, дигән гайбәт таратудан туктамыйлар - аларына борчылмыйм да.
- Эстрадага чыккан вакытың белән бүгенгең арасында аерма зурмы?
- Бик зур. Мин нык үстем. Эшлим дә эшлим. Бер генә көнемне дә бушка уздырмаска тырышам. Үземне-үзем туйдырам. Әле менә күптән түгел генә машина алдым. Мазда-6да җилдерәм. Туганнарыма, әти-әниемә булышырга тырышам. Миңа ул зур канәгатьлек хисе бирә.
- Исемлеккә Адиләне кертергә оныттың...
- Гастрольләргә барган җиремнән буш кул белән кайтканым юк. Адиләгә еш кына күлмәкләр алып кайтам.
- Килгәнче, китәреңне уйла дигәндәй, кайчан сәхнәне ташларга җыенасың?
- Вакытында китә белү - иң мөһиме. Әмма мин әле озак вакыт сәхнә тотармын, җырларым-биюләрем белән шаккатырырмын дип уйлыйм. Тормыш бит ул - үз максатыңа туры бару, аңа ирешү. Миндә башланган эшне яртысында ташлау гадәте юк. Шуңа бу юлда зур уңышларга ирешү булырга, үсеш тукталмаска тиеш. Тагын күп балалы гаилә булдырып, акыллы итеп яшәү, күңел тынычлыгында көн күрү насыйп булсын иде. Менә шушы юлда Мөнирне сәламәтлек ташламасын...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading