16+

Намаз тәме

Дөнья үзенең үзгәрешләрен күпкә соңгарак башлады шул. Бу үзгәрешләр берничә дистә еллар элегрәк булса да, үзлегебезгә, асылыбызга кайту мөмкинчелекләре күпкә җиңелрәк булмас идеме икән?! Авылдашларның әйтүенә караганда, мәрхүмә әнием, исән булса, авылның остабикәсе булачак иде. Хәтеремдә, яшь булса да, авылның бар карт-корысы гарәп хәрефләрен танырга, Коръән сүзләренең мәгънәсен аңларга аның...

Дөнья үзенең үзгәрешләрен күпкә соңгарак башлады шул. Бу үзгәрешләр берничә дистә еллар элегрәк булса да, үзлегебезгә, асылыбызга кайту мөмкинчелекләре күпкә җиңелрәк булмас идеме икән?!
Авылдашларның әйтүенә караганда, мәрхүмә әнием, исән булса, авылның остабикәсе булачак иде. Хәтеремдә, яшь булса да, авылның бар карт-корысы гарәп хәрефләрен танырга, Коръән сүзләренең мәгънәсен аңларга аның янына йөрде. Колхоз эше белән авыл тормышының мәшәкатьләренә дә карамастан, намаз уку өчен вакыт тапмый калмады ул.
Үзем дә кечкенә чакта әнигә ияреп намазга баса идем. Артыграк кызыксынсам, вакыты-вакыты белән: «И, улым, дөньялар болай барса, намаз укуның савабын аңлау, тәмен тою сезгә насыйп булырмы икән?» - дип, шик тә белдерә иде. Шикләре урынлы булган, ахры. Хәзер исә, көн саен үзләре теләп намазга басучы балаларымны күреп, оялып куям. Үземдә дә намаз уку теләге күптәннән туса да, беренче адымны атларга һаман куркып йөрим. Чөнки гөнаһ булса да әйтим инде, үткән заманнар сәясәтендә агуланган аңда намаз тәме табылырмы?
Университет тәмамлап та, җиде класс белемле әниләр чаклы тормыш тәҗрибәсе, аң-белем дә туплый алмаганбыз икән. Кем урлады безнең аңны, дип сорар кеше тапмыйм.
Хәер, боларын гына аңламаслык түгел инде хәзер...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading