16+

Пугачева егәре яисә Галкин балалары Алланыкыдамы?

Примадонна һәм пародист Максим Галкинның 18 сентябрьдә дөньяга килгән Лиза һәм Гарри исемле балалары җәмәгатьчелектә шундук бум уятты. Бу ни бу, кем әйтмешли - ирең яшь булса да, каян килеп 64 яшьтә хатын-кызның ана булырлык мөмкинлеге булсын ди? (Алла Пугачева - 1949 елның 15 апрелендә, Максим Галкин 1976 елның 18...

Пугачева егәре яисә Галкин балалары Алланыкыдамы?

Примадонна һәм пародист Максим Галкинның 18 сентябрьдә дөньяга килгән Лиза һәм Гарри исемле балалары җәмәгатьчелектә шундук бум уятты. Бу ни бу, кем әйтмешли - ирең яшь булса да, каян килеп 64 яшьтә хатын-кызның ана булырлык мөмкинлеге булсын ди? (Алла Пугачева - 1949 елның 15 апрелендә, Максим Галкин 1976 елның 18...

Әлбәттә, балаларны суррогат ана күтәргән һәм алар кесарев кисүе аша дөньяга килгән. Гарри 50 см, 2950 грамм авырлыкта булса, Лиза игезәк сыңарыннан чак кына соңрак, 48 см һәм 2400 граммлы булып туган. Исемнәрне Алла сайлаган икән - әтисенең фамилиясе һәм исеме белән яңгырашлы булуын күздә тотарга тырышкан.
Бик зур кызыксыну һәм йөзләгән сорау тудырган әлеге вакыйганың сер пәрдәсе бераз ачыла башлады үзе. Шуларның иң саллысы - Алла үзенең моннан 11 ел элек, әле Филипп Киркоров хатыны булган чорда ук, күкәй күзәнәкләрен туңдырып куюы турында белдерде. Галкинга кияүгә чыккач исә ул аның турында иренә сөйләгән. Боз шуннан кузгалган да икән... Суррогат ана исә кемнең балаларын күтәрүе турында бихәбәр булган. Барысы да Марк Курцерның «Мать и дитя» клиникасы аша эшләнгән. Балаларны тулаем наркоз белән таптырганда да суррогат ана янында Алла Пугачеваның басып торуын белмәгән. Нарасыйларны исә Алла иң беренчеләрдән булып күргән һәм кулына алган.
- Балалар туып, бер атна узгач, Алла Пугачева мине үзенә кунакка дәште, - ди гаилә дусты, дизайнер Мила Ставицкая. - Алла балаларга кирәкле әйберләр, киемнәр исемлеге төзеп куйган иде, мин шуларны Мәскәү кибетләре буенча эзләп, алып йөрдем. Игезәкләрнең гардеробы бик зәвыклы килеп чыкты.
Галкинның Грязь бистәсендәге йортында хәзер өч балалар бүлмәсе икән - Кристинаның кызы Клавдиянең үзенеке, Гарри белән Лизаныкы шулай ук аерым. «Господин Оформитель» бюросы егет-кызлары әле июнь аенда ук аның дизайны турында кайгыртып куйган икән. Балалар инде беренче бүләкләрен ала башлаган - Гаррига бүләк ителгән Silver Cross арбасы гына да 28 мең сумлык...
Хәер, бүләкләр бирү тантанасы әле шушы көннәрдә генә башланган. 6 октябрьдә Галкин өенә чакырылган кунаклар - Филипп Киркоров, Буйновлар, Николаевлар, Юдашкиннар хуҗалар теленнән әйтелгән әлеге яңалыктан телсез кала язган.
Балаларга няняны җырчы Ирсон Кудикова табарга булышкан икән - өч бала анасы буларак, Примадонна иң элек аңа мөрәҗәгать иткән. Әлегә ике бала караучы эшли башлаган, планда - өченчесен алу, ди.
37 яшьлек «яшь әти» - Максим исә үзен бәхетнең җиденче катында итеп хис итә икән. 18 сентябрьдә - балалар туганда ул Киевтә кинода төшү белән мәшгуль булса да, икенче көнне үк, кеше-карага әйтмичә генә, Мәскәүгә очкан.
- Башта кулыма Гаррины алдым, аннан соң кызым Лизаны, - дигән Максим, матбугатка биргән интервьюсында. - Менә бу бәхет ичмасам! Гарри кара чәчле, миңа охшаган. Лиза - җирән чәчле, коеп куйган Алла. Алар шундый кечкенә, бер-бер җирләренә зыян китермим, дип тә куркырлык. Әмма безнең Клава белән дә тәҗрибәбез бар, үземнең дә туганнан туган энекәш-сеңелкәшләр бар. Бала - бәхет ул. Һәр бәхетле гаиләнең теләге - балалы булу. Без дә Алла белән искәрмә түгел - күптәнге хыялыбыз чынга ашты. Хәзер аларны кеше итәргә кирәк. Өебездә ул һәм кызыбызның үз бүлмәләре бар. Лизаныкын әле без ул туганчы ук Санкт-Петербург дип атап йөри идек - ул Елизавета стилендәге, тонык зәңгәрсу тонда. Гарриныкы элек кунак бүлмәсе - Лондон дип аталучы бүлмә иде, ул Англия стилендәге шакмаклы обойлы. Әлегә мин күбрәк эш белән мәшгуль, балалар исә Алла карамагында. Ике бала багучы булышса да, төннәрен бала карашырга Алла да тора.
Һәр әти-әнигә теләгән теләкне Алла Пугачева белән Максим Галкинга да телисе генә кала: «Үз балаларыгызны үзегезгә үстереп, игелекләрен күрергә язсын!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading