16+

Татар рәссамнары Төркиядә

15-22 март көннәрендә, «Төрки дөньяның мәдәни үзәге-2013» программасы ябылу уңаеннан, Искешәһәр (Төркия) дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торды. Бу уңайдан уздырылган тантаналы чара белән беррәттән, күп кенә урыннарда сынлы сәнгать һәм фотокүргәзмәләр дә узды. Татарстан сынлы сәнгатен анда ике рәссам: Россия Рәссамнәр берлеге әгъзалары - Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының...

15-22 март көннәрендә, «Төрки дөньяның мәдәни үзәге-2013» программасы ябылу уңаеннан, Искешәһәр (Төркия) дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торды. Бу уңайдан уздырылган тантаналы чара белән беррәттән, күп кенә урыннарда сынлы сәнгать һәм фотокүргәзмәләр дә узды. Татарстан сынлы сәнгатен анда ике рәссам: Россия Рәссамнәр берлеге әгъзалары - Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалы җитәкчесе Мәхмүт Ваһапов һәм КФУның филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының дизайн һәм сынлы сәнгать кафедрасы доценты Фәрит Вәлиуллин тәкъдим итте.
- Безгә әлеге чара кысаларында узган кызыклы программада катнашырга туры килде. Өч көн дәвамында 9 илдән килгән рәссамнар белән бер түбә астында иҗат иттек. Безгә бөек төрек шагыйре Юныс Эмре иҗатына багышланган әсәр язарга тәкъдим ителде. Бу эшкә бик теләп алындык. Соңыннан вернисажны караган провинция губернаторы Кадир Кочдемир Татарстан рәссамнарының эшен югары бәяләде, - ди Фәрит Вәлиуллин.
Шул ук вакытта, Искешәһәрнең Археология музее күргәзмәләр залында да 17 илнең 30 рәссамы тәкъдим иткән эшләрне күрергә мөмкин иде. Анда алда телгә алынган рәссамнарның эшләре дә күрсәтелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading