16+

Имтиханның тишек-тошыкларын ямыйлар

Җәйләр үтте, имтиханнар артта калды, шуның белән барысы да онытылды, димәгез, чыгарылыш сынауларын камилләштерү буенча ел дәвамында сөйләшүләр алып барыла. Алай гына да түгел, кайвакыт, сүздән узып, төрле план-проектларны да гамәлгә куйгалыйлар. Менә күптән түгел РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Рособрнадзор БДИны гадел үткәрүнең тагын бер алымын тәкъдим итте....

Имтиханның тишек-тошыкларын ямыйлар

Җәйләр үтте, имтиханнар артта калды, шуның белән барысы да онытылды, димәгез, чыгарылыш сынауларын камилләштерү буенча ел дәвамында сөйләшүләр алып барыла. Алай гына да түгел, кайвакыт, сүздән узып, төрле план-проектларны да гамәлгә куйгалыйлар. Менә күптән түгел РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Рособрнадзор БДИны гадел үткәрүнең тагын бер алымын тәкъдим итте....

БДИ өчен җавап бирүчеләрнең уйлавынча, биремнәрнең вакытыннан алда интернетка «агып чыгуында» фәкать укучылар гына гаепле. Имтиханны Россиянең калган төбәкләренә караганда иртәрәк тапшырган Ерак Көнчыгыш балалары КҮМнәрне «пәрәвез»гә элә, янәсе. Булмаганны бар дип әйтмиләр анысы, «юмарт» укучылар тотыла тора. Тик гаепне балаларга гына сылтап калдыру дөресме икән соң? Бу идея тормышка ашырылып, һәр төбәккә аерым биремнәр булдыру бурычы куела калса, белгечләргә шактый тырышырга туры киләчәк. Болай да БДИда чиле-пешле биремнәр барлыгы турында билгеле иде, сан ягын куып, тагын сыйфат аксап калмаса ярый инде.
Хәер, БДИны камилләштерү юнәлешендә эшләүчеләрнең ниятләре моның белән генә бетми. Мәсәлән, федераль инспекторлар институты төзү идеясе бар. Инспектор - шул ук тикшерүче ул. Моңарчы өч-дүрт күзәтеп торучы булганда да мәгълүмат «агып чыга» иде, балаларны «федераль инспектор» дигән сүз туктатып калса гына инде. Кызык, чиновниклар БДИны камилләштерүнең яңа юллары турында уйлашканда, мәктәп укучылары да яңа хәйләләр корып ятмыймы икән? Ни өчен алар заманнан калышырга тиеш ди?!
Яңалыкның иң саллысы турында язмадык бит әле. Киләсе елда узачак сынауга бердәм имтихан вариантларын тиешле җиргә тапшыру өчен ябык челтәр булдырмагайлары. Аның белән идарә итү ачкычы Рособрнадзорга тапшырылыр дип көтелә. Программа документның бер ноктадан икенче ноктага барып җитүен күзәтеп торачак, КҮМне кем җибәрүен һәм кем алуын күрсәтәчәк. Гаделлек өчен көрәшәчәк бу җайланма «нибары» 14 млн сумга төшәр, дип исәпләп тә чыгарганнар инде.
Рособрнадзор ярамаган гамәл теркәлгән имтихан тапшыру пунктларының җитәкчеләренә җәзаны катгыйлату алымын да тәкъдим итә. Чынлап торып эшләп китә калса, монысының берникадәр файдасы булыр иде, ичмасам. Сүз уңаеннан, 2013 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча, берничә төбәктә мәгариф органнары җитәкчеләре һәм мәгълүматны эшкәртү үзәге директорлары вазифаларыннан азат ителгән. Зур күләмдә штрафка тартылу очраклары турында гына бер мәгълүмат та юк.
БДИны камилләштерү буенча акыллы һәм бик үк акылга сыешып бетмәгән идея-проектлар тәкъдим итеп торулары әйбәт күренеш, билгеле. Тик күп очракта гаепне һаман да шул укучыларга, имтихан тапшыру пунктларына кайтарып калдыралар да шуның белән вәссәлам. «Юмарт» абзыкайны министрлык тирәсеннән, БДИ өчен җавап бирүче иң зур түрәләр арасыннан эзләп карарга уйламыйлар да...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading