16+

Казанның яңа мәктәпләрендә кытайча да укытачаклар

Быел 1 сентябрьдә «Тектоник» тукталышы тирәсендә социаль ипотека программасы буенча тапшырылган йортлар ишегалдында күптән көтелгән мәктәп ачылачак. Бу хакта газетагызда язган идегез. Мәктәпкә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килүе турында да хәбәр биргән идегез, әмма бу мәктәптә нинди телдә укытачаклары хакында мәгълүмат юк. Полилингваль гимназия булгач, анда нинди телдә белем...

Быел 1 сентябрьдә «Тектоник» тукталышы тирәсендә социаль ипотека программасы буенча тапшырылган йортлар ишегалдында күптән көтелгән мәктәп ачылачак. Бу хакта газетагызда язган идегез. Мәктәпкә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килүе турында да хәбәр биргән идегез, әмма бу мәктәптә нинди телдә укытачаклары хакында мәгълүмат юк. Полилингваль гимназия булгач, анда нинди телдә белем бирәчәкләр соң? Бары татарча гына укытачаклар дип ишеттек. Бу дөресме?

Мәдинә Хәйруллина, Казан.

К азан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин әйтүенчә, быел Казанда ике яңа мәктәп ачылачак - «Седьмое небо» торак комплексында 181нче мәктәп һәм сез язган 2-я Азинская урамында 180нче полилингваль күппрофильле гимназия.

-180нче мәктәптә татар, рус сыйныфлары да булачак, чит телләрдә дә укытачаклар. Ул 1224 укучыга исәпләнгән. Хәзер балалар туплана, бүгенге көндә инде 1 меңнән артык бала шунда укырга гариза тапшырган. Кайберәүләр, яшәү урынына якынрак булсын дип, 15, 110, 121нче мәктәпләрдән күченә. Мәктәптә бары тик татар сыйныфлары гына булачак, дип әйтеп булмый. Дүрт - татар, бер рус сыйныфы була дип язу дөрес түгел. Ата-аналар гаризасында баласын кайсы телдә укытырга теләвен яза, шуннан чыгып, сыйныфларны формалаштырачакбыз. Беркем дә мәҗбүр итә алмый, - дип белдергән Илсур Һадиуллин «Татар-информ»га.

Мәктәптә гуманитар, техник, IT-юнәлеш тә булачак, ди. Шулай ук кытай, испан телләрен укыту теләге дә бар. Мәктәптә ике бассейн, 460 урынга исәп­ләнелгән ашханә булачак. Мәктәпкә директорлар конкурс нигезендә сайлап алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading