16+

Тәрҗемәчеләр дә бәйрәм итә

Тышта яз кояшы балкый. Шундый матур вакытта нинди уку инде ул?! Тик юк шул, табигатьнең нәкъ менә шул чагында башлана да инде ул чып-чын «энә белән кое казу». Ләкин студент халкы ару-талуны белми. Укуга да, ялга да вакыт таба.

Тәрҗемәчеләр дә бәйрәм итә

Тышта яз кояшы балкый. Шундый матур вакытта нинди уку инде ул?! Тик юк шул, табигатьнең нәкъ менә шул чагында башлана да инде ул чып-чын «энә белән кое казу». Ләкин студент халкы ару-талуны белми. Укуга да, ялга да вакыт таба.

12 апрель көнне дә А.М.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетының халыкара белем бирү үзәге студентлары бәйрәм итте. Юк, космонавтика көнен түгел, ә инглиз теле тәрҗемәчеләре көч сынашты.
Беренче курска килгән укучылар үз төркемнәре белән таныштырдылар. Тәрҗемәчеләр презентациясе булгач, кичә дә гел инглиз телендә барды. Тамашаны КАИ (КНИТУ)ның халыкара үзәге директоры, чит телләр бүлегенең кафедра җитәкчесе Наталия Алексеевна Константинова башлап җибәрде. Аннан сүз студентларга бирелде. Студент дигәннән, алар барысы да төрле... Монда олы яштәге абый-апаларны күрсәң дә, шаккатмыйсың. Уку йортлары, һөнәр, кызыксынулар төрлелеге, яшь аермасы булуга карамастан, аларны бер нәрсә берләштерә. Ул - инглиз теленә мәхәббәт!
Барлыгы тугыз төркем чыгыш ясады. Студентлар үз сәләтләрен төрле яктан күрсәттеләр, кемдер җырлады, кемдер биеде. 1-8 нче төркем укучысы Виктор Кориканов аудиторияне үз фокуслары белән шаккатырды.
Ярышның төп бурычы үз төркемең турында сөйләү, ни өчен син тәрҗемәче һөнәрен сайладың, дигән сорауга җавап бирү иде. Булачак тәрҗемәчеләр бу биремгә иҗади яктан килгәннәр. Алар бер-берсе турында төрле жанрда, төрле чаралар ярдәмендә кыска роликлар әзерләгәннәр. Кемдер, Битлз төркеменә кушылып, «Yellow submarine» җырына клип төшергән, кемдер «Сумерки» киносын үзгәрткән... Гомумән, һәрбер чыгыш үзенчәлекле һәм кабатланмас иде. Бәйге үзеңнең белемеңне, сәләтеңне сынап карау гына түгел, ә студентларны берләштерүче чара да иде.
Жюри әгъзалары итеп чит телләр бүлеге укытучылары куелды. Студентларның чыгышлары ничек кенә кызыклы булмасын, иң зур таләп - инглизчә дөрес, ачык итеп сөйләшү. Шуңа да алар үз укучыларының эшләрен профессиональ күзлектән чыгып бәяләделәр. Дөрес, катнашкан бер кеше дә бүләксез калмады. Күтәренке кәеф һәм позитив энергия белән бергә, барысына да Мактау кәгазьләре бирделәр. Җиңүче итеп «The secret of success» - «Секрет успеха» дигән презентация белән чыгыш ясаган 1-2 нче төркем танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading