16+

Җылы түшәкнең бәясе арта

Студентларны яңа уку елы «шатлыклы» хәбәр белән каршы алды: 1 сентябрьдән тулай торак өчен түләүләр барлык чикләүләрдән арыначак. Элек түләүнең бәясе стипендиянең биш процентын тәшкил итсә, хәзер ул төбәккә яки уку йортының үз сәясәтенә карап, төптән үзгәрәчәк.

Җылы түшәкнең бәясе арта

Студентларны яңа уку елы «шатлыклы» хәбәр белән каршы алды: 1 сентябрьдән тулай торак өчен түләүләр барлык чикләүләрдән арыначак. Элек түләүнең бәясе стипендиянең биш процентын тәшкил итсә, хәзер ул төбәккә яки уку йортының үз сәясәтенә карап, төптән үзгәрәчәк.

Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы яңа законы буенча, дәүләт югары уку йортларының торак-коммуналь чыгымнарын элеккегечә капламаячак. Шуңа да барлык уку йортлары да, үз мәнфәгатьләренә һәм чыгымнарына карап, тулай торак өчен бәяне үзләре билгеләячәк. Әйтик, күп кенә төбәкләрдә тулай торакларның 80 проценты - совет заманыннан калган, ремонт таләп итүче иске биналар. Димәк, андыйларда бәя өр-яңа яисә капиталь ремонт ясалган тулай торакларныкына караганда әллә ни артык күтәрелмәячәк. Мәсәлән, Казан (Идел буе) федераль университетының Универсиада авылында яшәүче студентлары җылы түшәкләре өчен аена 180 сум түләячәк, бу исә узган елгы бәядән өч тапкырга артыграк. Ә менә шул ук уку йортының иске биналарында, ягъни студентлар шәһәрчегендә яшәүчеләр быел кесәләреннән аена 80ешәр сум акча гына чыгарачак.
Шулай ук һәр уку йорты әлеге түләүләрнең бер өлешен студентларга кире кайтару мәсьәләсен дә үзе хәл итәчәк. Компенсацияләр студентның матди хәленә һәм укуына карап билгеләнәчәк. Социаль стипендия алучылар исә тораклары өчен дә махсус ташлама белән түләргә мөмкин, тик бу да университет җитәкчелеге яисә профсоюз карамагында.
Төп бәя белән беррәттән электр җиһазлары өчен дә аерым түләү бар. Әгәр дә студентның электр чәйнеге, үтүк, суыткыч, ноутбук кебек техникасы булса, торак өчен бәя дә бермә-бер артачак - бер ай яшәү бәясе 300-400 сумнар тирәсе тәшкил итәчәк. Тик бу саннар, Ерак Көнчыгыш федераль университетының тулай торак өчен бәяләре белән чагыштырганда, пүчтәк кенә. Анда бер ай өчен 2900 һәм өстәмә хезмәтләр өчен бер мең сумнан артык акча чыгарып бирергә туры киләчәк. Әлеге бәягә башкалабыз студентлары, берничә кеше тупланып, фатирга керә алалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Россиядә студентларның 85 проценты тулай торак белән тәэмин ителгән, калган унбише фатирларда яки туганнарында торырга мәҗбүр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading