16+

«Журналист буласым килә»

Кичә - 26 июнь көнне, XXII Республикакүләм «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале ачылды. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыргач, булачак журналистлар ел саен шулай каләм көчен сынарга җыела. Бүләге дә саллы гына - Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә конкурссыз гына укырга керү.

«Журналист буласым килә»

Кичә - 26 июнь көнне, XXII Республикакүләм «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале ачылды. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыргач, булачак журналистлар ел саен шулай каләм көчен сынарга җыела. Бүләге дә саллы гына - Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә конкурссыз гына укырга керү.

Яшьләр биш көн дәвамында татар, рус журналистикасы, телевидение, радио, фото, PR, версткалау кебек юнәлешләр буенча белем туплый, иҗат итә. Журналистлар арасында шундый сынамыш та бар: «Алтын каләм»дә үзен сынап караган кеше, Гран-при алмаса да, бу өлкәдә, һичшиксез, уңыш казаначак. Биредә алар журналист-остазларыннан гамәли һәм теоретик дәресләр ала.
Фестивальдә катнашу өчен балалар, беренче эш итеп, еллар дәвамында тупланган иҗат эшләрен тапшыра. Әйтик, Резидә Әлмиева бирегә инде дүртенче тапкыр килә икән. Шушы вакыт эчендә ул үзен корреспондент, версткалаучы, фотограф буларак сынарга өлгергән.
- Журналистика ул - шулкадәр киңкырлы хезмәт. Аның һәр өлкәсендә үземне сынап карыйсым килде. Берничә ел элек татар журналистикасында перспектива бетте кебек тоелган иде. Татар кафедралары ябыла дигән сүз дә чыкты. Бәлкем шуңа да фото төшерергә алынганмындыр. Элек мин, журналистика - иншалар язу, дип кенә уйлый идем. «Алтын каләм»дә моның бары тик миф икәнен аңладым. Безнең эш фактлардан торырга тиеш. Фестивальдә дүрт ел катнашу дәверендә журналистикага карашым 180 градуска үзгәрде. Киләчәктә үземне татар интернет басмасында эшләүче журналист буларак күрәм. - ди IX сыйныф укучысы.
Резидә бүген - «Ялкын» журналының балалар редколлегиясе әгъзасы. «Сабантуй» журналында һәм үзләренең район газетасында даими автор.
Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучылар рус басмасы («Казанские ведомости»), татар басмасы (Арча районы, Кырлай авылы), телевидение («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе), PR («Brainstore agency» креатив һәм коммуникация агентлыгы), фотохәбәрче («Видимый свет» иҗат студиясе), версткалаучы (типография) юнәлешләре буенча эшлекле командировкага да барачак әле. Бу исә журналист казанының ничек кайнавын күрү, матбугатның эчке кухнясы белән танышу дигән сүз.
Ачылыш тантанасында Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова булачак хезмәттәшләрен сәламләде.
- Фестивальнең 22нче ел баруына ышанасы да килми. Журналист - бик җаваплы һөнәр. Ул - хакимият белән халык арасында күпер салучы. Йокысыз төннәргә әзер булыгыз, мендәр кочаклап ятарга вакыт булмаячак. Программагыз бик тыгыз. Үзегезне кызганмагыз, мин сезгә җиңү телим! сезнең өчен бу биш көн - вузга укырга керү өчен зур әзерлек булачак, - диде Римма Ратникова.
Быел фестивальдә 130 кеше катнаша, шуларның 32се - татар журналистикасы юнәлеше буенча килүчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading