Шәһри Казан

Бәлки кемдер ишетер?

«Шәһри Казан» газетасының 27 сентябрь саныннан Люция Хәбибуллинаның танылган, күпләр бик-бик яраткан артист Илсөя Төхвәтуллина белән әңгәмәсен укыдым да: «Җитте, булды, ниһаять, бу юлы дәшми калмыйм», - дип, күптән әйтәсе килгән фикерләремне язарга керештем. Эш шунда, бу талантлы сеңлебезгә, ни сәбәпледер, һаман да Татарстанның халык артисты исеме бирелмәү бик аптырата,...

Реклама

Телевизордан аның катнашында «Эзләдем, бәгърем, сине» (Туфан Миңнуллин әсәре) спектаклен карагач та, бу фикер көчәйде. Рамил Төхвәтуллинга халык артисты исеме бирелүдән соң да шактый гомер узды югыйсә. Ә бит алар спектакльләрдә гел бергә, партнерлар буларак уйнап килделәр, талантлары, осталыклары да бер-берсенекеннән кайтыш түгел. Илсөя ханым бик моңлы итеп җырлый да. Һәрьяктан килгән, коеп куйган Галиябану белән Мәйсәрә инде. Хәер, Галиябануы яисә Мәйсәрәсе «коеп куйган» булмаса, ягъни Илсөя сеңел аларны искиткеч итеп, чын итеп уйнамаса, аларның Хәлиле дә, Булаты да хөрти килеп чыгар иде.
Без Камал театры җитәкчеләрен үз артистларына бик игътибарлы дип беләбез, һәркайсының талантын күрергә дә, күрсәтергә дә тырышалар кебек. Исәннәрнең бик матур бенефисларын, мәрхүмнәрне искә алу кичәләрен уздырып торалар. Шул чаралар арасында Илсөя Төхвәтуллинаны да Татарстанның халык артисты исеменә тәкъдим итсәләр, эш Президент имзасыннан калмас иде, минемчә. Монда мәсьәләнең тагын бер ягын истә тоту урынлы булыр иде: Илсөя сеңел шушы таланты, моңлы тавышы белән театр сәхнәсендә түгел, эстрадада эшләсә, аңа халык артисты исемен әллә кайчан бирерләр иде (хәзер анда кемнәр генә халык артисты түгел, исләрең китәрлек). Драма артистлары эшен матди яктан бәяләү дә эстрададагыларныкыннан нык калыша дип ишетәбез, инде мактаулы исем биргәндә дә игътибардан читтә калдырмаска иде аларны. Белгәнебезчә, сәнгатьнең чынрагы һәм авыррагы, җаннарга үтеп керә торганы нәкъ менә драма сәхнәсендә бит.
Хезмәтләренең вакытында хак бәя алмавыннан тыш, актерлар талантларына хас, иҗат үзенчәлекләренә ярашлы роль җитмәүдән дә интегә бит әле. Кайберләренең мәгънәсезлек чигендәге роль белән сәхнәдә чыр-чу килеп «уйнавын» күргәч, алар өчен җан әрни. Үзләре һәрчак: «Нинди роль бирсәләр дә сөенәбез», - диләр дә бит... Әңгәмәсендә Илсөя Төхвәтуллина: «Элекке рольләремнән рухи азык алам», - дип, бер дә юктан әйтмәгән инде, аның да талантын тулы күрсәтерлек рольләре шул ике-өч образ белән чикләнә. Күптән түгел ТНВ телеканалында («Мәдәният дөньясында») мәгълүм Гәүһәр Камаловага багышланган тирән эчтәлекле тапшыру булды. Ихлас сөйләшүдә катнашучылар бу мәшһүребезгә дә сәхнәдә уйнау өчен «грек трагедияләрендәге кебек көчле героинялар» җитми калганын борчылып искә төшерделәр. Зур талантына торырлык трагедия каһарманнары мәрхүм Наил Әюповка да җитмәде, шуңа күрә әллә ни бәя дә алмыйча китеп барды (Мөслим Әюповларын, ничектер, кыерсыттык шул, шагыйрь Харрас Әюповка да бик лаеклы Тукай бүләге бирелмәде. Ә хәзер карагыз, аныкыдай шигырьләрне кем генә яза ала?!). Наил Әюповны мин үзем башкортларның Арслан Мөбараковы белән тиңләштерәм, рольләре булмау гына аны, иң соңгы спектакльләренең берсендәге кебек, тормышта үз-үзен тапмаган берәүнең «татар җаны скрипкә түгел, уйнамагыз аның белән» дигән сүзләрен әрни-әрни кабатлап йөрергә калдырды. Ә бит ул татарның азатлыгы-ирке, милли дәүләтчелеге өчен көрәшкән халык каһарманнарын гәүдәләндерәсе артист иде. Гаҗәп, никадәр фаҗигале язмыш кичергән һәм кичерә торган халыкның шәп трагедияләре юк диярлек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: