Шәһри Казан

20 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 20 ноябрь 2012 - 08:56
    Израиль – Палестина – очсыз-кырыйсыз сугыш
    Якын Көнчыгышта иң төп һәм озакка сузылган проблемаларның берсе - Палестина белән Израиль арасындагы бәхәс. Бу соңгы бер-ике ел эчендә генә башланган бәхәс түгел. Аның тамыры бик тирәнгә китә. Ләкин төп датасы билгеле - 1947 елның ноябрендә БМО Палестинаны икегә - гарәп һәм яһүд дәүләтләренә бүлү турындагы резолюция кабул итә....
  • 20 ноябрь 2012 - 08:50
    Илгә патриотлар кирәк!
    Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Һәркемгә мәгълүм, соңгы елларда илебездә гаять зур үзгәрешләр булды. Ул әхлакый кыйммәтләргә, тарихыбызга мөнәсәбәткә кагыла. Нәтиҗәдә, бу балаларның патриотизм, яхшылык, киң күңеллелек турындагы күзаллаулары бозылуга китерде. Бүген матди кыйммәтләр еш кына рухи кыйммәтләрдән өстенлек итә. Димәк, патриотик тәрбия ул...
  • 20 ноябрь 2012 - 08:45
    «Рифәсез бик авыр булыр иде»
    «- Китмә син, Рифә, авылдан. - Китәм, дустым, китәм. Башта педучилищены тәмамлыйсым, аннан университетка керәсем, аспирантурага каласым бар. Ә аннары шигырьләр язачакмын...» Бу өзектәге максатка омтылучан кыз - бүген инде боларның барысына да ирешкән шагыйрә, прозаик, публицист һәм галимә Рифә Рахман. 50 яшьлеге уңаеннан уздырылган иҗат кичәсендә тормыш сәхифәләрен тагын...
  • 20 ноябрь 2012 - 08:43
    Көз. Әлмәт. Саҗидә Сөләйманова
    Кыр казларының саубуллашу авазы, аяк астындагы көзге яфракларның пышылдашуы, балан тәлгәшләре - көзнең серле мизгелләре... Әллә инде елның шушы фасылында дөньяга аваз салганга, шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы да күпләребез нечкә хисле, көчле рухлы шагыйрә буларак беләбез. «Аның иҗатында хатын-кызларга хас нәфис лирика ир-ат шагыйрьләрдәге салкын акыл, зирәк фәлсәфилек белән үрелеп бара»,...
  • 20 ноябрь 2012 - 08:37
    «МИЗГЕЛ» премьера белән сөендерә
    Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында эшләүче «Мизгел» яшьләр халык театры коллективы тамашачы игътибарына быел Т.Миңнуллинның «Саташу» драматик хикәясен тәкъдим итә. Ул татарның мәшһүр драматургы һәм җәмәгать эшлеклесенең якты истәлегенә багышлана. Әлеге әсәрдә яшәү мәгънәсе, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре, өлкән буын белән яшь буынның катлаулы мөнәсәбәтләре кебек актуаль...
  • 20 ноябрь 2012 - 08:28
    «Җырлыйсы гына килеп тора»
    Бу әби-бабайларны, бер җырлый башласалар, туктатам димә! Әле тыпырдап биергә дә тотынсалар, аларга кушылганыңны үзең дә сизмичә каласың.
  • 20 ноябрь 2012 - 08:25
    Сабыйлар – көләч, әниләр шат булсын
    Ноябрь ахырында һәркайсыбызга да изге, кадерле булган Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан булачак әниләргә һәм нәниләргә бирелә торган пособиеләр, декрет ялына кагылышлы башка төр сорауларга аңлатма бирүне сорап, РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлекчә идарәчесе Рамил ГАЙЗАТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
  • 20 ноябрь 2012 - 08:20
    Язмыш ярларында – синең исем
    Әле кояш нурларының әсәре дә юк - авыл өстендәге куе-кара төн юрганы иренеп кенә үз чабуларын җыеп маташа. Анда-санда эт өреп куюлары, чокырланып буразналанган көзге пычракта урам уртасыннан ат җигелгән арбаларның узуы, хуҗалыкларда чиләк-бидон тавышлары яңгырап куюы гына таң сызылганын белдереп куя. Җиңелме соң инде авылда тормыш көтү!
  • 20 ноябрь 2012 - 08:17
    «Һәр рәсемдә җан сурәте»
    «Шәһри Казан» газетасында рәссамнарның даими үз урыны бар. Берничә ел дәвамында өзлексез чыгып килүче «Сәнгать әхрамы»н чыннан да үз итте алар. Шул исәптән, үзебездә рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен үткәрү дә матур традициягә әверелде. Моңа кадәр диңгезче-рәссам Шәүкәт Шәфыйгуллин, геолог-рәссам Фәрит Газизуллин, ТР Рәссамнар берлегеннән Зимфира Бикташева, Равил Заһидуллин, Канәфия Нәфыйков, Алсу...
  • 20 ноябрь 2012 - 08:12
    Бәлки кемдер ишетер?
    «Шәһри Казан» газетасының 27 сентябрь саныннан Люция Хәбибуллинаның танылган, күпләр бик-бик яраткан артист Илсөя Төхвәтуллина белән әңгәмәсен укыдым да: «Җитте, булды, ниһаять, бу юлы дәшми калмыйм», - дип, күптән әйтәсе килгән фикерләремне язарга керештем. Эш шунда, бу талантлы сеңлебезгә, ни сәбәпледер, һаман да Татарстанның халык артисты исеме бирелмәү бик аптырата,...
  • 20 ноябрь 2012 - 08:09
    Кытайда булдык, дисәң, ышанмаслар иде
    Кытай Халык Республикасы 1949 елның 1 октябрендә төзелә. Халкы 1 миллиард 347 миллионнан күбрәк. Пекин шәһәре безнең эрага кадәр 472 елда төзелә, исемнәрен гел үзгәртеп тора, XII гасырда Ханбалык исемен дә йөртә. 1431 елдан Пекин исеме бирелә, ягъни Төньяк Кытайның баш шәһәре. Халкы 17 миллион ярымнан артык.
  • 20 ноябрь 2012 - 08:03
    «Колхоз» төзелә, «колхозчылар» кирәк!..
    Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин, илдә берничә ел эчендә 24 миллион югары технологияле эш урыннары булдырылырга тиеш, дип белдергән иде. Бу нисбәттән, Советлар заманында шактый популяр булган бер мәзәк искә килеп төште. Еврей автономияле округына Мәскәүдән фәрман килә: «Тиз арада колхозлар оештырыгыз!» Яһүдләр бит, озак та үтми, болар Мәскәүгә...
  • 20 ноябрь 2012 - 07:59
    Зур чистарыну бара
    Саннар ни сөйли? 2011-2012 еллар Россиядә ришвәтчелек белән иң кискен көрәш алып барылучы чор булып исәпләнелә. Бигрәк тә соңгы вакыттагы ришвәтчелеккә бәйле зур ыгы-зыгыларны күзәтеп, без моңа инанабыз. Статистикага күз салсаң, ул афәткә каршы «сугыш игълан итүнең» шактый җимешләр китергәнен күрергә була. Мисал өчен, илдә ришвәтчелек очракларының теркәлгән кадәрлесенең исәбе...
  • 20 ноябрь 2012 - 07:54
    ТАБИБ
    Казан дәваханәләренә бүген 430 терапевт җитми, имеш. Әгәр булганнары арасында эштә черем итеп алырга яратучылары да, татарча бөтенләй сөйләшмәүчеләре дә, акчага кытлык кичерүчеләре дә, медицина өлкәсендә әлифне таяк дип белмәүчеләре дә барлыгын исәптә тотсак... Йа Хода!
  • 20 ноябрь 2012 - 07:51
    Без аны ярата идек
    Сүзем Хәнәви Шәйдуллин турында. Аның җырлары һаман колакта яңгырап тора. Көләч йөзе күз алдында. Җыр сөючеләр туксанынчы елларда аның авырып китүен авыр кичерделәр. Хәнәвинең хәлен матбугат аша гел күзәтеп бардым.
Реклама