Шәһри Казан

«Иманнан башка берни эшләп булмый»

ТР һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Бакый Урманче премиясе лауреаты, «Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего» (2003) дигән китап авторы Рөстәм ШӘМСУТОВның сәнгать дөньясында үз урыны. Аның эшләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Болгар музеенда, Мәрҗани...

Реклама

Каллиграф рәссамнарның «Әлиф» дип аталган ассоциациясе рәисе, «Кол Шәриф» мәчетендәге Татар шәмаиле галереясы җитәкчесе Р. Шәмсутовның шушы көннәрдә «Бәхет кошы» галереясында (К.Маркс урамы, 57нче йорт) бик үзенчәлекле күргәзмәсе ачылды. Ачылышта катнашучылар беравыздан, бүгеннән татарның үз сувениры булды дияргә мөмкин, дигән фикерне җиткерделәр.
- Рөстәм әфәнде, сезнең Мәскәү архитектура институтын, аннан соң КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлавыгызны, шунда ук гарәп теле өйрәнүегезне беләм. Шулай да соңгы вакытта ныклап торып милли сувенирлар, милли рухлы керамик тәлинкәләр, паннолар бизәү белән мавыгып киттегез. Сер булмаса, әйтегез әле: үзегезне күбрәк кем итеп тоясыз?
- Архитектура - минем беренче мәхәббәт. Ә беренче мәхәббәт ул үтми дә, онытылмый да икән. Гарәп телен һәм шәмаилләрне өйрәнү, китап чыгару - болар минем тормышымның бер өлеше. Алардан башка бүген мин тотынган керамика эше дә булмас иде. Болар һәммәсе бер-беренә нык бәйләнгән, берсе артыннан икенчесе үрелеп барган иҗат. Нәрсәгәдер өстенлек бирү, аерып күрсәтү дә кыен хәтта. Плиткалар белән декор ясау, шәрык мозаикасын, шәрык плиткасын торгызу идеясе Мәскәү архитектура институтында укыганда ук бар иде. Элегрәк остаханәм Гоголь урамында булган чакта хәтта бер мич тә сатып алган идем. Эшли башлауга гайрәтем чикте. Чөнки әлеге бинага аренда бәяләре нык күтәрелде. Ахыр чиктә остаханәдән китәргә мәҗбүр булдым. Мичне дә ашыгып кына сатып җибәрдем. Үткән ел халык һөнәрчелеген үстерү юнәлешендә «керамика» буенча гранд оттым. Шулай итеп, керамиканы татар стилендә бизәү теләге татар декоратив тәлинкәсе рәвешендә янәдән калкып чыкты. Чөнки нинди генә шәрык иленә барма, анда аның башкалардан аерылып торган үз сувениры бар. Ул Иранныкы да, төрекнеке дә түгел, ә чын татарча булырга тиеш - үз алдыма әнә шундый бурыч куеп эшкә тотындым. Чыннан да бу минем иҗатымның яңа бер чоры.
- Бер эшегезне хәтта Нидерландтан килгән шәрык сәнгате белгече, профессор, коллекционер да сатып алган икән...
- Әйе. Әмма ул тәлинкә түгел, башка кимәлдә башкарылган эш. «Дөньяның яратылуы» дигән шәмаилне берничә вариантта башкарган иде. Ул шуның берсен үземнең кулдан сатып алды. Ислам сәнгатен бик яхшы белгән кешенең күзе әлеге эшкә төшүе минем өчен зур әйбер булды.
- Рөстәм әфәнде, эш барышында сувенир продукциясе җитештерүнең нинди четерекле якларына тап булдыгыз?
- Монда эш ниндидер сәнгать әсәре тудыруга гына кайтып калмый. Сүз дә юк, ул бер үк вакытта сәнгать әсәре дә булсын, кыйммәт тә булмасын һәм шул ук вакытта бөтен базарны тутырган очсыз кытай сувенирын кысрыклап чыгарырлык та булырга тиеш. Монда безнең эшнең бәясен, аренда һәм материал бәяләрен карый башлагач, ул бик җиңел нәрсә түгел үзе.
- Әле бит, үзегез әйтмешли, миллилек «чиге» дә ярылып ятарга тиеш...
- Аның бөтен хикмәте дә шунда. Берсе дә эзсез калмагандыр: минем бит әле сәнгать белгече белемем дә бар. Үз вакытында бик күп әдәбият укыдым. Әмма бүген берүзең генә әллә ни майтара алмыйсың - мәсьәләнең катлаулылыгы шуннан да килә. Син ничек кенә тырышма, кайнап йөрмә, синең кебек үк эшләүче тагын бер ун оста тупланмый торып, ситуацияне үзгәртүе бик кыен.
- Шәхсән үзегездә татар, шәрык бизәгенә мәхәббәт каян килә дип уйлыйсыз?
- Күрәсең, ул эчтәдер. Мәскәүдә укыганда татар телен өйрәнү теләге туды, чөнки бөтенләй «телсез» идем. Ә мин болай уйлыйм, татар теле ул кешегә үз-үзен аңларга булыша. Шуңа күрә дә мин моңа аңлы рәвештә килдем. Әгәр дә кеше ана телен балачактан сеңдерә икән, ул аның өчен йөргән аяк, сулаган һава кебек үк табигый. Татар телен өйрәнү минем өчен тамырларыма кире кайту кебегрәк әйбер булды. Үз-үзеңне аңлау - рәссам өчен бик мөһим. Сәнгатьтә үзеңне табарга кирәк бит... Минем бәхеткә университетта татар телендә начар сөйләшүчеләрдән төркем тупладылар. Шунда ук гарәп төркеменә дә эләктем. Гарәп теле изге язуларга ниндидер эчке серне ачучы ачкыч булды. Минем теләгем Коръәнне уку иде. Гарәп текстларын ятлау минем эчемдә яшеренгән образларны уятып җибәргәндәй булды. Менә шул күңелдә җыелганнар чыга хәзер.
- Сез тәкъдим иткән «Кол Шәриф» мәчете проекты заманында (1996 ел) икенче урынны алган иде. Проект үтмәгәч, ул чакта бик борчылдыгызмы?
- Күрәсең, булгандыр, борчылганмындыр. Чөнки ул проект минем өчен бик мөһим иде. Икенче яктан, мин бик канәгать калдым. Чөнки ул яхшы проект булды. Бәһа бик күп субъектив нәрсәләрдән тора. Әйтик, жюридагылар белән синең нинди мөнәсәбәттә булуың да, кызганычка каршы, ахыр нәтиҗәгә йогынты ясый.
- Ничек уйлыйсыз, сезнең проектны, Казан кирмәненнән тыш, башка җирдә тормышка ашырып булыр идеме?
- Юк. Минем уйлавымча, архитектура проекты ул, кайсы урында булырга тиеш, шул урын өчен туа. Ә икенче шәһәр, икенче урын өчен бөтенләй башка образ туарга тиеш. Чөнки образ әйләнә-тирә мохиткә карап формалаша.
- Сезнең мәчет бизәү эшендә катнашуыгызны да беләм. Мондый эш рәссамның иманлы булуын да таләп итми калмыйдыр.
- Әйе, әле күптән түгел генә Актанышка җитәрәк басу уртасында торган бер мәчетне бизәргә туры килде. Бик канәгатьләнү бирде бу эш. Ул, компьютер технологиясе кулланып, мозаика кебек эшләнде, ягъни кул белән җыелмады, мин аны басма мозаика дип атадым. Бу моңа кадәр эшләнгән эш түгел әле. Мәчетне ислам динендәге җирле эшмәкәр салдырган. Аның белән Казанда мәчеттә танышкан идек. Миңа калса, милли сәнгатьне үстерүгә ярдәм күрсәтүче Дәүләт программасы булырга тиеш. Ә иманга килсәк, әлбәттә, монда аннан башка берни эшләп булмый. Иман ул - нигез, фундамент. Аны һәркем үзенчә кичерә, ул мәхәббәт кебек. Мәхәббәтне дә, иманны да үлчәп булмый. Кешенең җаны һәр чорда үзенең үсеш этапларын кичерә. Һәркемнең үз аңлавы, үз тәҗрибәсе. Аллаһка мөрәҗәгать итү - ул шул ук мәхәббәт.
- Сез бизәгән тәлинкәләр чыннан да миллилеге белән аерылып тора. Биредә үзебезнең тамгаларны күрәбез, үзебезнең калфаклы кызлар, көрәшчеләр, чиккән сөлгеләр... Ә башкару технологиясенә килсәк?
- Мин әзер тәлинкәләргә бизәк төшерәм һәм шуны «пешерәм». Технологиясен табу кызык кына булды. «Кол Шәриф» мәчетендә Санкт-Петербургтан турист булып килгән бер әби белән таныштым. Нурия Самат кызы Каюмова гомер буе Петербургның император фарфор заводында эшләгән кеше булып чыкты. Аның бабасы да шул ук фарфор заводында йөкче булып эшләгән. Ул, безнең тәҗрибәне күрде дә: «Теләгегез булса, килегез, мин Сезгә моның технологиясен өйрәтермен, күрсәтермен», - диде. Бардым. Заводның музеен күрсәтте. Нурия Саматовна тәлинкә бизәү буенча берничә дәрес бирде. Мин исә аның турында мәкалә язып, шуны татар энциклопедиясенә керттем. Моңа үзем дә бик шатмын. Бу тәлинкәләр сувенир түгел. Моны мичтә берничә тапкыр яндырып алырга кирәк. Ярты ай үтә берсен эшләргә. Тәлинкә уртасында татар миниатюраларын сурәтләүне кайтарырга омтылып карадым. Бездә шундый бушлык бар - миниатюраларыбыз юк. Мондый эшләрне күбәйтү бик кыен. Шушыны кабатлап күчереп эшлә, дип кемнедер утыртсаң да, ул аныңчарак килеп чыгачак.
- Сезнең металл-туграларга килсәк…
- Туграларны республикада Нәҗип Нәккаш инде күптән эшли. Үзем исә әлеге җете форманы шактый озак эзләдем. Мин моны сувенир буларак күзаллыйм. Аның бөтен кыйммәте - боларны бик кыска вакыт эчендә башкарып була һәм кыйммәт тә түгел. Чөнки биредә компьютер графикасы файдаланыла. Магнит технологиясе бик отышлы. Ул магнит та, кайнар әйбер астына куя торган аслык буларак та хезмәт итә ала. Бу сувенирның уңышы шунда - аны рус милләте вәкилләре дә бик яратты.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: