Шәһри Казан

Күп йөргәннән түгел, күп күргәннән сора

Равил Айдаров күргәзмә залында. Бу дөньяда үкенечкә калырдай әйберләр нәрсә дип уйлыйсыз? Моны теге дөньяга «китеп караганнар»ның, ягъни клиник үлем кичергәннәрнең күпчелеге белә, диләр. Үлем якадан алгач, аларның күбесе гомер буе яратмаган эш белән шөгыльләнгәнгә, дуслар белән аз аралашканга, әти‑әнигә тиешенчә игътибар бирмәгәнгә, балаларга вакыт җиткерә алмаганга, бик аз сәяхәт...

Равил Айдаров күргәзмә залында.

Реклама

Бу дөньяда үкенечкә калырдай әйберләр нәрсә дип уйлыйсыз? Моны теге дөньяга «китеп караганнар»ның, ягъни клиник үлем кичергәннәрнең күпчелеге белә, диләр. Үлем якадан алгач, аларның күбесе гомер буе яратмаган эш белән шөгыльләнгәнгә, дуслар белән аз аралашканга, әти‑әнигә тиешенчә игътибар бирмәгәнгә, балаларга вакыт җиткерә алмаганга, бик аз сәяхәт иткәнгә үкенә икән.

Ә менә галим, архитектор, рәссам Равил Айдаровның әйтүенә караганда, ул андый нәрсәләргә урын калдырмаслык итеп яши. Әлеге исемлектә иң ахырдан торган сәяхәтләрне генә алсак та, ул моның тәмен бөтен кешегә караганда да яхшырак белә төсле. Күпчелек ил гизүчеләр кебек ерак илләрдән ул хис-кичерешләр генә түгел, ә бер кочак эш төяп кайта. Кайда йөргәнен, ни күргәнен шуннан аңлыйсың: Франция, Италия, Греция, Болгария... Бу исемлекне әле озак дәвам итәргә булыр иде. Төгәлрәк булыйк дисәк, безгә рәссамның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә узучы «Ерак илләрне гизеп» дип аталган дүрт залны биләп торган күргәзмәсен карарга кирәк булачак.
- Сүз дә юк, монда бөтенесе дә сыеп бетмәде. Тагын шуның яртысы кадәрле эш күрсәтә алган булыр идем әле, - ди автор.
Иң беренче чиратта Равил Айдаровның архитектура һәйкәлләрендәге детальләрнең бөртекләп эшләнүенә гаҗәпләнәсең. Әлбәттә, бу «коры» күчерү генә түгел, ул әлеге объектның бүгенге тулы канлы яшәешен тасвирлый, әйләнә-тирә мохитен күзәтә һәм аны табигый итеп, хәрәкәттә килеш бирә. Әнә кайдадыр янәшәдә генә заманча теплоходлар йөзә, ә шәһәрнең үз тормышы - ул кайный. Әйтерсең автор үзе дә вакыт‑вакыт шәһәр ыгы-зыгысына кереп югала һәм тагын җанына тынычлык эзләп, аулак урыннарга килеп чыга, ә анда...анда, иркенләп, җилдә кер киптерәләр... Автор әнә шулай санаулы гына ял көннәрен эшкә җигә белә. Ул ялгыз юлчы түгел, янәшәсендә гомерлек юлдашы Галина булыр.
- Без юллама белән йөрмибез. Киленебез алдан кунакханәләрдә урын алып куя. Чит илдә булганда иртән чыгып китәбез, кичен аяктан калып, арып кайтып керәбез. Көне буе аяк өсте. Әмма мин бер генә тапкыр да хатынымның зарланганын ишеткәнем булмады. Безнең кызыксынулар да, сөйләшер темаларыбыз да уртак, - ди Равил әфәнде хатыны һәм коллегасы, архитектура докторы, профессор, кафедра җитәкчесе Галина турында.
...Әйе, моннан 10 ел элек кенә аның үз архитектура остаханәсе, аларның проектлары буенча эшләнгән объектлары булган. Шәһәрнең баш рәссамы да, Вахитов районы архитекторы да булып эшләргә туры килгән аңа. Нәкъ 10 ел элек тормышына, тамырдан ук булмаса да, үзгәрешләр кертә Равил Айдаров. Рәссамнар берлегенә кабул ителү дә, Архитектура һәм дизайн институтында укыту, фәнни хезмәт өстендә эшләү дә үзенекен итми калмый. Ә асылында ул шул ук рәссам, шул ук архитектор булып кала. Күргәзмәдәге эшләре дә шуны раслый кебек. Чыннан да, бер якта акварельгә мөкиббән рәссам, икенче якта - ташның җанын аңлый белгән талымлы архитектор. Ә моңа кадәр тамашачыны галим, архитектор Равил Айдаров үзенең «Иске Казанның агач йортлары» белән таң калдырган иде. Иске Казан белән бергә эреп юкка чыккан чуклап-чачаклап агачтан уеп эшләнгән тәрәзә кашагалары, бизәкле өй кыекларыннан гына торган ул күргәзмәне әле күпләр хәтерлидер. Әле бит сурәткә алынган эшләр арасында бары тик өлкән яшьтәгеләрнең хәтерләрендә, йә булмаса фотографияләрдә генә сакланып калганнары да, йә булмаса схемалар буенча яңабаштан торгызылганнары да шактый була. Иң кызыгы шунда, Казандагы иске йортларны реставрацияли башлагач, берничә агач йортның сызымнары да, бер нәрсәсе дә булмавы ачыклана.
- Шулай итеп, Гоголь урамындагы ике катлы йорт һәм тагын берничә йортның минем акварельләрдә бөртекләп ясалган фасад элементлары реставраторлар өчен бик зур табыш булып чыга, - ди Равил әфәнде.
Равил Айдаровның диссертациясе - «Деревянный-казанский дом ХIХ начала XX века в акварельной графике» - китап буларак та дөнья күрде. Анда да рәссам кулы, карашы, архитектор белеме, тәҗрибәсе белән бергә үрелеп, бербөтен хасил итүе күренеп тора.
- Талантлы рәссам кулы бизәгән матур китаплар була. Альбом дибез аларны. Махсус әдәбият тә бар, ләкин ул бөтен кешегә дә кызык түгел. Ә монда темасы да, башкарылуы да бербөтен булып кушылды һәм нәтиҗәдә бик матур китап килеп чыкты, - ди әлеге хезмәт турында «Казан» журналының баш мөхәррире Юрий Балашов.
...Бернәрсә дә очраклы гына булмый. Милли архитектурага үзенең саллы өлешен кертеп калдырган Россия Архитектура һәм төзелеш фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, архитектура докторы, профессор Сәйяр Айдаровның (1928-2013) тәрбиясендә үскән, аннан үрнәк алып яшәгән, аның кул астында белем алган кеше буларак та Айдаровларның эшләреннән (бу очракта берсүзсез Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рәссам-архитектор Ильяс Айдаровны да күздә тотабыз) аерым мәгънә эзлибез. Бу көннәрдә Равил Айдаров янә Болгариядә ял итә. Янә булачак эшләренә яңа архитектура һәйкәлләре эзли булса кирәк.



Римда Виктор Эммануэлга монумент.


Шамбор замогы. Франция.


Колизей. Италия.
(Фотолар art16.ru сайтыннан алынды)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: