Шәһри Казан

Мансур Шиһапов : «Мәдәният министрлыгыннан парадка чыкканда ел саен Фидель Кастро булып киенергә кушалар иде»

Иңнәренә тормышның ачысын-төчесен дә, борчу-мәшәкатьләрен дә күтәргән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Шиһапов гомер баскычының 75 нчесенә менеп җитте.

Бүген без шагыйрьнең яшьлек эзләре буйлап үткәннәренә күз салдык.

- Без гаиләдә җиде бала үстек. Әти сугышка киткәч, нинди авыр булганын әни үзе генә белгәндер. Әле дә күз алдымда: сугыш тәмамланды, исән калганнар кайта. Көннәрдән бер көнне авылыбыздан бер тракторчы хатын килеп, әнидән сөенче алды: әти кайтып килә икән! Әни аннан иң элек: «Аягы-кулы бармы?» - дип сорады. Әти аягына басып аз гына атлый ала иде. Кайткач, биш ел урын өстендә ятты. Ул чактагы оборона министры Малиновскийга үзе хат язганнан соң, Ленинградка дәваланырга да җибәрделәр үзен. Шулай ук Малиновскийга Рәшит абыем белән мине Суворов училищесына җибәрүләрен сорап хат язган иде әти. Казанга киткән җирдән әни кире алып кайтты үзебезне.

1957 елда Хәлим Җәләлов бе­лән безне нәфис сүз конкурсында катнашырга Казанга җибәрделәр. Анда җиңүчеләрне Мәскәүдәге сәнгать декадасына җибәрергә тиешләр иде. Безгә: «Сезнең Мәскәүгә барып, татарча шигырь сөйләвегез кирәк булырмы икән?» - дигәч, елый-елый кайтуымны һич онытмыйм.

- Сез бит театрда артист булган кеше. Кайсы ролегез бигрәк тә истә калды?

- Минем әле бу хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк. Камал театрында миңа «Чын кеше» спектаклендә Фидель Кастро ролен бирделәр. Шуннан соң Мәдәният министрлыгыннан, парадка чыкканда, ел саен Фидель Кастро булып киенергә кушалар иде. Табеев яныннан үткәндә автоматны һәм кулны күтәреп китә идем. Театрда уйнау бик ошый иде миңа.

- Ә ни өчен китеп бардыгыз?

- Мәдәният министрлыгыннан Курчак театры директоры вазифасын тәкъдим иттеләр. Танышларым да, артист булып тамак туйдыра алмассың, дигәч, тәвәккәлләргә булдым. Шунда эшләгәндә, Луковский тукталышын Курчак театры тукталышы итеп үзгәрттердем. Аннары Күчмә театрга килгәч, бер төркем кеше Мәскәүгә барып, аны драма һәм комедия театры итеп үзгәрттек. Анда шактый артистка мактаулы исемнәр, фатирлар алып бирдем.

- Мансур абый, гомер юлыгыз шактый сикәлтәле булган. Үзегез әйтмешли, тәкъдир сезнең белән усал уйнаган.

Реклама

- Миңа заманында 26 томнан торган җинаять эше кузгаттылар. Елдан артык тикшерү эшләре барды. Шактый гына гаепләүләр тупланган иде анда. Хәтта коллективтан да гадел сүз әйтүче табылмады. Ул вакыттагы Югары Совет депутаты Гариф Ахунов хөкемдарга: «Язучы Гариф Ахуновны да белмәгәч, энем, син нишләп судья булып торасың да, татарның Мансур Шиһапов кебек булдыклы улларына хөкем чыгарып утырасың?» - дигән иде.

Миңа 25 сумлык бәллүр ваза бүләк иткәннәр, янәсе. Тик аны таба гына алмадылар. Фәлән кадәр акчасы булган икән, дисәләр дә, анысы да табылмады. Ришвәт алган дип, унике ел биреп куйдылар. Минем янда утырган бер директор малае көчләгән өчен сигез елга хөкем ителгән иде. Солженицын китабы да булган дип, хатынны да сорау алырга йөрттеләр. Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемемне кире алдылар. Гаепсезгә утыруымны югарыда да белделәр, бу эшнең кемнең «тырышлыгы» икәнен бик яхшы беләм.

- Сезне күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән дә дуслык җепләре бәйләгән. Ә ул теләсә кем белән дуслашмый иде шикелле. Каян башланды ул дуслык?

- Мөхәммәт Мәһдиев безне университетның журналистика факультетында укытты. Серләр килешә иде безнең. Аның белән теге дөньяга алып китәсе серләр дә күп. Арчада Мөхәммәт Мәһдиевкә музей булдыруны да заманында район җитәкчесенә үзем башлап әйткән идем. Бервакыт без аның белән хастаханәдә бергә яттык. Үзен онкология хастаханәсенә җибәрәселәрен белгәннән соң, ул: «Бар, белешеп чык әле, нигә монда гына операция ясамыйлар икән», - дип, мине бүлек мөдире янына кертеп җибәрде. Ә мин аңа: «Анда табиблар яхшырак», - дип кенә әйтә алдым. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул өендә беркемне дә кабул итмәде. Таныш-белешләре, хезмәттәшләре күз алдында аның матур килеш каласы килде.

- Кайчандыр композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге фестиваль оештырып, анда катнашучыларга үз бүләкләрегезне дә өләшкән идегез. Анысы да юкка түгелдер.

- Фәтхерахман Әхмәдиев белән, якташ буларак, дус булып яшәдек. Мин аңа фатир алырга да булыштым. Ул минем бер шигыремә көй дә язган иде. Бервакыт Габдулла Рәхимкулов белән гастрольләргә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылына бардык. Шунда Фәтхерахманга да бер җыр җырлатырга булдык. Шул чагында авылдашларының аны ничек алкышларга күмеп, сәхнәдән чыгармауларына шаккаткан идек. Үзе безнең арадан китсә дә, исемен мәңгеләштерергә кирәк бит. Шуңа күрә фестиваль оештыру идеясен ул чактагы район җитәкчесенә җиткердем. Ул шунда ук ризалашкан иде. Хәзер дә ул фестивальне оештырсалар, бик яхшы булыр иде.

- Сез концерт залының беренче директоры да булдыгыз. Ул чакларда башка мәдәният учаклары сүнеп барганда, Сездә кабына гына барды. Ничек уйлыйсыз, җитәкченең сәнгать кешесе булуыннан түгелме ул? Сер түгел, мәдәният оешмаларын сәнгатьтән ерак булган кешеләр дә җитәкли бит әле.

- Дөресен әйтим, анда эшне башлап җибәрү авыр булды. Сәнгать кешесе буларак, барысын да аңлыйсың. Концертлар оештырганда, дөнья классикасына да мөрәҗәгать итәргә, татар концертлары да булырга тиеш, дигән таләп куйдым. Җитәкче сәнгать кешесе булса, барысын да аңлап эшли.

- Бүгенге көндә вакытыгызны ничек үткәрәсез?
- Эштән киткәннән соң инсульт кичердем. Аллага шөкер, әле машинада йөрим. 50 җырдан торган диск чыгардым. 30 октябрьдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында иҗат кичәм узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: