16+

“Нигә тавыклар чукыша?”: 40 еллык тәҗрибәле ветеринар киңәшләре

Сорауларга 40 елдан артык мал табибы булып эшләүче Тәнзилә Гыйбадуллина җавап бирә.

“Нигә тавыклар чукыша?”: 40 еллык тәҗрибәле ветеринар киңәшләре

Сорауларга 40 елдан артык мал табибы булып эшләүче Тәнзилә Гыйбадуллина җавап бирә.

Антибиотик кушыламы?

– Кош-кортларга дигән катнаш азыкларга антибиотиклар кушалар, шуңа күрә андый ризык ашаган чебиләр тиз үсә, диләр. Бу дөресме?
– Катнаш азык әзерләүче заводлар үз белдекләре белән теләсә-нәрсә кушып азык җитештерә алмый. ГОСТ таләпләре бар. Заводларны гел тикшереп торалар. Аеруча “Меркурий” белән эшли башлагач, бөтен нәрсә күзалдында. Элек катнаш азыкның “стартовый” дигәненә кушыла иде, хәзер юк. 

Тананың тоягы кителә

– Танабызның тояк очлары сынып, кителеп чыга. Нәрсәгә шулай икән, бу берәр төрле авыру түгелме? 
– Танага витаминнар җитмәвен күз белән карап та әйтергә була, тояклары кителү әлеге терлекнең организмында кальций юклыгын аңлата.  Кальций белән балык мае, крепковит бирергә кирәк. Шулай ук филуцинның бозаулар өчен дигәнен бирергә дә була. Витаминнар җитмәгәч, бозауларның үсеше дә тоткарлана. Крепковит, балык мае биргәч, мал үсеп китә. Витаминнар сөякне үстерә, сөяк үскәч мал үсә. Үскән малда гына өмет бар. Элек бирмәдек, үстеләр димәгез, хәзер малларга да башка тәрбия кирәк. 

Тавыклар ник бер-берсен яратмый?

– Быел алган тавыклар бер-берсен чукыйлар.  Бу нилектән икән? 
– Ни өчен кош-кортлар бер-берсен чукыша? Чөнки организмнарында витаминнар җитми. Аеруча, аксым җитмәгәндә бер-берсен талый башлыйлар. Тагын бер сәбәп, урыннары тыгыз булганда да аларда бер-берсенә карата нәфрәт барлыкка килә. Кирәгеннән артык тыгызлык аларны чыгырдан чыгара. Кеше организмына нидер җитми икән, безнең күңел нидер эзли башлый. Өстәл тулы ризык, ашарга ризык тапмыйбыз. Терлекләрнең дә, кош-кортларның да организмнары шундый ук халәтләр кичерә.  Кош-кортлар бер-берсен чукырга керешә. Чукыгач кан чыга. Менә шул кан тәмен тоеп, бөтенесе дә яралы кошка ябырылалар. Кайбер кешеләр мин үзебездән калганны бирәм, диләр. Сез ашамаганны кош-кортлар ашарга тиешме? Мал-туарга теләсә-нинди калдык бирмәгез, дигән сүзләремә кайберәүләр ачулана да. Анда кошлар организмына кирәкле әйберләр юк . Тавык – зур бер завод ул. Бөтенебез дә алардан йомырка көтә. Завод тәртиптә торсын, яхшы эшләсен өчен сыйфатлы чимал кирәк. Бары сыйфатлы чималдан гына яхшы продукция җитештереп була. Витаминлы ризык ашаган тавыктан гына күп йомырка алырга була. Сыйфатлы ризык ашаган тавык кына каты кабыклы йомырка сала. Юка кабыклы булса, тавык үз йомыркасын үзе ашый башлый. Сыйфатсыз ризык ашаган мал сыйфатлы продукция бирә алмый. 

Бозаусыз да, сөтсез дә калдык

– Сөт токымыннан булган тана сатып алган идек. Өметләнеп бозау көткәндә тананың аналыгы юклыгын әйттеләр. Андый хәл булуы мөмкинме?      
– Ни кызганыч, кешеләрдәге кебек терлекләрдә дә аналык белән проблемалар булырга мөмкин. Сирәк булса да андый хәлләр белән очрашырга туры килә. 

Угызы кызыл 

– Сыерыбыз бозаулаган иде. Нигәдер угызы кызыл. Узган ел бер имчәгендә генә иде, ике көннән бетте. Быел дүрт имчәгендә дә кызыл угыз. Берәр дару бирергә кирәкмиме?
– Мондый хәлләр була, куркырга кирәкми. Моның сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин.  Бозауга эчертергә дә, кош-кортларга да бирергә була. Әмма тавыкларга күп бирергә ярамый, чамасы булсын. Ә менә эремчек итеп пешереп бирсәгез, күпме ашатсагыз да куркыныч түгел. Кызыл угызга килгәндә, берничә көн эчендә үзе җайлап бетә, бернинди дару да бирергә кирәкми. 

Бозау су яратмый

– Бозау су эчми, аны ничек итеп су эчерергә өйрәтергә була?
– Бозауларга солы белән бергә “стартовый” катнаш азык куйгач аның су эчәсе килә башлый. Ул суны үзеннән үзе эзләргә керешә. Катнаш азык аңа су эчәргә мәҗбүр итә. Шуннан акрын-акрын өйрәнә. Бозауларны су эчәргә өйрәткәндә “колаклы” чиләкләр куймагыз. Чиләк сабы берәр җиргә эләгеп, муенын буа торган булмасын. Без, мәсәлән, 5 л пластмасс чиләкнең сабын алып чиста су белән бозау алдына куябыз. Хәзер бозауларны су эчертергә өйрәтә торган махсус имчәкләр сатыла. Бозау авызына имчәкне каптырасың да, чиләккә саласың. Бозау аны суырып суын да, сөтен дә эчә. 
 

Тәнзилә Гыйбадуллина

Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading