Табиблар бушлай бирелгән мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска чакыра.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагында кисәтү чараларына басым ясау үз нәтиҗәсен бирә: авыруларны башлангыч стадиядә ачыклау күрсәткече үсә, ә үлем очраклары кими. Кече торак пунктларда халык диспансеризация тикшерүләрен активрак уза, ә менә зур шәһәрләрдә, кызганычка, вакыт җитмәү сәбәпле үз сәламәтлегенә игътибарсызлык күрсәтүчеләр әле дә күп.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сүзләренчә, 2025 елда республикада диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләрне 1,46 миллионнан артык кеше узган. Бу зур күләмле эш нәтиҗәсендә беренче тапкыр 126 000 авыру ачыкланган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, тикшерелгәннәрнең 7 проценты гына тулысынча сау-сәламәт, 85 проценты диспансер исәбенә алынган. Бу саннар халыкның медицина күзәтүен даими уздыруның никадәр мөһим булуын дәлилли.
Табибка килә генә күр Профилактик чаралар узуны халык өчен уңайлырак итү өчен бүген зур көч куела: кил генә, тиешле анализларны тапшыр гына. Әйтик, табиблар зур предприятие, оешма хезмәткәрләрен эш урыннарына килеп тикшерә, диспансеризацияне шимбә көнне һәм кичен килеп узу мөмкинлеге тудырылган, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне хастаханәгә алып бару хезмәтләре күрсәтелә. Диспансеризациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып килергә мөмкин, якындагы вакытта мондый мөмкинлек Макс мессенджеры аша да барлыкка килер дип көтелә.
Шул ук вакытта, Альмир Абашев сүзләренчә, кешеләр бүген дәваханәләрдән шалтыратып чакыруларга бик нык шикләнеп карый. Үзен медицина хезмәткәре дип таныштырып, халыкны алдау очраклары ешайды бит. Министр кисәтеп узганча, диспансеризациягә чакыручылар беркайчан да шәхси мәгълүматларны, смс-кодлар әйтүне сорамый.
План буенча, быел табибларга 1,48 миллион кеше күренергә тиеш, ковид кичерүчеләрне тирәнтен тикшерү дә каралган. Агымдагы елдан яңа тикшеренүләр дә кертелгән. 18-40 яшьлекләрдә канда липопротеид (а) ачыкланачак, 18-39 яшьлек кешеләрдә 6 елга бер, 40тан өлкәнрәкләрдә 3 елга бер тапкыр липид профиль бәяләнәчәк, репродуктив диспансеризация кысаларында 21-49 яшьлек хатын-кызларны 5 елга бер тапкыр ВПЧга тикшерәчәкләр. Шул ук вакытта кайбер тикшерүләрнең ешлыгын арттыру турында да сөйләшүләр бара.
Йөрәгеңне сакла Мәгълүм булганча, йөрәк-кан тамырлары авырулары төп үлем сәбәпләренең берсе булып тора. Шуңа күрә мондый чирләр үсеш алу куркынычларын бәяләүгә аерым игътибар бирелә.
Республиканың штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким мәгълүматларына караганда, 2019 елдан 2025 елга кадәр кан әйләнеше системасы авырулары 16,3 процентка кимегән. Бу уңай динамикада диспансерлаштыруның роле зур.
Табиблар ассызыклаганча, йөрәк ишемиясе чиреннән үлү очракларын киметүдә 75 процент нәтиҗәне нәкъ менә профилактика тәэмин итә: Кан басымын контрольдә тоту – үлем куркынычын 35,5 процентка азайта; Холестеринны 1 ммоль/л-га төшерү – үлем куркынычын 23процентка киметә; Тәмәке тартудан баш тарту 17,1 процент уңай нәтиҗә бирә.
Яман шешне иртә ачыклау – уңыш ачкычы Кеше гомерен өзгән төп сәбәпләрнең тагын берсе – яман шеш авырулары. Штаттан тыш баш онколог Эдуард Нагуманов хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда яман шеш авыруларын ачыклау күрсәткече 31,1 процентка үскән. Бу саннардан куркырга кирәкми, ул шулай ук диагностиканың яхшыруы белән аңлатыла. 2025 елда ачыкланган 20 371 очракның яртысыннан күбрәге (53,2 проценты) башлангыч (I-II) стадияләргә туры килә. Димщк тулысынча савыгу мөмкинлеге бик зур. Диспансеризация кысаларында уздырылган маммография, ПСА анализы һәм цитология кебек тикшерүләр яман шешне үлем куркынычы тудырганчы ук ачыкларга мөмкинлек бирә.
Гүзәл Камалова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар