Шәһри Казан

Рамил Курамшин: «Яшь баянчылар татарча уйный белми»

Арча педагогика көллиятендә ике елга бер уздырырга дип килешенеп башланган Рамил Курамшин исемендәге республика баянчылар бәйгесе быел бишенче тапкыр узды.

Баштагы чорда көллият күләмендә генә башланган конкурс хәзер инде республика күләменә чыгып, яшь баянчыларга әйтеп бетергесез бер стимул бирә. Ни дисәң дә, баянчы абый исемендәге бәйге шул!
Яшьләр - баянчы эргәсендә
Быел да кайлардан гына килмәгәннәр - Лениногорск, Чаллы, Кукмара, Саба... Моңа кадәр кузгалмаган Казаннарны да үз артыннан иярткән ул. Яңа Савин районы Салих Сәйдәшев исемендәге 17 нче музыка мәктәбеннән абыйле-энеле Камил белән Динар Гаделевлар да шунда. Әлбәттә инде, Рамил абыйлары Курамшин да алар белән. Гадәттәгечә, жюри рәисе. Яшерен-батырын түгел, гадәттә мондый «исемле» бәйгеләр дөньядан киткән шәхесләр белән бәйле булучан. Рамил Курамшин бәйгесе исә мәшһүр баянчының исемен үзе исән чагында ук мәңгеләштерә. Җитмәсә, булачак баянчыларга шундый остадан берәр сәгатьлек осталык дәресе алу мөмкинлеген дә бирә ул.

Шәхсән үзенә мондый бәйгеләрдә катнашып үсү насыйп булмый Рамил абыйга. Үзе әйтмешли, авылда юк та юк инде: шайтан да, чурт та юк. Әмма булачак баянчы сабакның иң кирәклесен, иң җиллесен дә шунда алган, минемчә. Нижгар өлкәсеннән Рәшит Ваһапов фестиваленнән кайтканда, Рамил абыйның Кучка Пожар авылында туктап торган бар. 5-10 минут эчендә генә булса да, туган нигезендәгеләрнең хәл-әхвәлләрен белешеп чыккан иде ул. Тау ягыннан килеп керәсең авылга, күпер... Бар да уч төбендәге кебек. Мәшһүр баянчыны тирбәтеп үстергән «яшел бишек» менә нинди икән дисең! Колак үзеннән-үзе сагая. Боларда да нәкъ Тукайдагыча: «чут-чут килә Ходайның кошлары». Үзе бер симфония! Шуның өстенә, бәхетләреннән, әтиләре музыка, рәсем укытучысы була аларның. Гармуннары бар. Өлкәнрәк классларда абыйсы Рафаил белән бергәләп шунда «Самоучитель на баяне»дан нота өйрәнәләр. Урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле, кая гына гына барса да, Рамилнең юлы Казан белән тоташа.

- Мин ул вакытта оялчан гына авыл малае булсам да, ярыйсы гына уйный идем инде баянда. Казанга әти алып килде. Июльдә. Музыка училищесына имтиханнар июньдә үк булган икән. Педагогика институтының музыка бүлегенә керергә тәкъдим иттеләр. Җиңел генә кердем. Әмма ел ярым укыгач, баянны төптән өйрәнәсем килеп, барыбер музыка училищесына күчтем, - дип искә ала баянчы үзенең яшь чакларын.

Булачак баянчы, Казаннан читтә яшәсә дә, Татарстан радиосын тыңлап үсә. Мөхтәр абый Әхмәдиев, хатын-кызлар арасындагы бердәнбер баянчы Оркыя апа Ибраһимова, Рәис абый Сафиуллин, Фәйзи абый Садыйковларның баянда уйнаганын авыз суларын агызып, онытылып тыңлый торган була ул. «Эх, мин дә шулай уйный алыр­мынмы икән киләчәктә. Боларның моңы үзгә, боларда табигый профессионализм бит», - дип, алар кебек уйнау турында хыяллана егет. Шуны бер сөйләшеп утырганда: «Ак баяннарың белән чыгып утыра идең... Сызып җибәрә идең... Кызыгып карап тора идем...» - дип, ул вакытта филармониядә эшләүче ­Фәйзи абый Садыйковның үзенә дә әйтә Рамил Курамшин. И-и күңеле була инде шуңа Фәйзи аганың. «Улым, син миннән дүрт-биш мәртәбә әйбәтрәк уйныйсың, әлбәттә, хәзер, чөнки син укыган», - ди ул, аңа җавап итеп.

Бормалы көйләрне уйный бел син
- Дөресен генә әйткәндә, минем яшьтә күп баянчылар уен коралын ташлый. Чөнки күтәреп йөрергә дә авыр, кайберләренең инде бармаклары да борчый башлый. Яшь үзенекен итә. Мин үзем 1947 елгы. Сана... Быел җәй 68 тулды, әле, Аллага шөкер, мин рәхәтләнеп уйныйм... - ди Рамил абый.

Реклама

Хәер, жюри әгъзаларын да баянчы үзе чакыра. Алары да җиде ят түгел, ә заманында музыка училищесында бергә укыган сабакташлары - Харис Нигъмәтҗанов, Таһир Сөләйманов. Алар да гомерләрен музыкага багышлаган шәхесләр.

«Бәйге шәхсән үзегезгә кай ягы белән ачыла? Күбрәк нәрсәгә игътибар итәсез?» - дип төпченәм.
- Беләсеңме, Ходай милли җанлы итеп китергән мине бу дөньяга. Яшь баянчылар училище, консерватория тәмамлыйлар, классиканы сиптерәләр, ә татарча уйный белмиләр. Дөресе шул. Белсә дә, аннан-моннан уйный. Безнең бит татар көйләре бик үзенчәлекле. Ул милизмнарга-бормаларга бай. Аларны яшьтән тыңлап үсәргә кирәк. Бик бай бездә милизматика. Мин карап торам уйнаганнарын. Эх, мин әйтәм, алай түгел бит инде, болай уйнарга кирәк, дим. Чыгып өйрәтер идем, мин укытучы ­түгел...

Ә бит Рамил Курамшин үзе икенче курста укыганда ук халык көйләрен эшкәртеп, радио­га яздыра башлаган кеше. Бүгенге көнгә кадәр саклана аның эшләре. Татарстан радио фондында 80 соло (!) язмасы бар. Моңа үзе язган әсәрләр дә, халык көйләренә эшкәртмәләр дә керә. Соңгысы күбрәктер дә. Шуңа күрә соңгы 30-40 ел дәвамында яшь баянчылар Рамил Курамшин башкаруындагы, эшкәртүендәге әсәрләрне тыңлап, уйнап тәрбияләнәләр дип әйтә алабыз. Җитмәсә, Татарстан, Башкортстаннан гына түгел, ә башка чит төбәкләрдән дә нота сорап килүчеләр байтак аңа.
- Мин, чыннан да, татар милизмнарына игътибарлы. Аларны язуы кыенрак, әмма язып була. Әнә шул милли «бормаларны» уйнарга өйрәнсеннәр иде дим. Менә бу конкурс шарты буенча да, бер минем эшкәртүдәге әсәрне, бер үзләре теләгән көйне уйнарга тиешләр. Бәйгедә 20дән артык бала катнашты. Без аларны өч номинациядә бәяләдек: музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм педагогия көллият­ләре укучылары. Күп түгел, әмма бар кулына гармун тоткан егетләребез, - ди остаз.

Сүз дә юк. Бик зур этәргеч бу күңелләрендә моң йөрткән яшьләргә. Шул ук вакытта гомерләренә истә кала торган зур вакыйга. Моны гомер буе баянына тугры калган Рамил абый Курамшин үзеннән дә белә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: