16+

Рәдиф Гаташ: "Беренче мәхәббәтем белән көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз..."

Рәдиф абый Гаташны студент елларымнан бирле беләм. Беренче курста укыганда, “Казан утлары” журналына шигырьләремне кыяр-кыймас кына китергән идем. Шунда Рәдиф абый Гаташ, күптәнге танышын очраткандай, бик җылы каршы алды, китаплар бүләк итте, шиыгрьләремне укып мактады.

Рәдиф Гаташ: "Беренче мәхәббәтем белән көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз..."

Рәдиф абый Гаташны студент елларымнан бирле беләм. Беренче курста укыганда, “Казан утлары” журналына шигырьләремне кыяр-кыймас кына китергән идем. Шунда Рәдиф абый Гаташ, күптәнге танышын очраткандай, бик җылы каршы алды, китаплар бүләк итте, шиыгрьләремне укып мактады.

Ул никадәр яшь каләм әһелләренә канатлар куеп, хәер-фатихасын биргән кеше. Сөйләшүләрне гел шигырьләр белән үреп бара, үзенекен генә түгел, башка шагыйрьләрнекен дә яттан белә.
– Рәдиф абый, Сез тормышыгыздан канәгатьме?
– Тормыштан бик канәгать дип әйтеп булмый инде, чөнки безне сугыш ятим калдырды. Әтисез үскән малай буларак, ир-ат эшли белергә тиешле бик күп һөнәрләрдән, осталыклардан мәхрүм калдым. Гомеремне китап, әдәбият белән бәйләргә язылган булган, күрәсең. Сугыштан соңгы балачак, уйланулар мине шагыйрь иткәндер дип уйлыйм.
Язганнарымнан һәм башка нәрсәләрдән канәгать булмаган вакытлар да булгандыр. Тормыштан бәлки күбрәкне өмет иткәнмендер, чөнки хыяллар мөмкинлекләрдән һәрвакыт зуррак була. Шуңа карамастан, үземне бәхетле дип саныйм: күпме талантлы шәхесләр белән бер чорда яшәп, иҗат итә, алар белән аралаша алдым; китапларым чыкты, укучыларым күп иде, танылган идем. 67 яшемдә генә булса да Тукай премиясен алдым, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен дә бирделәр. Ә быелгы юбилей елымда “Казан шәһәрен үстерүгә керткән хезмәте өчен” дигән хөрмәт билгесе һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләделәр. Мине шулкадәр сөендерде бу. Болар турында хыялланганым да юк иде.
Гомумән алганда, мин бәхетле кеше, ахры. Барыннан да бигрәк матурлыкны күреп, матурлыкны язып, гашыйк булып, мәхәббәт җырчысы булып яшәвем белән дә бик бәхетле мин.
Үкенечләремә килсәк, яраткан кешенең мине яратмавын атар идем. Шул шагыйрь итә дә инде кешене. Яратучылар да бар иде. Үзем дә күп гашыйк булдым. Шулар миңа язарга этәргеч бирде. Ул чорлардан, мәхәббәтләремнән, мавыгуларымнан ваз кичәргә исәпләмим.

– Сезне шагыйрь иткән беренче мәхәббәтегез турында да сөйләп үтмәссезме икән?
– Беренче мәхәббәт яшерен генә күз төшереп йөрү була инде ул. Дүртенче сыйныфка күрше Сәет авылына укырга бардык. Авылның иң матур кызы Диләфрүз исемле иде. Барлык малайлар да аңа гашыйк иде. Ул кызга хисләрне белдерү юк инде. Ул авылның малайлары – бик усал, сугыш чукмарлары. Диләфрүз белән бөтенләй сөйләштермиләр иде. Шуңа күрә яшерен, хыялый бер гашыйклык булып күңелгә кереп калды.
Аннан соң 7 класста башка бер авылга йөреп укыдык. Анда Фина дигән кызга гашыйк булдым. Ул вакытта ниндидер хәйләләр белмәгәнмендер инде, аңлаша алмадык. Шул мәхәббәт мине шагыйрь итте. Шигырьләр язып мәктәптә даным таралды. Хәзер шул беренче мәхәббәтем белән көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Утыз елдан соң күрештек, аралаштык. Фина бүген Чиләбедә яши. Шунысы кызыклы: элек дулкынланып ничек сөйләшергә белмичә йөргән кеше белән хәзер бөтен темаларга сөйләшәбез. Нинди авырулар борчый, нәрсәләр ашарга ярый һәм башкалар. Үземнең китапларымны аңа җибәрдем. “Менә сиңа мәхәббәтемне шигырьләрем белән исбат иттем”, – дидем. Аның ике баласы бар иде. Икесе дә бу дөньядан вакытсыз китеп барган. Тормышта була торган хәлләр инде. Безнең улыбыз Салават та үлде бит.

– Ничә яшь иде аңа?
– 36 яшендә бер ел эчендә кан рагыннан китеп барды. Бик әйбәт, ярдәмчел егет иде. Дуслары аның өчен үлеп торалар иде. Бик күп кешегә ярдәм итте. Ике улы калды. Хатыны икенчегә кияүгә чыкты. Германиядә яши. Кечкенә оныгыбыз да шигырьләр яза икән. Немецчага тәрҗемә итсен дип аңа китабымны бирдем.
Улыбыз үлгәнгә – 17 ел. Хатыным Рима бик авыр кичерде. Шул кайгыдан авырый башлады. Аңа кадәр институтта укытты.

– Сез Разил Вәлиев белән баҗайлар. Аралашып, кунакка йөрешеп яшәдегезме?
– Аралаша, йөрешә идек. Төрле чак була инде. Разил бик акыллы, булдыклы, милләтебезнең зур кешесе.

– Сез Башкортстанның Кушнаренко районы, Марс авылында туып үскәнсез. Туган авылыгызга кайткалыйсызмы?
– Кайткалыйм. Юбилейларымны гел шунда үткәрә идек. Быел гына ковид сәбәпле кайтып булмады. Туган нигез сакланган, йорты да тора, ләкин торучы кеше юк. Авылның бетүе бик күңелсез. Табигате искиткеч матур. Безнең авыл кызлары өчен берничә авыл егетләре килеп сугышалар иде. Бәләкәй авылның кызлары матур була диләр бит. Ә без аларның матурлыгын, кадерен белми идек. Читтәгеләргә кызыктык.

– Яшьлек мәхәббәтем белән әле дә аралашып торам дидегез. Ниндидер хисләр калган кебек тоелмыймы?
– Хисләр кала, әлбәттә. Ничек калмасын инде? Кайчандыр шулхәтле бирелеп яраткансың бит. Күпме шигырьләрдә шул хис-кичерешләр сакланып калган.
Беренче мәхәббәтем белән генә түгел, кайчандыр мине яраткан кыз белән дә аралашабыз. Уфада бергә университетта укыдык. Шулкадәр яраткан икән ул мине! Аннары мин Казанга киткәч аралашмый башладык. Шуңа икенче бер шагыйрь гашыйк булып, китаплар багышлаган, җырлар язган. Ләкин ул кыз башка егеткә кияүгә чыккан. Мин аны эзли идем, менә, ниһаять, быел таптым. Яше минеке кебек 80дә. Хәзер телефоннан сөйләшеп торабыз. Аңа шигырьләр дә укыйм, гомер ничек узганы турында да сөйләшәбез. 60 ел күрешкәнебез юк. Ә барысы да кичә генә булган кебек.

– Сез әдәбиятта биш дус булгансыз...
– Безне биш йолдыз дип йөртәләр иде: Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим һәм мин.

– Хәзер дә тыгыз аралашасызмы?
– Рәстәм Мингалим арабыздан киткәнгә шактый еллар инде. Менә быел Гәрәй Рәхим дә вафат булды. Бик ярдәмчел, киң күңелле, аралашучан кеше иде. Хәзер андый дуслык була алмыйдыр инде ул. Шагыйрь белән шагыйрь дус була аламы икән дип тә уйланам. Чөнки һәммә шагыйрьнең үз уй һәм хыял дөньясы. Яшь чакта аралашу, фикерләшү, бәхәсләшү кирәк нәрсә, әлбәттә.

- Шигырьләрегездәге кызларның исемнәре матур...
– Лениза исемле бер кызга шигырьләр багышлаган идем. Шул шигырьләрем өчен бик каты үпкәләгән булып чыкты. Гаҗәп инде. Шуңа күрә исемнәрен куймый башладым хәзер.

– Шагыйрь хатыны булу җиңел түгелдер шикелле. Хатыныгызга Сезнең белән яшәү ничегрәк булды икән?
– Минем хатын бик акыллы, бик төпле кеше. Ул русча укыган булгач, татар теленең нечкәлекләрен белми иде. Ул шигырьләрдән ерак булды. Иҗатым белән кызыксынмады. Аны әһәмиятле эш дип уйламагандыр да. Бер тапкыр да көнләшү булмады. Бик горур, тәрбияле хатын ул. Шашкын кешегә шундый кеше кирәк.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading