«Шәһри Казан» газетасында Рөстәм Зәкуан
белән чыккан әңгәмә.
Моннан берничә ел элек кенә шагыйрә Ләйлә Дәүләтованы «Салават шагыйрәсе» дип кабул итәргә өйрәнгән идек. Чөнки ел саен җырчының августтагы еллык концертында ким дигәндә сиксән процент җыр Ләйләнеке булды. Соңгы берничә елда Салават үз шагыйрен үзгәртте шикелле. Азнакай районында туып үскән шагыйрь Рөстәм Зәкуан исеме Салаватның бөтен концерт программасын алып тора.
– Мин Салаватны махсус эзләдем, аңа даими шигырьләтә күчтәнәч җибәреп тордым дип әйтә алмыйм, – дип башлый сүзен Рөстәм абый, мин аның янына очрашуга баргач. – 50 яшемә, хәзерге ТР Язучылар берлеге рәисе – сабакташым Рафис Корбан этәргече белән, беренче китабым – «Яшәү мәгънәсе», соңрак «Авыл моңы» басылып чыкты. 2009 елда бер очрашуда Фирзәр Мортазинга шул китапларымны бүләк иткән идем. Ул аны, карап чыгу белән, бер тында 3 җыр язган икән. 2010 ел – Салаватның 22 нче сезон концертында мин аларны беренче тапкыр ишеттем. Аларның иң тәүгесе булып «Уйлар кайта» исемле җырыбыз тора. Шул ук елны Альфред Якшимбетов белән таныштык – ул да шигырьләремә көйләр иҗат итә башлады.
– Шагыйрьләр бу яшьтә шигърияттән прозага күчеп бетә яисә бөтенләй язмый башлый, Сез исә илле яшьтән соң шигърияткә килеп кергән кеше. Моңа сәбәпче ни иде?
– Язылган әйберләр гомер дәвамында шактый тупланган иде анысы. Мин үзем шигърияттән шактый ерак авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кеше – 15 елдан артык колхоз рәисе булдым, аннан соң да җитәкче урыннарда хезмәт куйдым. Моннан тугыз ел элек Дәүләт Советы депутаты буларак Казанга күченеп килгәч, ныклап иҗат дөньясына кереп киттем. Ә җыр лирикасына кереп китүемә Салават кадәр Салаватның минем шигырьләргә язылган җырлар җырлый башлавы көчле этәргеч булды дип исәплим – ул бит теләсә нинди сүзләргә язылган җырга алынмый. Әмма аның миңа заказ биргәне юк.
– Аның белән турыдан–туры элемтә юкмыни?
– Аралашып яшибез, дусларча мөгамәлә дип әйтә алам, әмма аның менә шушы темага шигырь яз әле дип миңа сүз катканы булмады. Мин үзем, нормаль җыр тусын өчен, өч автор – шагыйрь, композитор һәм җырчы уртага салып фикер йөртергә, бердәм эшләргә тиеш дип саныйм.
– Кемнәр инде ул уртага салып фикер йөртерлек җырчы–композиторлар? Бездә бит, гадәттә, җырның авторлары бөтенләй мескен халык – җилдән туган җырлар заманы...
– Шул-шул. Ул яктан аеруча яшь-җилкенчәк белән эшләү җиңел түгел. Кайвакытта җыр туып, радиога ротациягә бирелгәч кенә синең шигыреңә җыр туганын беләсең. Аның авторы турында мәгълүмат бирү юк та юк инде. Ачу да килгәли – көе дә бер дигән, шигырен дә уртакул димәссең – ә теге җырчы дигәнеңнең яшенә дә, холкына да, кыяфәтенә дә туры килми! Әнә шулай тумас борын үлгән җырлар да җитәрлек. Яшьләргә килешеп эшләү җитенкерәми шул. Минем, шәхсән, йөздән артык җырым бар, шуларның, бәлки, яртысы гына җанга сары май булып ятадыр. Ә уртага салып сөйләшә–фикерләшә торган иҗатташ дусларым шактый – Илгиз Закиров, Фәрит ага Хатыйпов белән күрешкәләп торабыз, Фирзәрне композитор буларак яратам, Альфредны хөрмәт итәм, Марсель Иванов белән уртак 4–5 җырыбыз бар, Вил Усманов белән элемтәм тыгыз, Зөфәр Хәйретдинов, Радик Таҗетдинов белән аралашабыз. Яшьләрдән Рамил Әсхәдуллин, Айдар Тимербаев, Нурзадә кебек талантлы иҗатчылар белән бергә «кайныйбыз».
– Хәзер бит, Рөстәм абый, коммерция заманы – бушка килгәннең кадере юк. Сез җырларыгызны сатып бирәсезме?
– Бер генә җырымны да сатканым юк. Бу батырлык дип әйтмәс идем, әлбәттә. Һәр эшнең хакы булырга тиеш – авторлар хокукы, иҗатчылар эшен бәяләү буенча әлеге эшкә дәүләт үзе алынса, хәл итеп булмаслык түгел үзе... Шул ук Салаватка килсәк, ул авторларын зурлый белә. Былтыр зур күләмле тиражда альбомымны чыгарып бирде, аннан иҗат кичәмне зурлап үткәрде. Анысы өчен зур рәхмәт аңа!
– Рөстәм абый, Сез шигърият белән җыр текстлары арасында тәңгәллек билгесе дип уйлыйсызмы, әллә шайтан башка, җен башкамы?
– Алар икесе ике нәрсә дип саныйм. Аның турында даими рәвештә бәхәсләр дә куерып тора. Иҗат дөньясыннан ерак булмаганнар да кайчак җыр текстыннан шигърият эзләп интегә. Алар ничек икесе бер әйбер була алсын ди? 3 куплетлык, 3 минутлык җырда син мини спектакль булырлык фикер җиткерергә тиешсең. Ә шигърияттә сиңа ирек, хөррият – җаның ничек, күпме күләмдә тели – яз да яз, яз да яз гына.
– Сез шагыйрьме соң, әллә җыр тексты авторы гынамы?
– Синең кем икәнлегеңне халык үзе бәяләргә тиеш. Шагыйрь бик тә олы категория ул, минем иҗат юлым да әле шактый кыска – мин үземне җыр авторы дип саныйм.
– Салават шагыйре дип инде?
– Салават шагыйре генә түгел мин. Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова кебек олпат җырчылар, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Илназ Минвәлиев, Алинә Сафиуллина, Раяз Фасыйхов кебек талантлар, Илназ Баһ, Рифат Зарипов, Ләбибә, Рафил Җәләлиев, Раиф Мөхәммәтрәхимов кебек өметле иҗатчылар белән дә элемтәм тыгыз. Ришат Төхфәтуллин белән иҗатыбыз башланып килә.
– Күңелегезгә бөтенләй ятмаган җырчылар да Сезнең җырларны башкарамы?
– Бар андыйлар. Үзем белми дә калган чаклар була бит. Ни тавышы, ни моңы булмаган кайбер «йолдызлар» аркасында, бу шәп җыр булачак дигән җыр язмышы да тискәре якка хәл ителә кайчак. Мин шуңа да худсоветлар булсын иде дә, таланты–тавышы булганнар гына сәхнәгә күтәрелсен иде дип хыялланам. Фонограммага җырлап, тамашачыны алдауны, гомумән, гөнаһка саныйм.
– Илһам көтеп утырсаң, бөтенләй иҗатсыз да калуың бар, дип исәпли күпләр. Сез ничек иҗат итәсез – бүген җыр өчен шигырь язылмый калмасын әле дипме, әллә илһам көтепме?
– Ышанасызмы–юкмы, әмма минем план буенча иҗат иткәнем юк. Каяндыр шапылдап килеп төшмәсә, мин каләмгә үрелә дә алмыйм. Минем күп кенә җырларым моңсу–сагышлы. Күпләр аны минем үз язмышымнан чыгып иҗат ителгән дип уйлыйдыр, әмма мин шигырьләремдә күбрәк кеше язмышларын чагылдырам. Аларын да ишетү белән үк язарга утырмыйм – ул ничектер башта җанда туа, аннан кәгазьгә төшә. Кайвакыт көне буе күңелдә йөри дә, төнен шуны сырлап та куям. Әмма бервакытта да үземне мәҗбүр итеп, көчәнеп язганым юк.
– Үз язмышым дигәндә, ул язмыш борылмалары турында да ишетеп узыйк.
– Хатыным Фәния белән моннан 38 ел элек таныштык. Мин – КДУның журналистика бүлегендә, ул татар филологиясе бүлегендә укып йөри иде. Бергә яшәвебезгә 35 ел булган. Гаиләмнән уңдым – кызым Айгөл безне хәзер икеләтә бабай белән әби итеп, Әмирә һәм Камилә исемле оныклар белән сөендерде. Киявебез Алмаз бик тә акыллы егет. Улыбыз Айваз әлегә гаиләле түгел.
– Иҗат кешесе даими гашыйк булу халәте кичермәсә, иҗат итә алмый диләр, Рөстәм абый...
– Гашыйк булу – бер, мәхәббәт – икенче нәрсә. Мин матурлыкны күрергә, сокланырга сәләтле, әмма үз гаиләмдә бик бәхетле кеше.
– Иҗатыгыз таныла, җырларыгыз халык күңеленә барып ирешкәч кенә иҗатны үтерүнең иң саллы финиш-юлына чыгуыгызны гына аңламыйм – ни өчен Казанга күченеп килдегез?
– Мин үз гомеремдә Азнакайдан күчеп китәрмен дип уйламаган идем. Әмма тулаем иҗат дөньясында гына кайнау дигән бурыч–таләп тә куелмады. Мин бит гаилә башлыгы да! Дәүләт Советына эшкә чакыргач, балалар шушында урнашып калгач, бик теләп ризалаштым. Монда Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев белән аралашып яшәдек–яшибез, якташым Марсель Галиев иҗатта үсендереп торды. Әмма сезнең белән ризалашмый да булдыра алмыйм – туган ягымны юксыну хисенең беткәне юк. Гомер буе җирдә хезмәт иткән кеше өчен шәһәргә ияләшү бер дә җиңел түгел. Мин тугыз ел яшим инде Казанда – аның ритмына һаман күнегә алмыйм. Шуңа да Биектау районының 30 йортлык Красна авылында йорт салып кердем, балаларыбыз да шунда кайтырга ярата. Иң матур җырларым да шунда туды, ахры... Монда – Казанда исә Киндерле бистәсендә яшим. Авыл түгел түгеллеккә, әмма шәһәр үк тә түгел...
– Рөстәм абый, Сез бит әле иҗат кешесе генә түгел, республикага билгеле «Таттелеком» элемтә компаниясенең матбугат бүлеге җитәкчесе дә. Иҗат һәм җаваплы эшне алып баруда каршылыклар тумыймы?
– Киресенчә, җитәкчебез Лотфулла Шәфигуллин үзе бик тә талантлы иҗат кешесе. Милләтебезнең тарихын кире кайтаруда, әдәбият-сәнгатен үстерү буенча аның кылган изге гамәлләре турында күп сөйләп була. Шуңа без бик тә аңлашып эшлибез.
– Иҗатыгызга әйләнеп кайтып, сорауны кабат Салават белән бәйлисе килә. Озак еллар Ләйлә Дәүләтова белән хезмәттәшлек иткәннән соң, ул капылт кына, аның җырларын җырламый башлады. Сезнең иҗат та шул ук юлны үтәр дип уйламыйсызмы?
– Юк, уйламыйм. Безнең «җеннәребез» килешә – иҗат юлыбыз шуңа дәвам итәр дип уйлыйм да. Бүген без дуслар, кочаклашып йөрмәсәк тә, гел аралашып яшибез. Күп нәрсәдә фикерләребез туры килә. Салават белән аралашканда аның үзе кебек булу лязем – әйтәсе килгән фикерне турыдан ярып әйтергә, иҗатта эзләнүдән туктамаска кирәк.
– Димәк, елдан-ел Рөстәм Зәкуан исемле шагыйрьнең иҗат җимешләре артып кына торырга тиеш?
– Шундый яшькә җитеп киләм – алтмышка таба барганда, кайбер фикерләр өчен шигъри калып кына кысанлана бара. Мин, яшьтәшләрем кебек үк, катлаулы-катмарлы чорда яшәдем. Күргән, татыган нәрсәләрем шактый – шуларны туплап проза әсәре итеп чыгару ниятем бар. Әмма бу шигърияттән, Салаваттан китү түгел – җырларым иң беренче булырга тиеш. Халык күңелендә яшәрдәй җырларым әле язылмаган!
Гөлнара Җәлилова
Комментарийлар