Шәһри Казан

Театрның йөрәге Бәрәскәдә тибә

Бәрәскә авылына аяк басуга, әллә каян нур чәчеп, үзенә тартып торган мәдәният йорты каршы ала. Сәнгатебезгә шактый гына талантларны биргән әлеге авылда күренекле артист, режиссер, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәфкать Бикчәнтәевнең 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе узды.

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, кичә барышында, Р.Бикчәнтәевнең тормыш һәм иҗат юлын күздән кичерде. Үзенең остазын иң җылы хисләр белән искә алды ул. Заманында Рәфкать Бикчәнтәевнең: «Театр - авыру ул. Аның белән бер зарарлансаң, гомер буена аерыла алмыйсың», - дигән сүзләрен бүген дә онытмый артист. Рәфкать абый Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашевка студент елларында ук «Рәхим итегез!» спектаклендә Марс ролен бирә. Шуңа музыка язуын да үтенә. Соңыннан ул язган «Әйдә утыр көймәгә» дигән җыр бик популярга әйләнә. Аннан соң Мәсгут абыйга ул куйган «Кайда соң син?» спектакленә дә көй язарга насыйп була.
Х. Вахитның Р. Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Күк капусы ачылса» спектаклендә уйнаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева Рәмзия җырын искә төшерде. «Бүген күңелем ташып тора. Мин Рәфкатькә гомерем буе бурычлы. Аның тормышка ашмаган хыялларын улыбыз Фәрит ашыра. Ул аның сүнмәс иҗатын дәвам итә, ә миңа яшәргә өмет, шатлык бирә», - дип сөйләде Наилә апа.
Соңгы вакытта Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Банкрот» спектаклендәге Сираҗетдинны заманында Рәфкать абый уйнаган булган. Әлеге кичәдә Татарстанның атказанган артистлары Радик Бариев белән Ләйсән Рәхимова аннан өзек тәкъдим иттеләр. Элек Мәскәүдә төшерелгән «Муса Җәлил» фильмында Шәфи Алмаз ролендә уйнаган Рәфкать Бикчәнтәевне дә экраннардан күрде тамашачы. Ул чакларда Мәскәү артистлары да аның уйнавын читтән генә сокланып күзәтә торган булганнар. Әлеге фильмда яшь актер Илдар Хәйруллинны танып алдылар. Кичәдә ул Р. Бикчәнтәевкә һәм аның белән бергә укып чыккан артистларга карата үз вакытында игътибар булмавын борчылып сөйләде. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләловка Рәфкать абый уйнаган рольләрне башкарырга насыйп була. «Узган гасырның 60 нчы елларында аның иҗатының чәчәк аткан чоры иде», - дип искә алды ул. Хәлим абый театр училищесына имтихан биргәндә үк Р. Бикчәнтәев белән очраша. Педагог аңа зур өметләр баглый, укыганда да һәрвакыт игътибарлы була.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров авылдашы Рәфкать Бикчәнтәев белән бергә эшләгән елларын сагынып искә алды.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев: «Миңа әтидән театр микробы күчкәндер. Аның арабыздан киткәненә 40 ел вакыт узды. Тора-тора уйланам: әгәр әти исән булса, театрга, иҗатыма ничек карар иде икән. Ул горурланыр иде, минемчә. Шулай ук оныгы Йосыф өчен дә сөенер иде», - дип үз фикерен белдерде. Р. Бикчәнтәевнең сеңлесе Флюра ханым абыйсының тормышта күргән авырлыклары турында ачынып искә төшерде. Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова авылдашларына үзенең моңнарын, Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Илдус Габдрахманов дәртле биюләрен бүләк итте. Йосыф Бикчәнтәев исә үзенең брэк биюе белән шаккатырды. Бәрәскә авылында укучылар белән Наилә Гәрәева куйган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. Шулай ук Әтнә театры артистлары чыгышын да алкышларга күмделәр. Хәер, аның рухы Бәрәскәдә саклана әле. Илгиз Вилдан улы: «Без кичәне Бикчәнтәевләр катнашыннан башка да оештырган булыр идек, әмма ул мондый ук яхшы килеп чыкмас иде. Рәфкать Бикчәнтәев белән элемтәдә булган кешеләрне белеп бетермәс идек без. Фәрит ата-бабалары нигезенә сагынып кайта. Наилә апа да ихлас, күңел биреп балалар белән спектакльләр әзерли. Ветераннарны да сәхнәгә тарта».
Әнә шундый, сәнгатькә җаны-тәне белән гашыйк җитәкчеләр булганда, рәхәтләнеп эшләргә була шул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: