Шәһри Казан

Учлап ут эчкәндә җиңелрәк

Күптән түгел, ниндидер сәбәпләр аркасында үзеннән-үзе ут кабып, көлгә калганчы янучылар була, дигән мәгьлүматка тап булдым. Мондый хәл булмас димә, җәмәгать, булуы бик ихтимал. Бигрәк тә якташым Нәҗибә Сафинаның халык алдында ясаган чыгышларыннан соң көчәеп китте минем бу уем. Алай гынамы, туган тел, әдәбият, сәнгать, милләт язмышы өчен Нәҗибә апабыз...

Күптән түгел, ниндидер сәбәпләр аркасында үзеннән-үзе ут кабып, көлгә калганчы янучылар була, дигән мәгьлүматка тап булдым. Мондый хәл булмас димә, җәмәгать, булуы бик ихтимал. Бигрәк тә якташым Нәҗибә Сафинаның халык алдында ясаган чыгышларыннан соң көчәеп китте минем бу уем. Алай гынамы, туган тел, әдәбият, сәнгать, милләт язмышы өчен Нәҗибә апабыз хәтта җанын фида кылырга да әзер, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Моны шагыйрәнең түбәндәге шигъри юллары да исбатлый шикелле:
Җылы җитми, халкың өши, дигәч,
Ут - чишмәләр эзләп, ут эчтем...
Учлап ут эчкәндә җиңелрәк
, - дип яза ул Мөдәррис Әгъләмовка багышланган «Җылы җитми» исемле шигырендә.
Әйе, Нәҗибә Сафина, бигрәк тә соңгы елларда, гел ут йотып, ут эчендә кайнап яши, ул гел юлда, гел халык арасында. Татарстанда Нәҗибә ханым чыгыш ясамаган балалар бакчалары, мәктәп һәм башка уку йортлары сирәктер. Әгәр инде туган ягы Башкортстанга кайтып, туганнары, якташлары белән күрешә алмый торса, ул үзен җайсыз-уңайсыз, утсыз хис итә башлый. Һәр җирдә аны беләләр, көтеп алалар, яратып кабул итәләр һәм дуслашып озатып калалар. Вакытны ул һәрчак дөрес файдаланырга тырыша. Очрашу сәгатьләре алдан билгеләнгән, өстәл көндәлегенә язып куелган була. Әйле-шәйле йөреп, юкка гомер уздыру аңа ят нәрсә. «Бушка үткәрелгән вакыт - яшәлмәгән гомер, үзеңә файдасы булмаса да, башкаларга зыянлы булуы бик мөмкин», - дигән фикер аның тормыш фәлсәфәсенә әйләнгән.
Нәҗибә Сафина төрле очрашулардан бик зур «гонорарлар» алып кайта. Ул да булса, зур канәгатьлек хисләре, кочак-кочак тере чәчәкләр һәм халыкның олы рәхмәте. Шуннан да артык бүләк, игътибар кирәкми аңа. Күренекле булу ирекне тыя, дигән фикердә тора шагыйрә.
Күптән түгел Габдулла Тукай музеенда Нәҗибә Сафинаның юбилеена багышланган бик күркәм кичә булып узды. Шагыйрә бу кичәне барлык рәсмилекләрдән дә азат итеп, аны гади дә, җылы да бер очрашуга, халык белән ихлас аралашу җыенына әверелдерде. Музейга шагыйрәнең дус-ишләре, якташлары, каләмдәшләре, укучылары, сәнгать әһелләре һәм күренекле галимнәр килгән иде. Бу көнне ул кайнар котлаулар, бик күп җылы сүзләр кабул итте.
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Марсель Бакиров: «Нәҗибә Сафина - кеше күңелен кузгатырлык шагыйрә, ул беркайчан да әзер сукмаклардан йөрми, аның шигырьләрендә тапталып беткән образлар тапмассың. Тавышы үзенчәлекле. Ә инде хисләр шаукымына килгәндә, ул аларны йөгәнләп, шундый нечкә итеп сурәтли ки, сокланып туя алмыйсың. Нәҗибә Сафина икенче кеше күңеленә кереп тә иркен иҗат итә, ни генә булмасын, аңа мактану дигән нәрсә хас түгел, әсәрләрендә милләт өчен борчылу-тетрәнү ярылып ята. Шуңа күрә дә, ул теләсә кем белән уртак тел таба - сабыйларны да, карыйларны да авызына карата, аның һәрбер сүзе алтын. Ә без бу байлыкка бәяне биреп бетерә дә алмыйбыз әле. Ул күптән инде Габдулла Тукай премиясенә лаек шагыйрә», - диде. Ә менә мөгаллиме - филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, Нәҗибә ханым - хаклык юлында үз асылын саклап калган тәвәккәл зат. Китапларында да, матбугат битләрендә дә, радио һәм телевидение аша ясаган чыгышларында да, президентлар каршында да Нәҗибә Нәҗибә булып кала бирә. Аңа ни язса да, ни сөйләсә дә, ни эшләсә дә килешә. Шундый да камил булган шәхес бөтенлеге бик сирәк очрый торган хәл.
Каләмдәше Гөлчәчәк Галиева да Нәҗибә Сафинаның иң асыл сыйфатларына тукталды: «Тел һәм милләт язмышы турында, мөнбәргә чыгып, Нәҗибә кебек шигырь укыган кыюлар аз. Без аның кадерен белергә тиеш. Ул да яклауга мохтаҗ», - диде ул. Укытучы Илгизә Тимершина: «Чистай районының Дүртөйле авыл мәктәбендә Нәҗибә апа белән бергә укыттык. Тәҗрибәле педагог буларак, ул без яшьләрне, сәнгать белән мавыктырып, эшкә җигә иде», - дип, остазына соклануын белдерде .
Күпкырлы талант иясе, шагыйрә Нәҗибә Сафинаның укучысына киңәше бик тә үзенчәлекле:
Янып беткәнче бер яктыр!
Яктырак янганнар хактыр!

(«Киңәш» шигыре)
Милләт дәрәҗәсен яклауга, саклауга багышланган Нәҗибә Сафина гомере - чын мәгънәсендә мәхәббәте ташып торган дәртле, ялкынлы гомер! Башка гомер аңа кирәкми. Аның тынгысыз җанына фәкать учлап ут эчкәндә генә җиңелрәк!..
Рита СОЛТАНОВА, Башкортстан, Илеш районы

Реклама


Нәҗибә САФИНА

Әлегә башкача
Бу дөньядан кеше булып китәм,
Мин ни булып кабат кайтырмын?
Мин, мөгаен, җирнең бу йөзенә
Бер калкулык булып ятармын...

Ул калкулык үсәр дә тау булыр,
Кыя үсеп чыгар ташлардан.
Җан-ташларны буйсындырмак булып,
Югарыга үрли башларлар...

Чәлпәрәмә тагы таш кителер,
Кеше тагы түбән тәгәрәр.
Күтәреләм диеп төшүләрнең
Бәһаләрен белсәкме әгәр...

Без беркайчан таулар булмас идек,
Җаннар катмас иде таш булып.
Кеше бер дә ләззәт тапмас иде
Кеше башларына баш булып...

Күчү халәте
Фанилыкның газаплары -
Бакыйлыкка күпер.
Чын мәхәббәт - бакыйлыкка
Алып барыр кучер.
Минем күкрәк читлегендә
Туктап калса кинәт
Көн дә, төн дә бертуктаусыз
Йөри торган сәгать,
Һичбер чара табалмассыз
Кабат йөретергә.
Шундый сөю кирәк
Таш йөрәкне
Кабат эретергә!
Шундый олы,
Шундый гүзәл сөю,
Кояштан да якты...
Аны көтеп күпме
Күз яшьләрем
Елга булып акты.
Сәерсенмәгез лә,
Мин бит сезгә
Сөйлим бары хакны:
Тозлы яшь ташкыны
Бертуктаусыз
Торса җаннан агып,
Йөрәк өши, яши алмый
Бертуктаусыз кагып.
Аны инде кабат йөретергә,
Кирәк эретергә.
Йөрәктәге хисне кояшныкы
Белән бер итәргә.

Минем күкрәгемдә
Йөрәк-сәгать
Туктап калса беркөн,
Җирдәгеләр сөенсеннәр генә,
Кайгырмасын беркем! -
Бакый мәхәббәтем
Мәңгелеккә
Мине алып китәр!
* * *
Күңелендәге кояш-айны
Чыгаралсаң иреккә,
Кошлар булып сайрар шагыйрь,
Кунып нәфис тирәккә.

Әле көз күге - күзләрем,
Ачы тамчы - сүзләрем.
Җанны баскан хәсрәт тавы,
Тагы күпме түзәрмен...

Кошны - очарга, балыкны
Йөзәргә өйрәтәсез...
Шагыйрьләрне җырларга
Һәм... еларга өйрәтәсез...
Җаннарыннан махра төреп,
Дөньяга көйрәтәсез...
Башкача җылы табарга
Калмагандыр җаегыз.
Сүнеп бара җаныгызда
Инде рухи аегыз...

Мин еламыйм!
Яшиселәр килә дә бит,
Барыбер, бер үләсе...
Сүзләремнән генә дә шул
Кычкырыплар көләсе...

Яшиселәр килә дә бит
Җилкәдән тоткан нужа.
Аякларга богауда да
Һаман атларга куша...

Яшиселәр килә дә бит
Бумы?
Шушымы яшәү?
Яшим дип уйлар өчен дә
Кирәкме шулай дәшмәү?

«Яшиселәр килә дә бит...» -
Дип, ялтырады яшен.
Бары ялтыравын гына
Күрерсез минем яшьнең.

Мин еламыйм, жаным яшьни, -
Җаннар җанга бәрелә,
Ай - биектә, һичбер вакыт
Ул бәрелмәс тәрегә...

Яшиселәр килә дә бит...
Авыр... авыр... әлегә...

Вакыт белән сөйләшкәч
Уянуга, уй агымы
Минем җан аша уза.
Кая узу, уй ташкыны
Җил-давыл булып туза.
«Тор, - ди, - ялгыз чәеңне эч,
Тарап үр чәчләреңне!
Теләмәсәң дә, эшләрсең
Эшлисе эшләреңне...

Юк, эшләмим, дип карыш та,
Кил тәрәз каршысына.
Кашларыңны җыерма, - ди, -
Дөньяның ачысына!

Әнә, туганда ук елап
Кызарган көннең күзе.
Күз яшьләре аша кояш,
Барыбер, әйтә сүзен:
Янган, кабына алганнар
Җылыта галәмне, - ди. -
Син хәзер барып аласың
Барыбер, каләмне», - ди.

Нәкъ ул әйткәнчә гамәлем, -
Кулларымда - каләмем.
Вакыт фәрманын үтәми
Чарасы юк адәмнең:
«Җаныңда булса,түгелер
Дөньяга җан җылың, - ди. -
Кояш кына яктылыкның
Бирә җиргә чынын, - ди.

Озак диеп, хафаланма
Барып җитү җаннарга!
Кояш нуры ничә гасыр
Килә, бел син, таңнарга?!»

Сикереп торам. Оят! Оят!
Оят кояш алдында...
Мин җыр язам, аны татар
Җырлаячак тагын да!

Ник елыйсың?
Мәшһүр композиторыбыз
Сара Садыйкова истәлегенә


Сара апа! Җан мәңгелек икән,
Ишетәсең безне син бүген дә.
Һәм күрәсең, нинди болытларның
Йөзгәнлеген татар күгендә...

Болыт түгел, ау корылган бүген
Милли рухыбызны агуларга.
Гөнаһ алмыйм, акланмады диеп,
Өмет белән күккә багулар да...

Өмет исән! Әле җаныбызда
Синең җаннан ташкан моңнар яши.
Туган телдә яшьләр шигырь яза,
Тере мәетләре генә дәшми.

Ә аларның саны хәттин ашкан,
Синең моңны алар тоялмыйлар.
Ипигәме? Күптән туйды алар,
Тик акчага гына туялмыйлар.

Алар байыйбыз дип, җансыз калды, -
Төземәкче шайтан белән шура.
Мин Кешемен дигән нинди бәндә
Чит милләттә рухи өйдәш тора?

Мин аларны түгел, сине тыңлыйм.
Җырларыңда - җылы, шатлык, өмет!
Һәм аларга богау салып булмый,
Шулай кояш кына тора көлеп!

Өмет исән! Шайтан белән түгел,
Кояш һәм ай белән шура төзим!
Җыр - үлемсез, шуны белгән килеш
Мин шагыйрьме, минме өмет өзим?!

Сара апа! Өмет очкыныннан
Кабыначак өмет кояшы!
Ник елыйсың дисең, елыйм, әмма
Бу вакытлы гына күз яше...

Сара апа! Син шуны бел, яме:
Минем җаным - өмет оясы!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: