Шәһри Казан

30 ел укытучы булып эшләгән Суфия апа Галиева: “Дингә кадәр үк әхлак барлыкка килгән”

Әтнә районы Түбән Шашы авылында яшәүче Суфия апа Галиеваны да күптәннән беләм. Ниндидер бер мәгърифәтче кебек тоела миңа. Һәрбер баланың тәртипле, әхлаклы булуын үсүен теләгән, шул максатта туктамыйча алга баручы остаз ул.

“Дин начарга өйрәтми”

Башта балалар бакчасында, аннан озак еллар мәктәптә эшләгәннән соң Суфия апа бүген балаларга авыл мәчетендә белем бирергә алынган. Барысы да 2009 елларга барып тоташа.

– Балалар тәрбияле, әхлаклырак булсын дип, факультатив рәвештә әхлак дәресләре укытырга алындым. Балалар әхлак түгәрәген бик яратты. Дингә кадәр үк әхлак барлыкка килгән бит. Атнага ике үткәрәм: берсен – башлангычлар, икенчесен югары сыйныфлар өчен. Карыйм, әхлак түгәрәгенә йөргән балалар тәрбияле, тәртипле, яхшы укыйлар, имтиханнарны да әйбәт бирәләр иде. Үзләре дә яратып йөрделәр, – дип сөйли ул.

Әнә шулай тәрбия сәгатьләрендә ничек үзеңне тотарга кирәклеген, җәмәгать урыннарында, олыларга хөрмәт турында да сөйләнә.

– Атнаның дүрт көнендә тәрбия сәгате үткәрми калмый идек. Ул сыйныф сәгате шикелле, 20 минут була. Мәсәлән, сишәмбе ул – чисталыкка, көндәлек режимга кагыла, чәршәмбе – дөнья хәлләре, пәнҗешәмбе тәрбия планында күрсәткән темага бәйле була. Шимбә көнне йомгак ясыйсың. Әхлак дәресләре дә план буенча, шул тәрбиялелекне тагын да күтәрү максатыннан чыгып эшләнде, – дип сөйли Суфия апа. – Башта бит әхлак дип әйтсәк тә, мәктәптә Аллаһ дип әйтергә курка идек. Мәктәптә дөнья диннәрен өйрәтүче фәннәр 4 сыйныфта керә башлый. Мәктәптә дүрт динне дә укыттым, аларның берсе дә начарга өйрәтми. Диннәр тарихы буенча, әзерләнергә кирәк. Үзең дә белергә кирәк. Шуның белән, безнең мәчеттәге эшчәнлек башланды. Хәзер эшемне мәчеттә дәвам итәм. Балалар һәм зурлар төркеме бар. Зурлар төркемен Рубис һәм Фәрхәд хәзрәтләр алып бара. Балаларныкы атнага берәү генә. Ислам тарихы, пәйгамбәрләр тарихы белән кыскача таныштырам, иман иигезләре, мөселманнарның күркәм холыклары, пәйгамбәребезнең тормышы турында сөйлибез, аннан хәреф өйрәнәбез, аннан намазга басабыз.

Алдан килеп дәрескә

Мәктәптә 30 ел эшләп, ялга чыккан Суфия апаны заманында бирегә эшкә җибәрәләр. Арчада бер гаиләдә берьюлы укып бетергән өч педагогка урын табып бетерә алмыйлар.

– Без өчәү бетердек ул елны: апай, мин һәм игезәгем. Апабыз институтны математика укытучысы буларак тәмамлады. Без училищены. Әнибез дә укытучы, аның лаеклы ялга чыккан чагы. Районда беребезгә эш бар, беребезгә юк. Аннан игезәкләрне бүлергә ярамый диләр иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең: “Өч Шәймуллина, кая куйыйм сезне”, – дигәне истә, – дип сөйли Суфия апа.

Реклама

Шулай итеп Руфия авылда кала. Ә Суфияны Күңгәр авылына балалар бакчасына мөдир итеп җибәрәләр. Шуннан тугыз елдан соң гына мәктәпкә әйләнеп кайту насыйп була аңа.

– Балалар гел бер гөнаһсыз инде. Укучыларымны яратып укыттым. Габдулла Тукай “саф синең күңелең, бер гөнаһсыз бала син”, дип яза бит. Чиста бит алар. Шул чиста биткә матур итеп язарга кирәк. Намус белән эшләдем дип беләм, вазифамны бик яратып башкардым. Ашыгып та, соңга калып та йөрмәдем. Иң алдан киләм, иң соңыннан кайта идем. Бик яраттым эшемне, үзем дә тәрбияле гаиләдә үскәч, бөтен укучыларымның да тәрбияле булуын теләдем. Әнием мәгариф өлкәсендә эшләде, 40 ел татар теле укытты, әтием милициядә. Апай Азнакайдан 30 ел укытты, игезәк сыңарым үзебезнең туган авылда эшләде.

Ә Суфия апа Түбән Шашы авылында төпләнеп кала. Республикага данлыклы Фәйзи Галиевның килене булып гомер итә. Шушы төп йорттагы җылылыкны саклау аның кулында була. Килгән кунаклар да, балалар да аның сабырлыгына, уңганлыгына, тыйнаклыгына күнеккән.

Иманны ныгытыйк

Укытучының телиме-теләмиме китабы күп җыела. Суфия апа мәктәп белән араны өзгәннән соң, укыту-методикага кагылышлы әдәбиятны тартмаларга тутырып чыгарып куя да, үзе дә сизмәстән дини әдәбият туплый башлый.

– Шкаф хәзер дини китаплар белән тулды. Китап кибетләреннән балалар дигән сүзен күрсәм, тизрәк алам. Казанда мәдрәсәдә укыгач, сессиягә барган саен җыеп кайтам китапларны. Камил Вәлиуллинның балалар өчен ислам тәрбиясе буенча китабы өстәл китабыма әйләнде, – дип сөйли ул.

Балаларга ислам тәрбиясе бирелсен өчен әти-әнинең дингә мәхәббәте зур булу кирәк. Дин иң яхшы нәрсәгә генә өйрәтә кешене. Кайбер ата-ананың дингә килмәвенә барыбер эч поша. Иң беренче чиратта тәрбия булырга тиеш, ата-ана нинди мөнәсәбәттә, балалар да шулай – болар мәгърифәтче-остазның борчылып уйланган темалары. Мәсәлән, балалар имтихан өчен борчыла, ә дин сабыр булырга куша, аннан да хәтәррәк хәлләр булырга мөмкин бит дөньяда. Яхшылыкның да начары, начарлыкның да яхшысы булырга мөмкин. Хәзер бигрәк тә сабыр итәргә кирәк, догалар яталарга вакыт тап. Китаплар шулхәтле күп.

Суфия апа белми әйтмәс, укыйк, күңелебезне, иманны ныгытыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2020 - 15:50
    Без имени
    Эссэлэмэгалэйкум.Эчтэлекле ,матур язмагыз очен рэхмэт.Исэн-сау эшлэгез.Барчабыздан Аллах разый булсын.🤲