16+

Балалар бакчасы белән җитәкчелек итүче ир-ат Татарстанда берәү генә

Балалар бакчаларында ир-ат җитәкчеләрне очрату бик авыр, тәрбиячеләр турында әйтмим дә. Россия буенча алар бармак белән генә санарлык. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу сан, якынча, 3% тирәсе. 

Балалар бакчасы белән җитәкчелек итүче ир-ат Татарстанда берәү генә

Балалар бакчаларында ир-ат җитәкчеләрне очрату бик авыр, тәрбиячеләр турында әйтмим дә. Россия буенча алар бармак белән генә санарлык. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу сан, якынча, 3% тирәсе. 

Казан шәһәренең Кече Клыки бистәсе балалар бакчасында җитәкче булып эшләүче Илгизәр абый Әхмәтшин бөтен стереотипларны юкка чыгарды, гәрчә балалар бакчасында хатын-кызлар гына эшләргә тиеш, дигән сүзләр белән килешеп бетми дә идем үзе. Ул – Татарстанда бердәнбер.

Балык Бистәсе районы Күки авылында туып үскән Илгизәр абый Казан дәүләт педагогия институтында биология-химия укытучысы һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Балык Бистәсенә кайтып, 21 яшьлек егет Уракчы дигән авыл мәктәбенә директор булып эшкә урнаша. 6 ел эчендә яңа мәктәп салдыра. Берара Германиягә китеп, хәрби шәһәрчектә 4 ел мәктәп директоры булып эшләп кайта. Аннары янәдән туган ягы – Балык Бистәсе районы Ямаш мәктәбендә җитәкчелек итә. 
1994 елда Клыки бистәсенә килеп төпләнә һәм башлангыч мәктәп җитәкчесе итеп билгеләнә. Илгизәр абый тырышлыгы белән, бистәдә башта 9 еллык, аннары урта мәктәп ачыла. Клыки, Константиновка, Вознесение, Чебакса поселокларында озак еллар авыл советы җитәкчесе булып эшли әле ул. 

Тормышта төрле хәлләр була. Сәламәтлеге какшап, бераз ял итеп алгач, 2014 елда балалар бакчасы төзелешендә катнаша. “Үзем төзетеп, хәзер инде 8 ел балалар бакчасында җитәкчелек итәм. Башта бераз оялып калдым. Төзелешендә катнашам да туктыйм, дидем. Кеше дә ияләнде, үзем дә өйрәнеп киттем. Бакча мәктәп урынына төзелде. 13 төркемдә 315 бала йөри”, – ди Илгизәр бабай. 

Аңа балалар да яратып шулай: “Илгизәр абый”, – дип эндәшә, кочаклап алалар икән үзен. Үз оныклары да бу бакчада тәрбияләнгән. Дүртенче оныгы әле дә монда йөри. “Һәр бала якын. Мин кечкенәләр белән эшләргә аеруча яратам. Алар белән балачакка да, яшьлеккә дә кайтасың. Моңсуланып утырырга вакыт юк”, – дип сөенә Илгизәр абый Әхмәтшин. Республиканың иң бай бабае, дияр идем әле мин аны.
Балалар бакчасының ишек алдына килеп керүгә үк бик матур, җылы мохит каршы ала. Заманча мәйданчыклар, бакча эчендә матур бүлмәләр, якты заллар. Нәкъ өйдәге кебек, рәхәт. Коллективның да җитәкчеләрен хөрмәт иткәне, үзара бик дус-тату эшләгәннәре күренеп тора. “Төрле ситуацияләр була, ләкин без һәрвакыт аңлашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез”, – ди алар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading