Шәһри Казан

Данлы үткәнебезгә лаек буласы иде

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында сүз чыкканда, без еш кына анда укыган татар зыялылары Г.Камал, К.Тинчурин, Ф.Әмирхан, С.Сәйдәшев, Б.Урманче һәм башкаларны искә алабыз.

Реклама

Әлеге язмамда мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап мөгаллимлек иткән, совет чоры мәктәпләрендә дә укытучы булып эшләгән һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган кайбер шәхесләр турында әйтәсем килә. Шуларның берсе - хөрмәтле әдибәбез Гөлчәчәк Галиеваның әтисе Кәрим Бәдретдин улы, «Коръән-хафиз» исеменә лаек була. Мәдрәсәне тәмамлауга, аны Казанның «Күл буе» мәдрәсәсенә мөгаллим итеп җибәрәләр. Ул анда ике ел гына укытып кала. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Кәрим Яхин анда башыннан ахырына кадәр катнаша һәм туган авылына исән-имин кайтып, мөгаллим һәм үз мәхәлләсенә имам итеп билгеләнә. Совет системасы урнашып, дингә каршы көрәш барган елларда Кәрим хәзрәт өстендә дә кара болытлар куера. Бик күп допрослар белән кимсетелү-рәнҗетелү баскычларын үтә ул, ләкин авыл халкы, мәгариф оешмалары аны саклап кала алалар. Совет чорында инде ул туган авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәпнең уку-укыту эшләре мөдире, районда методик берләшмә җитәкчесе вазифаларын башкара. Фидакарь хезмәтләре өчен әле сугыш дәвам иткән 1944 елда Кәрим Яхин, СССР Хөкүмәте Указы нигезендә, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап шунда мөгаллимлек кылган һәм совет чорында педагоглык эшен дәвам итеп, республикабызга тулы бер укытучылар династиясен калдырган тагы бер шәхес - Әхкәм Шәйхелислам улы Мостафин. Әхкәм 1881 елда Башкортстанның Сикеле-Күл авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Алдынгы карашлы Шәйхелислам абзый улына дини һәм дөньяви белем бирү максатында, аны Казанга «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә алып килә. Әхкәм мәдрәсәне 1906 елда тәмамлап, 1906-1918 елларда шунда ук остаз-хәлфә булып эшли. 1914 елда Казанда яшәүче Мәрьям Заһидулла кызы белән никахлаша. 1918 елда мәдрәсә ябылганнан соң, Әхкәм 1932 елга кадәр туган якларында мөгаллимлек итә. Соңрак, Бүздәк районының Килеш авыл советына караган «Шаһ» исемле артель төзеп, яңа бер авылга нигез салалар. Бу эштә Әхкәм Мостафин башлап йөрүчеләрдән була. Шул авылда кызлары Зифа һәм Сылу туа. Гаилә балалар шатлыгы белән яши башлаганда гына, Әхкәм Мостафинны эзәрлекләү башлана. Ул, гаиләсен ат арбасына төяп, йорт-җир, мал-мөлкәтен калдырып, авылдан төнлә чыгып китә һәм Актаныш авылына килеп урнаша. Аны Актаныш районындагы Яңа Балтач авылының башлангыч мәктәбенә укытучы һәм мөдир итеп билгелиләр. 1940 елда Татарстанда беренче тапкыр ике генә укытучыга «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Аларның берсе Әхкәм Мостафин була.
Абыйлы-энеле Туйкиннарның мөгаллимлек еллары 1904 елда башлана. Алар туган авыллары Зәй-Каратайда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп салдыралар. Дин сабагыннан тыш, анда дөньяви фәннәр дә укытыла. Туйкиннар тарихчы да, дин эшлеклесе дә, фольклорчы да, тел гыйлеме өлкәсендә эзләнүчеләр дә, язучы-шагыйрьләр дә. Алар Оренбург, Сарман, Уфадагы «Хәкимия» мәдрәсәсе, Азнакай районының Кәкре Елга авылы, Бөгелмә шәһәре, Әлмәт районының Габдрахман авылында эшләгәннәр.
1929 елда Һади Атласи кулга алына. Аның белән бергә эшләүче Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар да төрле эзәрлекләүләргә дучар булалар. Гомерләренең 30 елдан артыгын балаларга белем бирүгә, халкыбызга аң-белем таратуга багышлаган иҗади тормыш фаҗигале рәвештә өзелә. Фазыл Туйкин 1936-37 уку елының кышында, ә абыйсы Кәрим шул ук 1937 елда Бөгелмәдә кулга алына. Хәрби трибунал икесен дә үлем җәзасына хөкем итеп, 1938 елның 15 февралендә, «Халык дошманы» дигән ярлык тагып, атып үтерәләр.
...«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңадан ачылып эшли башлавына да тиздән егерме ел була. Аның бүгенге бурычы - республикабызда дини белем бирү системасын үстерү, дини һәм дөньяви белемнәргә ия булган алдынгы карашлы яшьләр тәрбияләү. Шушы максатларны күздә тотып, мәдрәсәдә бүген көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре эшләп килә. Көндезге бүлектә укучыларның яртысы диярлек дөньяви уку йортларында да белем ала. Ә кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендәге шәкертләр арасында инде югары белемгә ия булганнары (укытучы, табиб, дәүләт учреждениеләрендә эшләүче һ.б.) да бар. Шушы өч бүлектә 1200 шәкерт белем ала. Географияләре дә бик киң. Россия төбәкләреннән генә түгел, БДБ илләреннән килеп укучылар да күп. Милләтләре дә чуар: татар, казах, үзбәк, таҗик, чуаш һәм руслар. Мәдрәсә үзенең эшләү чорында Россиянең төрле төбәкләре өчен күпсанлы имамнар әзерләде. Революциягә кадәр яшәгән традициясен дәвам итеп, элекке шәкертләребез педагогик эшчәнлек алып бара. Аларны алда санаган мәдрәсәләрдә һәм Ислам университетында очратып була. Мәдрәсә тәмамлаучылар арасында фән кандидаты исемен йөртүчеләр дә бар.
Инде кулга каләм алгач, мәдрәсәләрнең бүгенге хәле турында да берничә фикер әйтәсе килә. XX гасырның 90 нчы елларында вөҗдан иреге турында закон кабул ителү, үзгәртеп кору, милли яңарыш күренешләре нәтиҗәсе буларак, яңадан мәдрәсәләр ачылып эшли башлады. Егерме елдан артык вакыт эчендә белем алуда яңа бер система - дини белем системасы барлыкка килде. Бүген Татарстанда бер Ислам университеты, 10 мәдрәсә дини белем бирү белән шөгыльләнә. Уку-укыту нидән башлана? Әлбәттә, башлап программа һәм шул программа нигезендә төзелгән дәреслек кирәк. Аларны булдырганнан соң, фәннәрне укучыга җиткерә алырдай, дәрес алып бару методикасын, дәрес структурасын тирәннән белгән, фәнен яраткан мөгаллим кирәк. Мәдрәсәләр оешуның беренче ун елы бик авырлык белән барды, чөнки алда санаганнарның берсе дә юк иде. Соңгы елларда мәдрәсәләр өчен стандарт программалар җыентыгы эшләнеп басылып чыкты, ләкин бу җыентыкта татар теле һәм әдәбиятына урын бирелмәгән. Дөрес, тел программасы бар дәрәҗәсендә, ләкин ул татар телен бөтенләй белмәгән башка милләт кешеләре өчен генә. Әдәбият дәресләре бөтенләй искә алынмаган. Ә бит әдәбият ул - әдәп-әхлак тәрбияләү чарасы. Р.Фәхретдин юкка гына: «Бер халыкның әдәбияты нинди булса, халкы да шундый булыр», - димәгән.
Инде тел мәсьәләсе. Мәчет һәм мәдрәсәләр бүген телебезне, димәк, милләтебезне саклап кала торган бердәнбер урын булып кала бара. Шунлыктан, минем фикеремчә, аларда фәкать татар һәм гарәп телләре генә гамәлдә булырга тиеш. Беренчесе - дәүләт теле, икенчесе Коръән теле булганы өчен. Бүген мәдрәсәләрдә дәресләр рус телендә алып барыла. Гәрчә дини уку йортларында белем алучы 3500 шәкертнең 92,5 проценты - татар, 7,5 проценты башка милләт кешеләре булса да. Мөгаллимнәрнең дә күбесе татарлар. Русча укытуның сәбәбен әнә шул 7,5 процент белән дәлилләмәкче булалар. Алар өчен әзерлек курслары оештырырга мөмкин бит. Бу алым чит илдән килүче студентлар һәм Россиядән читкә укырга китүчеләр өчен, тел өйрәтү максатында, нәкъ шулай эшләнә дә.
Татарча вәгазь сөйли алырдай имамнар әзерләп чыгару бурычын Бөтен-
дөнья татар конгрессы да куйган иде. Чөнки имам ул дин әһеле генә түгел, мөгаллим дә, киңәшче дә, оста оештыручы да, әхлакый яктан үрнәк тә булырга тиеш. Бүген исә дини уку йортларында һәм күп кенә мәчетләрдә дә милли рух хөкем сөрә дип әйтеп булмый әле. Мәдрәсәдә русча укып, гарәп илләре традицияләрендә тәрбияләнеп мәчеткә имам булып килүче милләтебез өчен ни генә эшли ала соң?!
Минемчә, кайбер оештыру эшләрен планлаштырганда, Диния нәзарәтенә дөньяви уку йортлары белгечләре белән киңәшү, тәҗрибә уртаклашу да комачауламас иде. Мәсәлән, һәр уку елы башында район һәм шәһәрләрдә август киңәшмәләре уза. Аларда, узган уку елына йомгак ясалып, белем бирүнең уңай һәм тискәре яклары күрсәтелә. Киләсе уку елына бурычлар билгеләнә. Андый конференция 2011-2012 уку елының нәкъ уртасында үтте. Мөфти хәзрәтләренең саллы гына чыгышыннан соң, трибуна артына чыккан һәр сөйләүче үзе укыткан фән буенча чыганаклар исемлеген укудан узмады.
Бу уку елы барышында мөгаллимнәргә аттестация үткәрелде. Беренче коймак төерле була, диләр. Әлеге чараның да методик яктан эшләнеп җитмәгәнен әйтмичә булмый, чөнки мөгаллим башта үз фәне буенча билгеле бер сәгатьләр күләмендә әзерлек курслары үтәргә, шуннан соң гына үзе укыткан фән буенча имтихан (аттестация) тотарга тиеш.
Язганнарым кемнедер тәнкыйтьләп юкка чыгару түгел, ә киңәш итү максатында. Төрле очрашулар, җыелыш һәм конференцияләрдә сөйләгән сүзләребез, таләпләребез трибуна артында гына калмасын иде. Аларны гамәлгә ашыру өстендә дә эшләнсен иде.
Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган программалар нигезендә эшли. Таләпләр зур. Шул таләпләргә туры килгән шартлар да булдырылсын иде. Алар: дини уку йортларын финанслау; «Һәр укытучыга ноутбук» программасына мәдрәсә мөгаллимнәрен дә кертү; уку-укыту әсбаплары, дөньяви фәннәр буенча дәреслекләр һәм җиһазлар булдыру; мөгаллимнәр өчен грантлар булдыру; мәдрәсә китапханәләре өчен татар әдипләренең әсәрләрен алдыру, көндәлек матбугатка язылуны тәэмин итү.
Сүземне тәмамлап, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелеген, мөгаллимнәрен һәм гомумән һәр хезмәткәрен мәдрәсәнең юбилее белән тәбриклим. Аллаһы Тәгалә һәркайсыгызга иман байлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: