Каникулларны әти-әниләр укучы балаларга караганда да күбрәк көтәдер, мөгаен. Ә 1 сентябрьне киресенчә... Әмма качып котылып булмый торган әйберләр бар. Шул исәптән, мәктәпкә әзерлек процессыннан да качып булмый.
Скопировать ссылку
Каникулларны әти-әниләр укучы балаларга караганда да күбрәк көтәдер, мөгаен. Ә 1 сентябрьне киресенчә... Әмма качып котылып булмый торган әйберләр бар. Шул исәптән, мәктәпкә әзерлек процессыннан да качып булмый.
Әмма Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре товарларны кулдан алмаска киңәш итә.
– Концелярия товарларын стационар кибетләрдә алу хәерлерәк. Бу очракта сез товарны ышанычлы кешедән аласыз. Базардан яисә берәр нинди күчеп йөри торган базадан кием-салым алганда товарның җитешсезлекләре өчен җавап бирә торган кешене табу авыр булачак. Мисалга, ыштанда балада аллергия китереп чыгара торган әйбер булырга мөмкин. Бер генә сатучы да моның өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаячак. Базардан аласыз икән инде, товар белән кем сату итүенә игътибар итегез: шәхси эшмәкәрме, юридик затмы. Аның мәгълүматларын язып алыгыз яисә әйбер сатып алган сәүдә ноктасын фотога төшерегез, – дип киңәш итә белгечләр.
Кибеттән әйберләр сатып алуның тагын бер уңай ягы – товар охшамаган очракта аны кире кайтарырга мөмкин. Әмма барлык очракта да түгел.
–Россия Хөкүмәтенең 2020 елда чыгарган карары нигезендә, сыйфатлы, кимчелекләре булмаган товарларны кире кайтарырга мөмкин түгел. Ягъни, әгәр дә әйбер сезгә формасы, төсе ягыннан охшамаган икән, андый товарны кайтарып булмаячак. Бу альбомнарга, периодик булмаган басмаларга, китапларга, нота альбомнарына кагыла. Шулай ук кием-салымнарның да кайберләрен сатучыга кире кайтарырга мөмкин түгел. Әлеге исемлектә майка, шортик, оекбаш һәм оеклар да бар.
Техник товарларга килсәк, ноутбук, телефоннарны да бу безгә туры килмәде дип, кибеткә кире илтеп биреп булмаячак. Хәтта техника өчен акча түләп, икенче кибеттә шундый ук җиһазның арзанрак торганын күреп, өр-яңа техниканы кире кайтарырга уйласалар да, кире кайтарып булмый. Шуңа да бу очракта игътибарлы булыгыз, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре.
Нәрсә генә сатып алган очракта да сатучыдан чек сорарга куша алар. Чекта әйберне алу вакыты, датасы һәм суммасы гына түгел, ә нәрсә сатып алуыгыз да күрсәтелгән булуы шарт. Чөнки чекта товар исеме күрсәтелми икән, сезгә әйбер сатып алуыгызны раслау авыр булачак.
– Мәктәп әйберләрен алганда “сарафан радиосы”на таянып эш итегез. Хәзер төрле форумнар, интернетта фикер алышулар бар. Интернет кибетләрдә сезгә кадәр сатып алучылар товар хакында мәгълүмат калдыра. Шуларны укыгыз. Балага әйберне аның үзе белән алыгыз. Иң мөһиме – букча да, киемнәр дә балага уңайлы булырга тиеш, – ди инспеҡция белгечләре.
Комментарийлар