16+

Накамура Мидзуки татар теле буенча диссертация язган

Япониядә яшәүче татар кызы Накамура Мидзуки Үзбәкстанда, Казахстанда, Таджикстанда яшәүче татарлар мисалында заманча татар диаспорасында телне сайлау мәсьәләсе темасына диссертация язган. Тиздән аны якларга җыена.

Фәнни эшен язар өчен ул шактый эзләнгән, озын юл узган, тынычлык эзләп комлыкка баруын, диссертациясенең нәтиҗәле булуы өчен борчылуы турында инстаграм битендә дә язган.

Фәнни эштә Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада турында да әйтелгән. Сүз уңаеннан, Мидзуки үзе дә бу олимпиадада катнашып лаеклы урыннар яулый иде. Без аның белән шул олимпиадаларның берсендә Казанда танышкан идек. Ул елны Мидзуки гран-при алды. Беренче татар сүзләрен кыз әбисеннән ишеткән. Әбисе Александра керәшен татары булган. Шул чакта кыз үзендә татар каны ага икәнен тойган. Ташкентка баргач, үзбәк телен өйрәнгәндә аның татарчага охшаган икәнен сизеп, кыз бу телләрне ныклап өйрәнә башлаган. Татар телен үзләштергәндә "Ана теле" он-лайн курсларыннан, татар газеталары сайтлары, радиолардан да файдаланган. Тиздән ул диссертациясен якларга җыена. Мидзуки белән тулырак әңгәмәне газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading