Имтихан тапшырмаучылар арасында шпаргалка белән тотылганнар да бар. Алар узган елга караганда 5кә күбрәк.
Узган ел ике кеше күчергәндә тотылса, быел аларның саны 7 булган. Алар арасында Казан, Буа, Балык Бистәсе, Чаллы укучылары бар. Быелгы күзәтү камералары кечкенә генә шпаргалканы да зур итеп күрсәтә алган. «Аудиторияләрдә сыйфатлы видеокамералар урнаштырылды. Укучы имтиханда ярамаган әйбер куллануын исбатлавы авыр түгел. Тикшерүчеләр БДИ тәмамланганнан соң өч ай эчендә видеоязмаларны кабат күзәтәчәк. Яңа шикле гамәлләр булганы ачыкланса, югары уку йортына кергән баланың да студент кенәгәсеннән колак кагуы бар», – дип аңлатты Рафис Борһанов.
Имтихан нәтиҗәләре, бигрәк тә химия фәненнән биргәннән соң, бәхәсләр күп булды. Республикада имтихан нәтиҗәләре буенче аппеляция эшләре алып барыла. Математикадан 328 укучы минималь чикне үтә алмаган. Бу узган елга караганда да ике тапкыр күп дигән сүз. Узган ел рус теленнән 6 кеше нәтиҗәләрдән канәгать калмаса, быел 40 укучы икеле алган. Шулай ук имтихан тапшыручыларның химиядән 14,96 проценты, биологиядән 9,33 проценты, җәмгыять белеменнән 7,43 проценты, информатикадан 5,85 проценты минималь чикне быел уза алмаган. Химиягә килгәндә, министр биремнәрнең гадәттәгечә булуын әйтте. БДИ биремнәре министрлык белгечләре тарафыннан тикшерелгән.
“11 сыйныф укучылары да кайдан нинди мәгълүматны эзләп табып, өйрәнә алды. Кем тирәнрәк өйрәнергә теләде, алар яхшы тапшыра алдылар. Бу хакта 100 баллы укучыларның нәтиҗәләре сөйли”, – диде Рафис Борһанов.
БДИны йөз баллга бирүче лидерлар арасында Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт мәктәпләре бар. “Ике йөз балл туплаучылар Чаллыда да, Кукмара районының Ядегәр авылында да бар. Көчле педагоглар булганда, аларның кайда яшәве мөһим түгел. Программа бөтен кешегә дә бер. Олимпиада да җиңүчеләр өч йөз баллы санала, әмма без аларны күрсәтмәдек. Статистика ачыкланмаган әле. Россия олимпиадаларында җиңүчеләр автомат рәвештә йөз балл ала”, – дип аңлатты министр.
Министр Рафис Борһанов хәбәр итүенчә, 14 август көнне Алабуга шәһәрендә традицион август кинәшмәсе була. Быел аны онлайн да карап булачак.
Комментарийлар