– Комиссиянең барлыгы 35 әгъзасы бар, алар арасында төрле белгечләр – мәгариф, мәдәни юнәлеш, медиаструктура һәм галимнәр дөньясы тупланган. Аларның эшчәнлек юнәлешләрен исәпкә алып, бездә берничә эш төркеме формалашыр дип уйлыйм. Алардан үз эшләрен анализлап, телне саклау резервларын таба алуларын сорыйбыз, – дип белдерде комиссия рәисе Марат Әхмәтов. – Барысы да нигезләмәдә язылган. Эшче төркемнәр – барлыгы биш яки алты юнәлеш – мәгариф өлкәсендәге эшләр торышын җитди анализларга тиеш булачак. Алга таба комиссиянең эш планы барлыкка килер. Комиссия елына кимендә ике тапкыр рәсми утырышлар үткәрергә, моннан тыш, Татарстан районнарында — районнарның мәгариф, социаль-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, башлыклары катнашында күчмә эшлекле очрашулар үткәрергә тиеш. Проблема ничә тапкыр җыелуда түгел. Бәхәс, сөйләшү, очрашу – барысы да нәтиҗәле булырга тиеш.
– Иң беренче чиратта, ул тел саклансын, милләтнең яшәеше өчен нәрсә эшли алабыз дигән сорауга ачык җавап бирергә тиеш. Моңарчы башкарылмыйча калган эшләрне барлау кирәк, – дигән исемлектә булган Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина комиссия эшчәнлегенә аңлатма биргәндә.
...Шунысы гаҗәп тоелды: Язучылар берлеге, Милли шура рәисе исемлеккә кертелмәгән. Араларында бер-ике иҗтимагый лидер булса да яхшы иде, мәсәлән, яшьләр арасыннан. Әмма шунысын онытмыйк, тел-милләт эшләре түрәме син, гади укытучымы, барыбызга бердәй кагыла. Шуңа да эшли торган эшлекле комиссия булсын дип дога кылып телисе килә.
Тел пешерү
Комиссия рәисе Марат Әхмәтов белдерүенчә, телгә карата кулланучылар мөнәсәбәтен җиңәргә кирәк.
– Татар халкы татар телен рухи ихтыяҗ буларак кабул итсен, ә ул миңа матди тормышым өчен нәрсә бирә, дип түгел. Телгә карата кулланучылар мөнәсәбәтен җиңәргә кирәк. Туган телеңне (бу очракта — татар телен) белү аның рухи өстенлеге булып саналырга тиеш. Татар телен камил белгән кеше үзен рухи яктан бай дип санарга тиеш. Проблемалар бар. Республикада 2 миллионнан артык татар кешесе яши. Саннарны атамасам да, татарларның күп өлеше рус телендә аралаша, – дип сөйли Марат Әхмәтов.
Мондый максатларны үтәтү өчен телнең кулланышын даирәсен үстерергә, мәктәптә татар теле дәресләрен, вузларда татар төркемнәрен арттырырга, ике телне белгән кешеләргә өстәмә түләүләр түләргә кирәк булып чыга түгелме? Әти-әни теленең кадерле булуын аңлаган мәлдә дә, адәм баласына материаль кызыксыну да көчле. Барыбер шунысын да исәпкә алырга кирәк. Ихтыяҗ булырга тиеш иң элек, өйдә генә түгел, җәмгыятьтә бигрәк тә. Мондый мисалларны ерак эзләп барасы юк, Казахстан бик матур гына эшләп ята. Ә Казанга күпме татар карап тора. Аларга дәреслек тә, уенчык та, әдәби китап та кирәк.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, без Россиянең башка төбәкләрендә, башка чит илләрдә яшәүче татарлар өчен үрнәк булырга тиешбез. Әлегә ничек сөйләшү мәсьәләләре уйланыла. Киләсе атнадан беренче утырышларын уздырырга, әлегә эшне оештыру эшләре турында сөйләшергә җыеналар.
Марат Әхмәтов эшенә фатиханы Татарстанның беренче Президенты бирде: “Марат Готовичка татар халкының мәдәнияте һәм теле белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт якын булды. Ул – укытучы баласы. Бу кеше начар эшләргә күнекмәгән”, – диде Минтимер Шәймиев.
Якты өметләр баглыйк әле, нәтиҗәсе булырмы-булмасмы вакыт күрсәтер.
Нинди бурычлар куелган?
Татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын эшләү;
Телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләрдә кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә булдыруга булышлык итү.
Сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү;
Татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү;
Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә бәйле проектларга грантлар бирү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар