Күптән түгел Казан Ратушасында «Ел укытучысы – 2022» һөнәри осталык шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Татар теле укытучылары арасында беренчелекне 116нчы лицейның татар теле укытучысы Зилә Габдинова яулады.
Тәҗрибәле педагог чирек гасыр башкалабызда татар теле укыта.
– 27 ел балаларга белем бирәм. Ике елын Уфада рус теле һәм әдәбияты укыттым. 1996 елда Казанга күченгәч, 116нчы лицейда эшли башладым. Рус телле укучыларга татар теле укытам. Миндә укыган укучылар татар теленнән баш тартмады – туган теле булмаса да барысы да татар телен сайлады.
– Укыту тәҗрибәгез зур. Методикагыз нәрсәгә нигезләнгән?
– Рус балаларына дәресләрне уеннар аша үткәрәм. Алар дәрескә грамматика, синтаксис өйрәнергә дип килми. Уеннар, җырлар аша сөйләшергә өйрәнәләр. Үзләренең татар телен өйрәнгәнлекләрен сизми дә калалар. Бу - еллар дәвамында камилләшеп килгән методика. Үземнең эш методикама һәрбер дәреслектән нәрсәдер алдым. Берләштердем. Һәрбер авторның яхшы ягы бар. Дәреслекләр начар, методика начар дип утырырга ярамый. Татар теле укытыр өчен артист та булырга, җырчы да булырга кирәк. Энергияңнең дә ташып торуы шарт. Шул вакытта инде балалар синең дәресләреңә теләп йөри. Эшнең нәтиҗәсе дә була.
– Соңгы вакыттагы үзгәрешләр тел укытуга ничек йогынты ясаячак? Яңа дәреслекләр төзелә...
– Үзем дә шул дәреслекләр эшләү комиссиясендә торам. Без аларны тагын да камилләштереп, укучыларга җиңелләштереп эшлибез. Ләкин әле хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр дә бар. Телне укыту ике генә сәгать калырга мөмкин, диләр. Туган телне ике генә сәгать өйрәнү бик аз булачак. Аеруча туган теле татар телле балаларга. Инглиз телен 3 сәгать өйрәнәчәкләр бит.
– Рус телле балаларга татар теле укытуның үз авырлыклары күп. Соңгы вакытта татар телен укытуны җиңеләйтәләр кебек.
– Әдәбият тә җиңеләя, грамматика да җиңеләя. Авыр өй эше бирмәскә, катлаулы программа белән укытмаска, диләр. Дөрестән дә, чын татар телле балаларга татар телен бирү җитми. Минем бер татар төркемемдә 7 генә бала укый. Берсе шуның татар телен бик яхшы белә, 6сы алай ук яхшы үзләштерми. Шулай булгач, аның берсе белән тагы да көчлерәк шөгыльләнергә кирәк булып чыга.
– Төрле бәйгеләргә укучыларны йөртү, баланың уңышлары күп вакыт укытучыдан тора.
– Уңышларыбыз бик күп. Төрле бәйгеләрдә, шигырь конкурсларында катнашабыз. Спектакльләр куябыз. Ел да район-шәһәр, халыкара бәйгеләрдә урыннар алып киләбез. Мондый иҗади бәйгеләргә өйрәтер өчен укытучы үзе дә сәләтле булырга тиеш. Үзең сөйли белмәсәң, баланы өйрәтеп булмый. Әлбәттә, теләк тә, баланың да сәләтле булуы кирәк. Аюны да биергә өйрәтеп булган кебек, балаларны өйрәтеп була.
– Бәйгенең үзенә кайтыйк әле. Казан шәһәрендә татар теле укытучылары арасындагы бәйгенең беренче этаплары ничек башланды?
– Ноябрьдә үк башланды ул. Башта район, аннан шәһәр турында җиңдем. Укытучыны бар яктан да сыныйлар. Интернет ресурсын тикшерәләр, дәрес укытасың, сыйныф сәгате бирәсең, мастер-класс күрсәтәсең, үз тәҗрибәң турында методик семинарда сөйлисең. Матбугат конференциясендә сорауларга җавап бирәсең. Дәресләреңне башка мәктәп укучылары белән үткәрәсең. Башта Вахитов һәм Идел буе районында 1нче урынны алдым, аннан шәһәрдә беренчелекне яуладым. Җитәрлек тәҗрибә туплагач кына, бәйгедә катнашырга ризалык бирдем. 5-7 ел гына эшләп кенә “Ел укытучысы” булулары белән килешмим. Укытучының тәҗрибәсе булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Молодец
0
0