Шәһри Казан

Тарих катламында серләр бар

Болгар шәһәрчеге үзенә туристларны гына түгел, тарих белгечләрен, археологларны, яшь галимнәрне дә җәлеп итә. 14-20 августта биредә халыкара археологик кыр мәктәбе эшләячәк. Анда Испания, Болгария, Германия, Франция, Польшадан килгән белгечләр дә катнашачак. Тарихчылар, студентларга, яшь галимнәргә кыр семинарлары рәвешендә дәресләр үткәрәчәк, археология буенча лекцияләр укыячак. Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты...

Болгар шәһәрчеге үзенә туристларны гына түгел, тарих белгечләрен, археологларны, яшь галимнәрне дә җәлеп итә. 14-20 августта биредә халыкара археологик кыр мәктәбе эшләячәк. Анда Испания, Болгария, Германия, Франция, Польшадан килгән белгечләр дә катнашачак. Тарихчылар, студентларга, яшь галимнәргә кыр семинарлары рәвешендә дәресләр үткәрәчәк, археология буенча лекцияләр укыячак. Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты директоры Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Болгар киләчәктә яшь галимнәр, тарих белгечләре очрашып аралаша торган урын да булачак.
- Музей-тыюлык археологик объектларны өйрәнүдә заманча алымнар һәм технологияләр куллану мәйданчыгына әверелде. Бу Болгарны популярлаштыру өчен дә мөһим. Шуның өстенә чит ил галимнәре үзләре дә татарларның үткән тарихын тирәнрәк өйрәнергә тели, - ди ул.
Чүлмәкчедән күрмәкче...
Музей-тыюлык территориясендә «Болгар һөнәрчелеге» дип аталган фәнни-практик комплекс та ачылган. Монда туристлар Болгар шәһәрендә яшәүчеләрнең тарихы, мәдәнияте, һөнәре, гомумән, тормыш рәвеше белән якыннан таныша ала. Әлеге максаттан комплекста төсле металларны эшкәртү, тимерче, чүлмәкче, тукыма җитештерүче, пыялачы остаханәләре эшли.
Чүлмәкче Илһам Дияров Чаллыдан ук килгән. Әлеге һөнәр белән ул ун елдан артык шөгыльләнә икән.
- Болгарда чүлмәкчеләр күп булган. Туристлар чүлмәкнең ничек эшләнүен, аның мичтә яндырылуын үз күзләре белән күзәтә ала. Чүлмәкләр, тәлинкәләр, чыпчыклы сыбызгыларны мин Мәскәүдән китерелгән һәм Болгарның үз балчыгыннан эшлим. Аларны балавызга җитен мае кушып ясалган май белән майлыйм. Борынгылар да шулай иткән. Майланган савытлар ялтырап та тора, аннары аларны кулланганнан соң, әйтик, чәй эчкәннән яки суын бушатканнан соң юеш калмый, чәй куныгы да утырмый. Савытларның формаларын китаплардан, музейдагы экспонатлардан күреп эшлим, - ди чүлмәкче.
Айрат Ситдыйков сүз­ләренчә, комплексның бер өлеше булган һөнәрчеләр мәктәбе Казан федераль университеты белән Татарстанның Фәннәр академиясенең фәнни укыту-өйрәнү программаларын уздыру, төрле дәресләр, конференцияләр оештыру үзәге дә булып тора.
- Дәресләрдә торгызылган борынгы технологияләр нигезендә фәнни тәҗрибәләр үткәрелә, - ди ул.
Комплекс территориясендә борынгы чор үрнәге буенча киез өй дә торгызып куйганнар. Аның эчендә борынгы әби-бабаларыбыз кулланган өй җиһазларын, инвентарьларын күреп була.
Безнең тарих
Болгарда археологик тикшеренүләр әле дә дәвам итә. Хәзерге вакытта анда унга якын урын өйрәнелә. Аларның иң зурысы - XIV гасыр урталарына караган зур таш базар. Гомуми мәйданы кырыкка кырык метрлы (чагыштыру өчен: Болгардагы җәмигъ мәчете 34кә 36 метр) әлеге базарның өсте ябулы булган. Нигезе ак таштан, диварлары кызыл кирпечтән эшләнгән. Кызганычка, бүген аның кайбер урыннарда нигезе генә сакланып калган.
- Аңа карамастан, базар эчендә аның тормышы белән бәйле булган әйбер калдыклары сак­лана. Алар арасында без төрле илләрдән китерелгән товарлар, мондагы һөнәрчеләр җитештергән әйбер калдыкларын табабыз. Базар эчендә кечерәк кибетләр урнашкан. Аларның һәрберсенең үз хуҗасы булган. Урыны да мәчеткә якын. Бу аның шәһәр тормышындагы әһәмиятен күрсәтә. Базарның тышкы ягында һөнәрчеләр остаханәләре булган. Пыялачы остаханәсе урынында төрле төстәге беләзекләр, йөзекләр табылды. Алар ярдәмендә без Болгар чорындагы пыяла җитештерү технологияләрен, аларның ниндирәк дәрәҗәгә җиткәнен белә алабыз, - ди Айрат Ситдыйков.
Археологлар базар урынында X гасыр катламнарына да чыкканнар.
- Бу - Ибн Фадлан вакыты. Базарга кадәр монда кешеләр яшәгән, бәләкәй генә йортлар булган. Өч ел элек шушы урында көмештән эшләнгән, Болгарда сугылган акча табылды. Биш килограммга якын көмештән хәзинә дә таптык. Казу эшләре барышында төрле чикләвек, орлыкларга да тап булабыз. Алар аша Болгар кешеләренең нәрсә белән туклануын, чикләвекләрнең кай тарафлардан китерелүен, кайсы илләр белән сәүдә элемтәләре урнаштыруын, нинди культуралар игүен беләбез. Болар безгә фәнни яктан бай материал бирә, - ди тарихчы.
Базар урыны 1989 елда ук өйрәнелә башлаган. Материал күп булгач, аны кисәкләп-кисәкләп кенә өйрәнәләр. Бүгенге көнгә дүрттән өч өлешен өйрәнеп бетергәннәр инде.
Базардан читтәрәк белгечләр гади кешеләр яшәгән урынга да тап булган. Биредә кечкенә-кечкенә утызлап өй торган. Аларга карап, борынгы Болгар кешеләренең нинди йортларда яшәвен күзалларга була. Болгарның үзәк өлешен генә түгел, шәһәрчек чиген дә өйрәнәләр. Алтын Урда вакытында шәһәрне уратып алган кирмәннең өске җир катлам өлешен күптән түгел генә тикшерә башлаганнар. Аңа кадәр Болгар ныгытмаларын соңгы тапкыр кырык ел элек тикшергәннәр. Болгар шәһәрчегендә археологик казылмалар гына түгел, консервация, реставрация эшләре дә алып барыла.
- Бүген археологик казылмалар Бөтендөнья мирасны саклау конвенциясе буенча консервацияләнә, реставрация ысуллары нигезендә эшләнелә, - ди Айрат Ситдыйков.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: