16+

“Картайдым, дип зарланып диванда ятып булмый”

19 мая 2025, 12:13
703
0
3
Уку өчен 6 минут

Татар көйләрен уйнап Россиянең “алтын гармунчылар” исемлегенә кергән ул.

“Картайдым, дип зарланып диванда ятып булмый”

Татар көйләрен уйнап Россиянең “алтын гармунчылар” исемлегенә кергән ул.

Танылган гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Ринат Мөхетдинов Россиянең кайсы төбәкләрендә генә булмады да, кемнәрне генә таң калдырмады. Халыкара, Россиякүләм конкурсларда ул татар көйләрен уйнап катнаша һәм Гран-прига лаек була. “Татар гармуннары” ансамбленең җитәкчесе, Россиянең “алтын унлыгы”на кергән татар виртуозы бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.  

– Ринат абый, сез 70 яшьтә дә бик көр күңелле, күтәренке рухта. Үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?

– Мин әле үземә 70 яшь тулганга ышанасы да килми. Элек без авылда 40-45 яшьлек абзыйларга бабай дип дәшә идек, бик карт кебек күренәләр иде. Ә үземә җитмеш тулгач күңел ышанып бетми әле. Ничә яшь дип хис итәмдер, белмим инде. Тагын яшәгән кадәр яшәп булмас, ләкин әле эшләнмәгән эшләр күп. Шуңа күрә яшькә карамыйча алга барырга, эштән туктамаска.

– Олыгайган саен башка уйлар да күбрәк керә бит ул. Сез ниләр хакында уйлыйсыз?

– Күңелдә төрле уйлар бар инде ул. Кемдер үзеннән соң балаларына байлык калдыра. Ә мин нәрсә калдырам, дим. Мин бу тормышта үземнән соң калдырырлык байлык туплый алмадым. Әй, киләсе тормышта баермын әле дип юатам үземне. Кемгә нәрсә бирелгән инде. Ә мин Башкортстанда туып, Уфада укып, Татарстанга килеп төпләндем. Биредә татар сәнгатен, мәдәниятен үстерүгә үз өлешемне кертә алдым. Миннән соң да яшь буын эшемне, мирасымны  дәвам итсә, профессиональ дәрәҗәдә уйнарга омтылса, минем иҗатым, мөгаллимлек эшем юкка чыкмас иде дип уйланам.

– Сез зарланырга яратмыйсыз ахры, авызыгыз гел ерык.

– Мин инде картайдым дип зарланып диванда ятып булмый. Һәр нәрсәдән яхшылык күрүдә хикмәт булырга тиеш. Безнең “Татар гармуннары” ансамблендә быел 90 яшьлеген тутыручы Разый абый Хәмзин бар. Менә ул үрнәк. Берәрсе анда авырта, монда авырта дип зарлана башласа да: “Мальчишка, менә син минем яшькә җитеп кара әле, белерсең”, – ди. Ул җыелышканда да бездән бер сәгать алда килеп көйләрне өйрәнеп, кабатлап утыра. Тормышта менә шундый оптимистлардан үрнәк алып яшим мин. Заманында миңа Рифкать Гомәров, Рәшит Мостафин кебек күренекле кешеләр белән эшләргә туры килде. Менә шундый шәхесләрнең сәнгатькә, моңга гашыйк булуларын күрәсең дә, алардан үрнәк аласың, бу зур бәхет. Язмыш шундый кешеләр белән очраштырмаган булса, милли уен коралларыбызда өйрәтү, әсбаплар булдыру, бәлки башыма да килмәс иде.

– Үзегез дә яшьләргә үрнәк. Күпме балаларны курай, гармуннарда уйнарга өйрәтәсез бит.

– Минем теләгем – милли уен коралларында уйнауны мөмкин булганча профессиональ дәрәҗәгә күтәрү. Белем бирү эшчәнлегем Түбән Кама шәһәрендә башланды. Балаларны да, өлкәннәрне дә өйрәттем. “Яшьлек”, “Нардуган” халык җыр һәм бию ансамбльләрен җитәкләдем. 2010 елда Түбән Кама шәһәрендәге 775 укучы баланы тезеп бастырып курайда уйнаттым. Инде 50 елдан артык мөгаллимлек итәм, иҗат юлыннан атлыйм. Курай, гармунда уйнарга өйрәнү буенча  китапларым да чыкты. Без аны хатыным Наилә белән бергәләп эшләдек. Ул да музыка өлкәсендә белгеч, педагог. Теләге булган кешегә мөмкинлекләр бар. Чыгышлар белән кая гына барсам да беләләр, китапларымны сорыйлар. Казанга күчеп килгәч тә эшемнән туктамадым, бүген дә дәвам итәм. “Татар гармуннары” ансамбленә йөрүче бабайларыбыз әле һаман да парта артына утырып дөрес уйнарга өйрәнә. Күптән түгел егетләр белән тальян гармунда уйнау өчен “Тальян моңнары” дигән кулланма булдырдык. 45 көйне керттек. Тальянның уң ягында бар да дөрес итеп уйный, ә менә сул ягында ничек итеп дөрес уйнарга? Менә шуны өйрәтүче кулланма әсбап ул.

– Ринат абый, балаларны өйрәтәсе авырракмы, өлкәннәрнеме?

– Икесен дә. Балалар тизрәк үзләштерә, истә калдыра. Шул ягы бар. Ә өлкәннәр алар бит инде гомер буе үзләренчә уйнарга өйрәнгән. Дөрес итеп уйнарга өйрәтәсең, ялгыш үзләре ияләшкән юлга керәләр дә китәләр. Кайвакыт, булды бу өйрәттем дип шатланып озатып калам. Икенче көнне шартлатып уйнарлар дип өметләнеп киләм, оныткан булалар. “Кул ияләшкән якка керә дә китә бит,”-диләр. Ничек кенә булмасын, теләк булганда барыбер өйрәтеп була. Мин үзем дә гомер буе өйрәнәм. Шунсыз булмый.

– Ә үзегез гармунда ничек өйрәндегез?

– Без гаиләдә алты бала. Әни укытучы, аны уен коралларында уйнарга педучилищеда өйрәткәннәрдер инде, әти үзе өйрәнгәндер. Искә төшерсәң, кич белән әле электр да юк иде. Безне утыртып куялар да, мандалинада уйныйлар. Ул вакытта гармун юк иде әле. Сәнгатьне ярату гаиләдән киләдер инде. Аннары апаларым мандалинада уйный башлады, без кушылып җырлаганбыз, биегәнбездер инде. Көннәрдән бер көнне әти район үзәгеннән Казан фабрикасында ясалган тальян гармун алып кайтты.  Бәясен әле дә хәтерлим, 12 сум 50 тиен иде. Шунысы кызык, абыйлар гармун өчен талашкан арада ул миңа калды. 5 яшьләр булгандыр. Шулай итеп өйрәндем. Аннары хромкада уйнадым. Бервакыт абый почта аша Тула баянын заказ бирде. Заказ килде, ә түләргә акча юк. 120 сум тора. Бик зур бәя инде. Акча табып алып кайтты. Аннары инде район конкурсларында катнаша башладым. Җиңү яулагач, мине Уфага махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрделәр. Аны шулай ук Илнур Коләхмәтов, Альфред Якшембетов та тәмамлады. Күренекле мәктәп ул, бик күп музыкантлар чыккан.

– Ринат абый, сезнең кулыгызда шулкадәр матур гармун. Каян алдыгыз аны? Читтән караганда да гади генә уен коралы түгел икәнлеге күренеп тора.

– Матур көйләрнең яңгырашы уен коралыннан тора. Әлеге гаҗәеп гармунны миңа Бөтендөнья татар конгрессы бүләк итте. Бу бик сирәк ясала торган 5 тавышлы затлы гармун, ягъни бер төймәгә басканда биш яңгыраш чыга. Ул бик озак ясала. Аны Италиядә ясыйлар. Россиядә дә берничә генә гармун. Татарстанда миндә генә, тагын Башкортстанның Стәрлетамак каласында берәү бар. Аны кулга алгач куясы да килми, гел уйныйсы гына килеп тора.

– Мондый затлы уен коралын бүләк итсеннәр өчен бик үзенчәлекле гармунчы булу кирәк бит инде.

– Әлбәттә. Мин Россиядә уза торган конкурсларда лауреат булып, беренче урыннарны еш кына яуладым. Аннары Россиянең “алтын гармунчылар” исемлегенә кердем. Татарстаннан мондый дәрәҗәгә ирешүче кеше бер мин генә. Бу зур исемне 2022 нче елда узган конкурста яулап алдым. Анда Россиядән  өч мең гармунчы катнашты. Алар арасыннан башта 230 кешене, аннары 11 кешене сайлап алдылар. Ахырда 10 кеше калды. Шуларның берсе мин.

– Жюрины үзегезгә ничек җәлеп итә алдыгыз?

– Мин аларга татар көйләрен уйнадым. Хромкада Салих Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы”н, шулай ук “Вальсы”н башкардым. Татар көйләрен шулай уйнап була микән дип алар шаккатты. Хромка рус халкының үзенә яраклаштырып ясалган уен коралы бит инде ул. Алар аңарда татар көйләрен шулай башкаруны ишетмәгән. Жюрида танылган, профессиональ музыкантлар, Новосибирск шәһәре консерваториясе профессорлары утыра иде. Алар син ике такт уйнауга ук әзерме, түгелме икәнеңне аңлап ала. Конкурска кайдан гына килмәгәннәр иде, Воронеждан да, Владимирдан, Саратовтан, бик күренекле гармунчылар катнашты. Мин алар арасында бердәнбер  мөселман кешесе идем.

– Профессиональ дәрәҗәдә уйнасаң, Россиякүләм конкурсларда да  татар көйләре белән уңышка ирешеп була икән.

– Нишләп булмасын. Мин Кабардин-Балкар республикасының  Нальчик шәһәрендә узган конкурста да катнаштым. Ул милли гармуннарда уйный торган конкурс иде. Анда Кавказ халкы үзләренең гармуннарында гаҗәеп көйләрне башкара, үзләрен бик күтәрәләр. Мин анда да татар көйләре белән катнаштым һәм беренче урынны алдым. Кавказ халкының бәлки бераз кәефе дә төшкәндер инде. Үз моңыңны, үз көеңне, үз уен коралыңны  яратсаң, нәтиҗәсе дә буладыр инде.

– Ә иң яратып уйный торган көегез нинди?

– Ул – “Зөләйха” көе. Гаиләбез көе ул. Әти-әнинең дә яраткан җыры иде. Бергә җыелышканда, апа-абыйлар белән без аны барыбыз бергә  җырлыйбыз. Миңа син уйна, син укыган, диләр. Абыйлар да барыбер кулына гармун ала инде. Апаларның күзләре яшьләнгән була. Таңга кадәр җырлашып утырабыз.

– Ринат абый, хәзер еш кына яшьләр арасында гармунчылар юк, тальян моңнары онытыла дип зарланалар.

– Юк, онытылмый. Хәзер, киресенчә, кызыксынучылар арта гына. Милләтне милләт итә торган нәрсәнең берсе - тел булса, икенчесе - моң, музыка. Алар югалмаса, халык та югалмый. Шуңа күрә безнең бар омтылышыбыз үзебезне саклап калу өчен булырга тиеш. Әлбәттә, эшләр эшләнә. Без зарланырга яратсак та, яхшы үрнәкләрне, хезмәтләрне күрә белергә кирәк. Үзебезнең телебезне, моңыбызны югалтмыйк.

                                                                               Энҗе Шәйхетдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading