“Балачак нурлы булырга, балачак җырлы булырга тиеш “ - дигән шагыйрь. Нинди хак сүзләр.
Ә менә тоташ җырдан гына торган “Балачак” та бар. Менә бишенче тапкыр инде үз канаты астына җырлый белүче, җырларга яратучы 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны җыя торган вокал фестиваль шулай атала. Инде быелгысы юбилейлысына да старт бирелгән. 31 нче мартка кадәр гаризалар һәм видеолар кабул итәргә әзер оештыручылар. 9-10 апрель көннәрендә мәртәбәле гадел жюри иң ихласларын, күңелләре аша уздырып башкара белгәннәрен генә сайлап алачак. Сайлап алынган бу бәхетлеләрне 2-3 майда кызыклы сәяхәтләре, очрашулары, осталык дәресләре белән башкалабыз Казан көтә. Җиңүчеләрне бүләкләнелә торган Гала-концерт 4 майда “Пирамида”да узачак.
Бу хакта оештыручылар "Татар информ" мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә журналистларга сөенә-сөенә сөйләделәр. Башка фестивальләрдән аермалы буларак, монысында физик мөмкинлекләре чикләнгән ләкин талантлары зур булган балалар да катнаша ала. “Шәфкать янәшә” хәйрия фонды ярдәм итәргә әзер.
Фондның директоры һәм гамәлгә куючысы Радик Абдрахманов” Талантсыз балалар булмый, аларның барысына да булышырга гына кирәк”, дигән фикердә. Шул ук сүзләрне Җырчы Әлфия Афзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Афзалова – Нигъмәтҗанова, “Йолдызлык” театр
Жюрида танылган музыкантлар, педагоглар. Ә рәисе 25 еллык педагогик стажы булган җырчы, илебез буенча уза торган иң күп җыр конкурсларының эксперты булган Дина Мигдал.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар