16+

Тинчуринда премьера: ашказанында язва, хатыны да “язва”...

24 марта 2025, 09:32
352
0
2
Уку өчен 5 минут

Бу юлы да театр үзенең иң яраткан темаларының берсенә тукталган. Димәк, тагын туй була!

Тинчуринда премьера: ашказанында язва, хатыны да “язва”...

Бу юлы да театр үзенең иң яраткан темаларының берсенә тукталган. Димәк, тагын туй була!

Тинчурин театры бу сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә. Тинчурин театрында көн аралаш диярлек туй уйнатып торалар. Кияүләр турында гына да репертуарда өч спектакль бар: “Кияү урлау”, “Кияүләр”, “Назлы кияү”. Ә “Ай, былбылым” спектаклендә хәтта картлар йортында туй булды. Кыскасы, туй турында чираттагы спектакль¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬ – “Стоп, кода! Туй була!”.

Сюжет
Тәмам аерылышыр чиккә җиткән ике гаилә балаларының туйларына әзерләнә. Тик яшьләр бу хакта берни дә белми. Айсылу, кызы һәм булачак “кияве” исеменнән, телеграммалар суга. Имеш, кызы Рушания авырлы. Сәбәбе дә җитди – кияүнең кесәсе калын. Айнур 300 мең долларлык грант откан икән. Яшьләр әти-әниләренең теләкләренә буйсынырмы, әллә үз сүзләрендә торырмы? Нәрсә кыйммәтрәк: эчкерсез мәхәббәтме әллә миллионнармы?

Наил Гаетбай әсәре 25 ел элек язылган. Режиссер Зөфәр Харисов, драматургның пьесалар җыентыгын өйрәнеп чыккач, нәкъ шушы әсәргә тукталган. Дөрес, хәзер телеграммалар чоры түгел инде. Әмма типик геройларның “яраклылык вакыты” юк. Спектакльдә дүрт пар арасында булган мөнәсәбәтләр бәян ителә: Айсылу-Хәмит, Камил-Хәлимә, Гөлбикә-Гыйльфан, Айнур-Рушания. Бу спектакльне ир белән хатын-кызлар арасында мөнәсәбәтләр энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Һичшиксез, кемдер үзен, йә дус-туганын таныячак. 

Айсылу-Хәмит = кәмит!
Айсылу кебек баланың тормышы өчен “борчылып” аның язмышын хәл итәргә тырышучы ханымнар аз түгел. Беркемнең фикерен дә белешеп тормаган, барысын үзе хәл иткән. Ире дә, кызы да туйга каршы чыкса да, Айсылу үз сүзендә тора. Заман телендә сөйләшсәк, чын “манипулятор”. Зарланып, гаепләп, кычкырып, бар гаиләсен үз көенә биетә. Кешенең нерв кылларында уйнау табигатьтән бирелгән сәләттер ул. Ире Хәмит тә әкәмәт кызык герой. Ул хәрбиләр турында бөтен стереотипларны үзенә җыйган. Подполковник Хәмит кызының туе булуын белә торып командирының юбилеена җыена. Командиры: “Үз хатынына баш була алмаган ир – ир түгел”, – дигән фикердә булгач, аерылышкан хатынын да мәҗлескә алып барырга риза. Айсылу кирелеген күрсәткәч, аптырап тормый Хәмит – мәдәният йортында яшәүче Гөлбикә белән килешә. Хәмитнең дөньясында беренче урында эш, погоннар. Гомумән, Айсылу-Хәмит парында һәркемнең үз туксаны туксан. Хәмитнең “подожди, подожди, подожди” дип әйтүләре дә Айсылуны тыеп тота алмый. Хәмиткә “бәхет елмайган” инде: ашказанында язва, хатыны да “язва”. Бу гаиләдә Рушания кебек ипле бала тууы – үзе могҗиза. Әти белән кыз мөнәсәбәтләре генә сөендерде. Хәмит белән Рушания арасында эчкерсез, җылы хисләр. 

Камил-Хәлимә = кер минем хәлемә
Камил белән Хәлимә гаиләсе күпләрнең тормышы белән аваздаш булыр, мөгаен. Монда ир – баш, ә хатын – хатын. “Балалы гаиләләр аерылышмый. Аларның кирәкмәгән юк-бар белән башларын катырырга вакыт калмый”, - ди Камил. Ә бит үзенең гаиләсе дә таркала. Камил улы Айнурның башка һөнәр сайларга теләвен кабул итми. Хатынын көнчелеге белән буа. Бу гаиләдә исә, әни белән ул мөнәсәбәтләре җылырак. Хәлимә улының иҗат белән мавыкканын белсә дә, каршы килми. 

Гөлбикә-Гыйльфан = ураган
Гөлбикә белән Айсылу бер камырдан ясалган. Гөлбикәнең сүзе – боерык. Сантехник булып йөрүче хыялый ире Гыйльфанны үрле-кырлы сикертә. Каршы әйтә алмаучы ирен якасыннан гына тотып йөртә, ә үзенә ярдәм кирәк булгач, Камил жизнисе янында былбыл кебек сайрый. Оста! Гыйльфан кебекләргә үз Гөлбикәсе кирәк инде. 

Айнур-Рушания = бәхетле гаилә
Айнур да, Рушания дә холыклары буенча бер-берсенә охшаш. Икесе дә әти-әнисенең сүзенә каршы тора алмыйлар. Аларның мөнәсәбәтләрендә самимилек бар. Айнур белән Рушания бергәләшеп, бер-берсендә терәк табып, кыенлыкларны җиңеп чыгалар. Дөрес, хәзерге яшьләрнең мөнәсәбәтләре бу геройларныкына караганда катлаулырак. Яшьләр дә гел әти-әни сүзен тыңлап тормый. Ә бит кайвакыт тыңларга да кирәк. 

Хәлимә-Гөлбикә – туганнар, Гыйльфан-Айсылу – туганнар. Ә Айнур белән Рушания – группадашлар. Дөнья шундый түгәрәк инде. Бу спектакль нәрсә беләндер төрек сериалларына да охшап калды. Аларны тыю турында инициатива Дәүләт Думасына ук барып җиткән. Имеш, демография шул сәбәпле аксый икән. Борчылмагыз, җәмәгать. Бу спектакльне карагач, безнең тормыш та сериаллардан ким түгел дигән нәтиҗәгә киләчәксез. Тормышчан комедия һәркемне гаилә мөнәсәбәтләре турында уйланырга этәрә. Парларның аерылышу чигенә җитүе бер-берсен ишетмәү, юл куерга теләмәү, хөрмәт булмауга бәйле. Кемдер буйсына, ә кемдер буйсындыра. Нәтиҗәдә гаиләләрне балалар саклап кала. Аерылышканнар ятимнәрне үз куеннына сыендыра, ә яшьләр үзләре бала таба. Тик гаилә язмышы балалар кулында түгел. Балаларны түгел, үзебезне тәрбиялик. 

Спектакльдән цитаталар:
“Бөтен дөнья алдауга корылган”
“Бергә йөрү, үбешү әле бернәрсәне дә аңлатмый”
“Кешенең яшәү рәвеше – бала”

Уйнаган героең турында ни уйлыйсың?
Зөлфия Вәлиева (Айсылу роле):
Мин дә Айсылу кебек яшьтә. Әлбәттә, нинди генә тискәре образ булса да, аны акларга кирәк. Ул хатынны да аңлап була. Гомер буе мул, булдыклы тормышта яшәргә телгән, күрәсең, шуңа күрә кызының язмышы өчен бик борчыла. “Балам тормышның рәхәтен күреп яшәсен”, – дип тырыша. Миңа Айсылу бик ошый, холкыма капма-каршы булса да, аны рәхәтләнеп уйныйм. Байлыктан башны югалтып, кешене алдап йөрмим. Әмма мин дә балаларыма бәхетле тормыш телим. Айсылу кебекләр гади тормышта да күп, аларны аңлап була. 

Гөлназ Нәүмәтова (Гөлбикә роле): Гөлбикә белән холыкларыбызда охшашлык юк диярлек. Әйе, кызулык бар инде, әмма героиням – ураган. Шулай да без икебез дә эш дип янып йөрибез. Шәхси тормышыбызны карамыйча, баш-аяк белән эшкә кереп киткән кешеләр. Гөлбикәнең балалары юк. Минем улым бар, шөкер. Аны игътибарсыз калдырмыйм дип әйтмим, тырышам. Гөлбикә ирен дә ир дип күрми, ә баласы итеп кабул итә. 

Харис Хөснетдинов (Хәмит роле): Минем героем белән охшаш якларым юк. Тормыш иптәше белән өйләнешкәнгә 27 ел, минем алай гаиләне ташлап чыгып киткән юк, Аллаһ сакласын. Хәмит, бәлки, хатынының холкы йомшаграк булса, ирен ихтирам итсә чыгып та китмәс иде... Шундый әйтем бар: “Ирне ир иткәндә хатын, юк иткәндә хатын”. Гаиләдә ир – баш , хатын муен дисәләр дә күп әйбер хатын-кыздан тора. Минем герой хәрби кеше закон буенча яши, тик шулай да характеры йомшаграк кеше. Ялгышканмын, охшашлыклар бар икән.

Лилия Мәхмүтова (Хәлимә роле): Әти-әниләр гел гастрольдә булды, берникадәр ялгызлык тоеп үстем, шуңа үземнең балама, инде үссә дә, ярдәм итәсе килеп тора. Хәлимә дә улын бик ярата, әтисе авыр сүз әйтмәсен дип баласының серен саклый. Әмма мин аның кебек баш иеп йөрмим. Гаиләдә мин – муен. Аллаһка шөкер, без Ренат белән бик бердәм. Баланы ачуланганда да икәүләшеп ачуландык. Тәрбия бер булырга тиеш. Бу спектакль, дөресен әйткәндә, минем турында. “Театр” дип үзем дә бер бала белән калдым. Театрга соң килдем, ул вакытта эшлисе килде. Ренат спектакльдә әйткәнчә: “Бала берәү генә”. Яшьләргә гел: “эш дип бер бала белән генә калмагыз”, – дим. Бу дөньяда алыштырып булмаслык кешеләр юк. Театр, кем генә китсә дә, үз эшен туктатмый.

Фотолар: Тинчурин театры

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading