16+

Мәдинә Гайнуллина: «Күкрәк сөтем күлмәгемнең кендек өлешенә кадәр агып төшкәнен күреп еладым...»

01 апреля 2025, 15:56
2910
0
0
Уку өчен 3 минут

Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина үзе белән булган кызыклы хәл турында искә алды.

Мәдинә Гайнуллина: «Күкрәк сөтем күлмәгемнең кендек өлешенә кадәр агып төшкәнен күреп еладым...»

Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина үзе белән булган кызыклы хәл турында искә алды.

1 апрель көнне ул да алданган икән. Бу хакта Мәдинә социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде 
– Дуслар! Бүген көлке көне, озак уйлап йөрдем мин бу хәлне языйм микән, язмыйм микән дип. Язарга уйладым... Гыйбрәт өчен...
2004 ел... Герцен урамында элек аристларның тулай торагы бар иде, шунда торган чак. Кияүгә чыгып беренче баламны таптым. Шул елны тулай торакны ишеп, артистларны фатирларга күчерәбез дигән сүз чыкты, тик тулай торакта пропискада булганнарны гына. Мин пропискада гаиләм белән кайнана фатирында идем. Димәк миңа эләкмиячәк. Шул ыгы-зыгы вакытының бер көне иде. Мин бала йоклаган арада, тулай торакның ишек алдына бала керләрен эләргә чыктым.
- Сәлам, Мәйнүш! - дип эндәштеләр. Миңа шулай итеп, яратып коллегаларымның берсе эндәшә. Коллегам тормышта бик шаян кеше, эче тулы зар булса да, бөтен тәне, җаны белән елмаючан җан ул. Шунда ул миңа: – Мәйнүш, сине театрга чакырдылар. Срочно. Кер элеп йөрисең, паспортыңны ал да, дуй давай, директор чакыртты.

Рәхмәт әйтеп, йөгереп өйгә кереп киттем. Шатлыгым, эчемә сыймый! «Директор декреттагы эшчесен болай гына чакырмас, димәк моның бер фәтүәсе бар, пропискага кертәләр, әнә бит паспортыңны ал, диде. Аллага шөкер!» - ди уйларым. Баламны күршегә калдырып, аннан-моннан гына киендем дә "чаптым театрга паспортны тиз генә алдым да мин, и чабам мин, и чабам, ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам! Театрга җиттем бервакыт.  Килеп кердем, вахтада утыручы апа:
- Бүген директор күренмәде, бүген бит ял көне! – ди.
- Ничек? – мин әйтәм, – мине чакырткан бит ул. Килергә кушкан! – дим.
- И, кызым, – ди, – сине алдамаганнар микән бүген. 1 апрель бит! – ди.
Минем башыма чүкеч белән суккан кебек булды. Шул вакыт айнып, беренче апрель икәненә төшендем. Декрет ялында утырган анага 1 апрель ни дә, 8март ни?

Урамга чыгып, башта аңлашмыйча басып тордым. Аннан балам елыйдыр дип, йөгерә йөгерә кайтып киттем. Юл буе елап кайттым, троллейбуска да утыра алмадым, күңел халәтем- троллейбуста утырып кайта торган түгел иде. 

Еладым, башта минем өметләрем чәлпәрәмә килүен белеп, аннан алданганлык гарьлеге өстәлде, аннан ни өчен бу капкынга нәкъ менә мин эләктем дип, аннан бүгенге көннең ничәнче число булуын да белмәгәнлегем өчен үз-үземне битәрләвем, аннан йөгерә-йөгерә күкрәк сөтем күлмәгемнең кендек өлешенә кадәр агып төшкәнен күреп еладым... 5 тукталышны бертуктаусыз йөгереп кайттым. Әле ярый җәяү кайттым, кайтканда инде мин хәйран гына тынычланган идем. Шушы хәлдән соң нәкъ 3 көн сөтем булмады... Әлбәттә, монда гаепле кеше юк, коллегам да искиткеч яхшы кеше. Бары тик шулай язган булган, тик нигәдер уеннан уймак чыкты! Хәзер генә шушы хәлне елмаеп искә алам, шушы көннәрдә генә коллегама искә төшердем: "Театрга кадәр бардым бит, хәтерлисеңме?" – дим. Шаян кеше нәрсә дип җавап бирсен инде: "Бармаска идең!" – диде дә, шаркылдап көлде наяным. Бала тапкач бит бик эмоциональ дә буласың, хәзер, әлбәттә, реакциям андый булмас иде. Тормыш яхшы тәрбияләде. Рәхмәт аңа! Чыныктырды! - дип яза Мәдинә Гайнуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading