Сораштырулар күрсәткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты имтиханнардан курка.
Нерв күзәнәкләренә “эш” арту сәбәпле, укучылар артык ярсучан, хисчән, ә кайчак тупас һәм агрессивка әйләнә. Юк нәрсә аркасында да тавыш чыгарырга мөмкиннәр яки үз-үзләренә бикләнәләр, хәтта гади эшләрне дә башкара алмый торган итеп хис итәләр.
Артык борчылу хәтерне, игътибарны, уйлау сәләтен киметә, фикерләр бутала башлый. Стресс вакытында хәтер фрагментларының эшләве бозыла, һәм кирәк вакытта баш мие мәгълүмат бирүдән туктый. Җавап биргәндә баланың сүз байлыгы “бетеп китә” яки тупас җавап бирә. Мондый вакытта хәтта уку алдынгысы да имтиханны бирми калырга мөмкин. Моннан тыш, стресс эмоциональ януга китерә, аның аркасында бала еш кына алга таба хәрәкәт итү мотивациясен югалта, кайчак хәтта югары уку йортына керүдән баш тарта.
Имтиханнар алдыннан белемнәрдәге бушлыкларны тутырырга соң инде. Чыгарылыш укучысына үзенең белемен максималь рәвештә күрсәтү мөһим. Моның өчен ул тыныч, җыйнак, үз-үзенә ышанган булырга тиеш. Әлбәттә бу эштә аңа әти-әнисе ярдәм итү таләп ителә.
Белгечләр фикеренчә, имтиханнарга әзерләнгәндә интервал саклау кагыйдәсен онытмаска кирәк. Баланы дәреслекләр өстендә утырырга мәҗбүр итмәгез. Материалга игътибар озаграк булган саен, баш мие мәгълүматны шулкадәр начаррак кабул итә. Баш мие нейроннары актив булу өчен, югары сыйныф укучыларына һәр 40 минут саен 16 минутлык тәнәфес ясарга киңәш ителә. Башлангыч мәктәп укучылары 20 минутлык эштән соң 15 минут ял итәргә тиеш.
Активлык өстәгез. Физик яктан актив булмаганда, баш мие начаррак эшли башлый. Шуңа күрә һавада көненә 5-10 мең адым атлау эмоциональ януны кисәтү булып хезмәт итәчәк. Физик активлыкны укыту процессына да кертергә мөмкин. Мәсәлән, материалны баланслау платформасында басып өйрәнү - яхшы нейропсихологик техника санала. Бу истә калдыруны яхшырта.
Баланы ауторегуляция ысулларына өйрәтегез. Медитация һәм музыка тыңлау (балалар өчен Моцарт симфонияләре аеруча файдалы) ачу килү, борчылу, сагыш, паника белән идарә итәргә ярдәм итә, укуга омтылышны яхшырта, эчке киеренкелекне киметә.
Гаилә эчендә элемтә саклагыз. Баладан күп әйбер таләп итмәгез, аны бары яратыгыз. Шул чагында сез балага таяныч булырсыз. Көндәлек кичке сөйләшүләр, балалар өчен мөһим темалар турында фикер алышулар, уртак кичке ашлар һәм чараларга барулар, уртак хоббилар гаиләне берләштерәчәк.
Креатив һәм сыгылмалы фикерләү ысулын үстерегез. Кайвакыт баш эшләмәгәндә, креативлык һәм тапкырлык ярдәм итә. Менталь киртәләрне бетерү өчен, баланы көн саен ниндидер яңалык эшләргә: яңа ризыклар татып карарга, йөрер өчен яңа маршрутлар эзләргә, гадәти булмаган жанрдагы фильмнар һәм китаплар карарга һәм укырга өйрәтегез. Көтелмәгән сораулар бирегез: мәсәлән, билгеле бер төс яки аваз нәрсә белән ассоциацияләнүе хакында сорагыз.
Уңышсыз имтихан – ул, әлбәттә, проблема, ләкин тормыш аның белән бетми. Тормышта барысын да төзәтергә мөмкин, ә менә баланың кахшаган психикасын сәламәтләндерү күпкә катлаулырак булуын истән чыгармагыз.
Психологлар имтихан бирүче укучыларга әйтергә ярамый торган җөмләләр исемлеген төзегән.
1.“Әгәр имтиханны тапшырмасаң, урам себерерсең, идән юучы булып эшләрсең!Моның урынына балага үзегезнең ярдәмегезне тәкъдим итегез, проблеманың чишелеш юлларын бергәләп эзләгез.
2.“Дулкынланма, бөтен кеше дә моның аша үткән. Син беренче дә, соңгысы да түгел”. Үсмернең кишерешләрен хөрмәт итегез.
3.“Әнә, фәләнгә кара...”. Балагызны башкалар белән чагыштырмагыз. Бу бала өчен стрессны арттыруы гына бар.
Айсылу Хәсәнова әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар