Җир йөзендәге һәрбер агач җирдән яшәргә көч алган кебек, кешегә нәсел тамырлары яшәү бирә. Ә бу тамырлар туган туфракка, туган авылга , туган йортка барып тоташа.
Нәсел агачыбыз кырымасын
Бабалардан үрнәк алыйк без.
Туасы яшь буыннар өчен
Тарих битләрендә калыйк без.
Исәнмесез, мин сезгә “Мөлековлар нәселе” шәҗәрәсен тәкъдим итәм.
Җир йөзендәге һәрбер агач җирдән яшәргә көч алган кебек, кешегә нәсел тамырлары яшәү бирә. Ә бу тамырлар туган туфракка, туган авылга , туган йортка барып тоташа.
Туган җир, туган туфрак, туган нигез... – Бу төшенчәләр һәркем өчен өчен изге һәм кадерле .
“Әгәр сине искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”-дигәннәр борынгылар.
Эчтәлекле китап- ул нәсел шәҗәрәсе. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр нәселеңне белу, нәсел шәҗәрәңне кәгазьгә теркәу гадәте булган. “Шәҗәрә” гарәпчәдән “агач” дигән суз. Минем шәҗәрәм “Мөлековлар нәселеннән” башлангыч ала. Ә әби-бабам нигезе- ул Буа районнын “кишер” Аксу авылында.
Авылыбызны халык телендә “Кишер Аксуы” дип йөртәләр. Чөнки Авыл халкы гомер-гомергә кишер чәчә, кишер игә. Бу әби-бабайлардан килгән борынгы гадәт(кәсеп). Өй артындагы зур бәрәнге бакчасына кишер орлыгын авызга алып , өреп чәчәләр! Аксу халкы үстерә торган кишер орлыгын, башта Кытайдан ук кайтартканнар.
Нәкъ авылның урта урамында Мөлековлар йорты тора. Гаилә башлыгы Котдус Мөлеков, минем бабам. 97 яшендә бугендә шул авылда яши. Ул бик бәхетле кеше. Дәү әнием Нурания белән 8 бала тәрбияләп устергәннәр, хәзерге вакытта 46 оныгы, 82 оныкчыгы бар.
Мөлеков Котдус- Бөек Ватан сугышы ветераны.
Дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә... Бу сугышка Гарифулла бабай 4 улын озатып кала. Гаиләдәге барлык ир-егетләр: Дәүләт, Нәбиулла, Малик, Котдус сугышка китәләр. Дәү әтием 83нче Артиллерия полкында Латвияне коткаруда катнаша. Сугыштан бабайның 3 улы кайта, ә 4нчесенә бабай (хәбәрсез югалган дип) хат ала, бу хәбәргә Гарифулла бабай бик кайгыра. Шул ук төнне ул төш курә. Төшендә “3 ат ишек алдында, ә бер ат ишек алдына керә алмыйча, урамда чабып йөри”. Бабай : ”4нче улым да исән бит!”- диеп шатланып уяна. Соңнан 4 нче улы- Нәбиулла сугыштан исән-сау кайта.
Котдус бабай Бөек Җиңүне Вильнус шәһәрендә каршы ала. 1951 елда күкрәге тулы орден ,медальләр белән ,дәү әтиебез туган авылына кайта. Сугыштан кайткач ул үзенең яраткан кызы Нураниягә өйләнә.
Безнен укытучылык династиябез Гарифулла бабайдан башлангыч ала. Гарифулла Бабай авылның мулласы була. Ул авылда шәкертләр укыта.
Котдус бабайның 4 кызы-уллары, оныклары,оныкчыклары да укытучы һөнәрен сайлый. Бугенге көндә “Мөлековлар укытучылар династиясе”нең стажы 400ел. Минем әнием 45 ел укытучы булып эшләде. Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган.
Хәзерге вакытта, династиянең дәвамчылары: үзем (33 ел 82нче мәктәптә укытам) һәм 2 улым. Олы улым укытучы һөнәрен сайлады, кече улым да шушы юлны сайлар дип өметләнәм.
Сезнең алдыгызда Мөлековлар нәселенең укытучылар династиясенең шәҗәрәсе. Безнең гомуми стажыбыз- 400 ел. Безнен арабызда 6 мәктәп директоры, 5 директор урынбасары, 30 укытучы бар. Безнең төп максатыбыз- Балаларга белем бирү, милләтебезгә, илебезгә файдалы кешеләр тәрбияләү.
Бәдретдинова Назлыгөл Масхутовна, Казан шәһәре Идел буе районы 82 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар