16+

Укытучыны акча белән генә мәктәпкә җәлеп итеп һәм анда тотып калып булырмы?

Татарстанда 2 меңгә якын укытучы, 1 мең тирәсе тәрбияче җитми. Зур яңалык түгел, билгеле – елын-елга бу сан үзгәрешсез кала, диярлек.

Укытучыны акча белән генә мәктәпкә җәлеп итеп һәм анда тотып калып булырмы?

Татарстанда 2 меңгә якын укытучы, 1 мең тирәсе тәрбияче җитми. Зур яңалык түгел, билгеле – елын-елга бу сан үзгәрешсез кала, диярлек.

Педагогик уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр мәктәпкә барырга ашкынып тормый, укытырга килгәннәрнең дә күпчелеге 1-2 ел эшли дә китеп бара...

Илебездә кадрларны мәктәпкә җәлеп итүнең төрле ысулларын кулланып карыйлар. Күпсанлы программалар гамәлгә кертелә – яшь укытучыларга өстәмәләр, грантлар, авылга кайтып төпләнүчеләрне торак белән тәэмин итү... Әмма проблема үз урынында кала. Күптән түгел чираттагы тәкъдим яңгырады: Дәүләт Думасында 10 елдан артык эшләгән укытучыларга 1 млн сум күләмендәге сертификатлар кертергә кирәк, янәсе. Вице-спикер Борис Чернышов Хөкүмәт башлыгы урынбасары Татьяна Голиковага «Укытучылар капиталы» дип аталган федераль программа булдыру мөрәҗәгате белән чыкты.

Әлеге инициатива нигезендә дәүләт яки муниципаль мәктәпләрдә тулы ставкага 10 елдан да ким булмаган вакыт эшләгән укытучыларга 1 миллион сумлык сертификат биреләчәк. Бу акчаларны ипотека кредитын, ипотека буенча беренчел кертемне түләү, укытучыларга яки аларның балаларына белем бирү, шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен кулланырга мөмкин булачак. Чернышов фикеренчә, «Укытучылар капиталы» мәктәпләргә яшь белгечләрне җәлеп итәчәк һәм тәҗрибәле педагогларның китүен киметәчәк. 
Бу тәкъдимнең тормышка ашуы мөмкинме? Укытучыны акча белән генә мәктәпкә җәлеп итеп һәм анда тотып калып булырмы икән соң?

Илгиз Халиков, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры:


- Бу бик урынлы һәм вакытлы тәкъдим. Соңгы елларда укытучыларда кытлык кичерәбез. Бу хәл барлык төбәкләрдә күзәтелә. Аеруча төгәл фәннәр буенча кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Мондый инициативалар яшь белгечләрнең укытучы һөнәренә тартылуында зур адым һәм көчле мотивация булачак. Иң мөһиме, ул акча күләме ел саен индексация узсын иде.

Гөлнара Латифуллина, Сарман районының Җәлил 1нче урта мәктәбе директоры:


- Бу тәкъдим, әлбәттә, бик кызыклы. Әмма 10 елдан артык эшләгән һәрбер укытучыга 1 млн сум – бу бик зур сумма. Мин моны тормышка ашар дип уйламыйм. Чөнки безнең районны, үз мәктәбебезне генә алсак та, 10 елдан артык хезмәт куйган укытучылар бик күп. Күпчелеге шушы категориягә керә.
Әмма әлеге ярдәм төре була калса, безнең өчен бу зур сөенеч булыр иде. Акча, билгеле, беркайчан да комачауламый. Бүген дә укытучыларга матди ярдәм төрләре каралган үзе, әмма аларның барысы да конкурс нигезендә, һәрбер белгеч аннан файдалана алмый. Шуңа күрә укытучының матди хәлен төрле программалар ярдәмендә яхшырту түгел, ә окладларны арттыру кирәк дип уйлыйм. Бүген укытучы 1 ставкада атнасына 18 сәгать кенә укыта икән, ул бик түбән хезмәт хакы ала. Ә лаеклы күләмдә акча эшлим дисә, ул ике ставкада эшләргә, үз өстенә сыйныф җитәкчелеге алырга, түгәрәк алып барырга, репетиторлык белән шөгыльләнергә мәҗбүр.
Шул ук вакытта укытучылык эшендә акча беренче урында тора дию дә дөрес булмас иде. Бу һөнәрдә үз эшенә чын-чынлап бирелгән кешеләр генә эшли ала. Әмма яшьләрне җәлеп итү өчен акча факторы да шактый мөһим роль уйный, билгеле.

Эльвира Гиздатуллина, Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор мәктәп-интернатында югары квалификацияле инглиз теле укытучысы:


- Мин үзем педагогик белем алып, үз вакытында нефть тармагында эшләүне өстенрәк күргән кеше. Әмма авыл җирендә яшәп, бюджет оешмаларында хезмәт куючы яшь гаиләләрне торак-җир белән тәэмин итү программасы барлыкка килгәч, кире үз һөнәремә кайттым. Авылыбыздагы интернат-мәктәптә педагог-оештыручы булып эшли башладым. Һәм һич кенә дә үкенмәдем. Үз эшемне һәрчак яратып башкардым, бүгенге көндә дә укытучы булып эшләвемне дәвам итәм. Укытучылыкка кайту белән, без тиешле суммада акчаны алып, Яңа Кәшер авылында үзебез йорт салып керә алдык. Димәк, үз мисалым ук укытучы өчен ярдәм программаларының никадәр мөһим икәнен күрсәтә. 

Бүгенге көндә «Укытучы капиталы» турында сүз бара. Минем уйлавымча, бу капитал укытучылар өчен бик кирәк! Чыннан да үз эшен, укучыларын яратып, әти-әниләр белән уртак тел табып, хезмәттәшләре белән бик күп еллар (10 елдан артык) яхшы мөнәсәбәттә булган укытучылар бу «капитал»га бик лаек. Хәзерге көндә укытучы булып эшләү җиңел түгел, ел саен яңа программалар, яңа таләпләр... Шулай булуга карамастан, эшен яраткан укытучы эшләде, эшли һәм эшлиячәк. Бары тик аларның хезмәтен күреп, аңлап, тиешенчә бәяли белергә кирәк. 

Минзилә Хәбибрахманова, Казан шәһәре 21нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


- Бу тәкъдим бик заманча яңгырый, әлбәттә. Ләкин чынга ашуы шик тудыра. Хәтта чынга ашкан очракта да, аның тагын берничә шарты булыр дип уйлыйм. 10 елдан артык эшләүчеләр күп бит. Аннан соң акча вәгъдә итеп кенә укытучыны эшкә җәлеп итеп булмый, дип саныйм. Мәктәпкә үз һөнәрен бик яратып килгән яшьләр дә китә, чөнки хөрмәт юк. Укытучыга булган хөрмәтне торгызырга, төрле кирәкмәс эшләрдән азат итәргә кирәк.

Гөлнара Гатауллина, «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:


- Дәүләттән мондый ярдәм булса, без, укытучылар, тагын да канатланып эшләр идек. Проект тормышка ашса, җәмгыятьтә зур резонанс туачак. Акча бит ул шайтан белән бер. «Нигә 10 ел стажы булганнарга гына бирелә?», «Яңа эшли башлаган укытучыга нигә юк?», «Нигә пенсионерларга бирәләр?» ише сүзләр күп булачак. 
Аннары, әлеге «капитал» укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итәрме соң? Иң дөрес вариант, минемчә, хезмәт хакын арттыру. Минем педагогик стаж – 34 ел. Хезмәт хакы һәрвакыт түбән булды. Хәзер дә 24 сәгатькә 35 мең сум акча алам. Ярый минем ипотека түлисем юк, кредитларым юк, миңа булганы җитә. Ә яшьләр бу акчага яши алмый, монысы – факт.
Безнең буынга хөкүмәттән бернинди өстәмә ярдәм булмады – ана капиталы да, бернинди ташламалар да тимәде. Кайчан да булса лаеклы хезмәт хакы булыр дип өметләнеп яшим. Быел 55 яшемне тутырам инде.

Сөембикә Салихова, Казан шәһәре 39нчы урта мәктәбенең югары категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы:


- 30 еллык хезмәт стажы булган укытучы буларак шуны әйтәсем килә: укытучыга мондый сертификат бирү, әлбәттә, яхшы хәбәр. Берәү өчен дә матди хәлне яхшырту зыянга түгел, бюджет системасында эшләүчеләр моңа бигрәк тә лаек. Кайсы төбәктә эшләвенә карамастан укытучыларга бертөрле түләү булырга тиеш дисәләр дә, бүгенге көндә Мәскәү яки Санкт-Петербург укытучыларының гына хезмәт хаклары югары бит.

Кадрлар мәсьәләсе – бик зур проблема. Яшьләр киләләр дә, бер ел эшләгәннән соң, китеп баралар. Эшләп калучылары бик сирәк. Әлбәттә, хезмәт хакы аларны канәгатьләндерми, мәктәптә эш тә бик күп бит: әти-әниләр белән эшләү, балалар белән уртак тел табу, дәрескә әзерләнү һәм башкалар… Әмма 1 млн акчага өметләнеп, 10 ел мәктәптә калырлармы икән – белмим.

Мин үзем мәктәпне, һөнәремне, баларны яратам. Шуңа күрә, акча түләмәгән елларда да мәктәптән китмәдем, эшләдем. Хәзергене элеккеге еллар белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы, әлбәттә. Бүген бөтен нәрсә бар: матди база, компьютерлар, башка мәгълүмати ярдәм. Әмма тормыш та үзгәрә. Инфляция нәтиҗәсендә кичәге 1000 сум бүген 100 сум кебек кенә, шуларны исәпкә алсаң, укытучының хезмәт хакы барыбер түбән булып кала. Яшь кеше бу акчаны жиңелрәк, җаваплылагы азрак булган эштә дә эшләп алырга мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading