16+

Шигъри юльязма (Лилия Садриева)

Быел әти-әнием безгә зур бүләк ясады. Без гаиләбез белән Оренбург якларына сәяхәткә бардык. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылында булдык. Бөек шәхес турында китаплардан укып белү генә аз икән. Юкка гына "Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең артык» димиләр бит. Бу шигъри бәйләмнәр шул сәяхәт тәэсирендә туды.

Быел әти-әнием безгә зур бүләк ясады. Без гаиләбез белән Оренбург якларына сәяхәткә бардык. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылында булдык. Бөек шәхес турында китаплардан укып белү генә аз икән. Юкка гына "Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең артык» димиләр бит. Бу шигъри бәйләмнәр шул сәяхәт тәэсирендә туды.

Җәлил туган якка чакырам сезне…
Җәлил туган якка чакырам сезне -
Искә алыр өчен батырны.
Туган ягы илһам биргән аңа,
Батыр исемен алар саклыймы?!

Оренбург даласында калган
Яшь шагыйрнең сабый чаклары.
Әйдә, дуслар, сәяхәткә чыгыйк,
Чакыра безне шагыйрь яклары.

Туган авылы буйлап бергә атлыйк,
Эзләп табыйк шагыйрь дусларын.
Белем алган мәктәп биналарын,
Ул яшәгән авыл йортларын.

Сәяхәткә чакырам, сезне дуслар,
Баш ияргә Җәлил ягына.
Ерак юлга чыгар алларыннан
Бер тын калыйк, әйдә, аз гына…


ШИГЬРИ ЮЛЬЯЗМА
Онытырга мөмкин булмаганнар -
Туган илне горур саклаганнар.
Җәлилчеләр батырлыгы һәрчак
Халык хәтерендә калачак.

Җәлил эзләреннән үтәр өчен
Туган якларында булдык без.
Оренбурның иркен далаларын
Күңел күзе белән күрдек без.

Мостафага бардык, уйга калдык,
Нигез урынын табып барладык.
Белем учагын да читләмәдек,
Музеена таба атладык.

Якташлары белән бер сөйләшеп,
Җәлилне без искә төшердек.
Туган якларына барып кайтып,
Күпне күрдек, күпне кичердек.

Туган ягы көчләр биргән аңа
Улым диеп назлап үстергән.
Нәни Муса батыр булыр диеп
Ул чагында әле кем белгән?

Туган якларында булып кайттык,
Күңелләргә күпме нур җыйдык.
Батырлыкның, рухи матурлыкның
Көчен бары без шунда тойдык.

Сәлам сезгә, Җәлил якташлары,
Сәлам сезгә Казан, Иделдән.
Сәяхәтнең матур хатирәсе
Мәңге китмәс безнең күңелдән.

Онытырга мөмкин түгелләрне -
Баш имәгән мәгърүр Җәлилләрне
Зурлап үссен килер буыннар,
Булмасыннар башка сугышлар!!!!

ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАНГАН АКРОШИГЫРЬ

Моңлы җырдай сызылып калды гомрең,
Ут-ялкыннар аша үрләде.
Сокланырлык синең батырлыгың
Алга әйдәп һәрчак дөрләде.

Җырың калды якты маяк булып,
Әйтер васыять булып гомергә.
Лачыннардай күккә ашкындың да,
Исмең калды мәңге күңелдә,
Лаек булып килер буынга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading