...Кайгының ни сүз икәнен
Белмәгән сабый бала
Моңая, сагына күрәсең;
Йөзләре сарылана.
Әттәсе киткән тарафка,
Юлларга карый-карый,
Шәлләргә төренеп суыкта,
Уйланып утыра сабый...
Исән-сау диләр әтисен,
Сугышта йөри диләр...
Хәсән Туфанның бу шигырен укыганда, күз алдыма Тәлгать бабаем килеп баса. Нәкъ аның турында язылган кебек ул миңа. Әтисе сугышка киткәндә,...
...Кайгының ни сүз икәнен
Белмәгән сабый бала
Моңая, сагына күрәсең;
Йөзләре сарылана.
Әттәсе киткән тарафка,
Юлларга карый-карый,
Шәлләргә төренеп суыкта,
Уйланып утыра сабый...
Исән-сау диләр әтисен,
Сугышта йөри диләр...
Хәсән Туфанның бу шигырен укыганда, күз алдыма Тәлгать бабаем килеп баса. Нәкъ аның турында язылган кебек ул миңа. Әтисе сугышка киткәндә, бабайга өч яшь тә тулмаган була. Аны хәтерләми дә ул.
Кәримулла бабай сугыш башланганның икенче көнендә китә. Бакча тырмалап йөргән җиреннән алып китәләр аны. Дусым авыл советы җирлегенә караган Күәмнән Фазылҗанов Газим һәм Дусымнан Кәримулла бабай гына китә ул көнне. Берсеннән-берсе кечкенә ике бала (өченчесе әле туарга да өлгермәгән), авыру кайнанасы белән бергә Рәбига әби аны озатып кала. Дошманның ябырылып, ярсып, шәһәр-авылларны бер-бер артлы җимереп, тар-мар итеп, җир белән тигезләп килгән чорында керә алар сугышка. Сугышка кереп, беренче хатлары килә... Сугышырга корал юк, биш-алты кешегә бер мылтык. Бабайны күпмедер вакыттан разведка отрядына билгелиләр. Бу вакытта ул абыйсы Рәхмәтулла кул астында була.
Тагын хат килә. Хат Тверь өлкәсеннән, Ржев районыннан була. Монысы инде соңгы хат була ... Кәримулла бабайдан хат та, хәбәр дә килми. Рәбига әби өчен тоташ билгесезлек башлана. Алай гынамы, өченче баласы тумаган да килеш окоп казырга җибәрүләр, урманнарда төп чыгарулар, сыер җигеп, урман ташулар, өйгә ягарга утын булмагач, мунчада торулар дисеңме... Никадәр авырлык төшә тылдагы хатын-кызлар җилкәсенә! Ләкин Рәбига әби өчен иң аянычлысы алда була әле. 1942 нче елның җәендә аңа бабайның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр килә. Ышаныч, көтү көч биргәндер аңа тормышын дәвам итәргә, улларын аякка бастырырга. Күпмедер вакыттан соң авылга Кәримулла бабайның үлгән хәбәре дә килеп ирешә. Рәбига әби бу хәбәргә гомере буе ышанмый. "Ул югалырга, үләргә тиешле кеше түгел иде", - дип, үзе үлгәнче бабайны көтә.
Тормышның авырлыгы гаиләдә икенче бала булган Тәлгать бабаемның иңнәренә төшә. Җиде яшеннән, ат җигеп, колхозда эшли башлый. Бабайның ат җигәргә буе җитмәгәнгә, аңа олырак ир-атлар ярдәм итә торган була. Авыру әбигә, өметне өзмәгән әнигә, кечкенә энекәшкә төп терәк була шул ул...
Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә ирләре, балалары сугыштан кайтмаган аналарның, өзелеп көтеп тә әтисез үскән сугыш ятимнәренең яралары нигәдер төзәлми. Тәлгать бабаем әтисе сугыш кырында ятып калган меңләгән ятимнәрнең берсе булып, язмышына үпкәләмичә, тормыштан да зарлана белмичә, барына риза булып, гомер үренә җитеп килә.
...Ә әтисе турында белергә бабаема игелекле кешеләр ярдәме тиде. Аңа Мәскәүдән, "Исток" эзләнү отряды командирыннан хат килде. Хатта бу отрядның 2004нче елның августында, Тверь өлкәсе, Ржев районы, Соломино авылы янында эзләнүләр үткәрүләре һәм анда 359 нчы укчы дивизиясенең солдатлары күмелгән каберлек табылуы хәбәр ителгән иде. Бер солдаттан медальон табыла. Ул бабаемның әтисе Кәримулланыкы була. Медальон эчендә Рәбига әбинең үз куллары белән язылган адрес...
Рәбига әби үзе исән булса, ни әйтер, бу хәбәргә ничек түзәр иде икән? Җитмеш алты яшенә җитеп, бер тапкыр да әтисен күрмәгән, инде үзе өч бала атасы, биш онык бабайсы булган бабаем ниләр уйлады икән?! Аның кичерешләрен үзе бу халәттә булган кеше генә аңлата алыр иде, мөгаен. Командирның чакыру хаты буенча барып, әтисен күмеп кайттылар алар.
...Җиңү бәйрәмнәре тагын гөрләп узар. Ләкин кешеләрнең йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Сугыш беркайчан да кабатланмасын, җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен, туплар атылмасын, бишекләр ватылмасын иде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар