16+

Алинә Даутова: «Ирем беренче очрашуда ук, мин сиңа өйләнәм, диде»

Яшь җырчы Алинә Даутова күптән түгел генә үзеннән алты яшькә олырак егеткә кияүгә чыкты. Туйдан соң Төркиягә барып ял итеп тә кайттылар.

Яшь җырчы Алинә Даутова күптән түгел генә үзеннән алты яшькә олырак егеткә кияүгә чыкты. Туйдан соң Төркиягә барып ял итеп тә кайттылар.

- Алинә, ир хатыны булуың белән котлыйбыз. Очрашып йөргән чактагы мөнәсәбәтләр гаилә мөнәсәбәтләреннән аерыламы?
- Рәхмәт. Кыз чакта йөргән егетеңнең тәртибе, киләчәге, эшкә мөнәсәбәте турында артык уйламыйсың. Ә гаилә коргач, бөтенесе дә мөһим. Иремнең эштә үзен ничек тотуы да, аңа карата мөнәсәбәт тә кызыксындыра мине. Хәзер көнкүреш мәсьәләләре өстенлек итә дисәм дә буладыр. Аермасы шунда. Кияүдә рәхәт! Янымда ышанычлы ирем бар, ныклы терәк.

- Линар белән юллар ничек кисеште?
- Минем башкаруымда «Җуймам микән сабырлыгым» җырын бер якын дустым Линарга тыңлаткан. Аның исә шундук минем белән танышасы килгән. Дустым шалтыратып, Линар белән күрешергә кодалады. Кодалады гына дию дә дөрес булмас, мәҗбүр итте хәтта. Таныштык. Көнгә әллә ничә тапкыр шалтырата, көн саен килә башлады. Беренче очрашуда ук: «Мин сиңа өйләнәм!» - дигәч, әллә бу егет тиле микән, дип уйладым. Күңелем бер дә тартмады. Әмма ничек гашыйк булуымны үзем дә аңламыйча калдым.

- Булачак әти-әниең белән ничек таныштың? Җырчы киленне ничек кабул иттеләр?
- Габделфәт Сафин концертында таныштык. Барыбызга да билет алганнар иде. Беренче күрүдә үк алар миңа исем белән түгел, «наным» дип дәштеләр. Билгеле, җырчы гомере юлда үтә. Әти-әнине дә, Линарны да баштарак бу борчыды.

- Балачакта Биектауга концерт куярга барганда урманнарда адашып йөргәнсең бит әле син! Әмма җырлыйсы килү теләге көчле булгач, концертка өлгергәнсең дип ишеткән идем.
- Әйе, булды андый хәл. Миңа 12 яшь иде. Район мәдәният йортына бер чарага җырларга чакырдылар. Электричка белән үзем генә киттем. Ара да әллә ни ерак түгел инде, әмма Коркачыктан Биектауга барганчы йоклап киткәнмен. Уянып китсәм, Биектау артта калган. Нишләргә? Урамда кыш, машиналар юк, салкын. Үземчә уйлап-исәпләдем дә, урман аша гына кистереп чыгарга булдым. Курку юк, җырлыйсы килү теләге көчле бит! Урманга кереп, карга баттым. Кулымда күлмәк. Бөтен мәктәп мине эзли башлаган. Әни шалтырата, ә урманда минем телефон тотмый. Мәш килеп беттем, тик барыбер юлны табып, йөгереп барып җиттем.

- Син - сәнгать кешесе, ирең - хокук белгече. Эшең сәгатьле түгел. Гаиләдә тавышлар чыкмасмы, бу хакта алдан сөйләшү булдымы?
- Сөйләшү булды. Мине үзгәртергә тырышырга да кирәкми, үзсүзле мин. Иремә дә: «Җырлавыма каршы киләсең икән, сүзгә килеп-талашып яшәмим, борылам да китәм», - дидем.

- Бүгенге көндә кайда торасыз? Үз куышыгыз бармы?
- Әлегә әти-әни белән Ямаширмәдә яшибез. Тиздән Казанга үз фатирыбызга күченәбез. Алар минем өчен чит түгел, беренче күрүдә үк үземнеке итеп кабул иттем. Әле менә ун көнгә Гарәп Әмирлекләренә барып кайттылар, шунда да бик сагындым үзләрен. Икебез дә соңга кадәр эшлибез, ә өйдә кайнар ашлары белән көтеп торучы әни юк.

- Алинә, эшкә ничек йөрисең? Праваң бармы?
- Права алуыма өч ел, «Ниссан Тиана»да йөрим.

Белешмә
Исеме: Даутова Алинә Азат кызы;
Туган җире: Биектау районының Коркачык станциясе;
Туган көне: 1991 елның 27 декабре;
Гаиләсе: әтисе Азат - асфальт заводында, әнисе Сиринә кибеттә эшли. Ире Линар - хокук белгече. Алмаз исемле абыйсы бар;
Белеме: Казан музыка училищесы. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтының өченче курсында белем ала.


Тинчуринда - туй
Театрның яшь актерлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов арасында мәхәббәт дөрләвен ишеткән идегезме? Мөгаен, юктыр. Мөнәсәбәтләрен кешегә сиздереп йөрмәсәләр дә, Артем белән Резедә 20 сентябрьдә гөрләтеп туй итте.

- Артем белән танышканда миңа - 14, аңа 15 яшь иде. Беренче курста укыйбыз. Дүрт ел бергә укыдык, ике ел эшләдек. Артемның игътибар күрсәтүенә ике ел узгач кына җавап бирдем. Ул вакытта башка егетем бар иде чөнки. Әмма тора-бара, мине аңласа, иҗат кешесе генә аңлар, дигән фикергә килдем. Чыннан да, Артем белән күз карашыннан аңлашабыз. Тәкъдимне узган ел ясады. Артем - Мөслим районы Яңа Усы егете. Керәшен булса да, никахка каршы килмәде. Аның әтисе керәшен, әнисе - татар. Узган атнада «Килен токмачы» дигән бәйрәм булды. Аларның йолалары үзгә икән. Үзем өчен бик күп яңалык ачтым, - ди бәхетле Резедә.


Гөлшат Гыймадиева «Чәк-чәк шоу»дан ник киткән?
Бу соравыбызга Гөлшат болай дип җавап бирде:
- Гаиләләр дә аерылыша бит. Өч ел бергә яшәгән «Чәк-чәк» гаиләсеннән аерылып, башка чыктым. Гаилә аерылышса яхшыга түгел инде, диярсез. Аерылышкан һәм яңа гаилә корганнар бәхетлерәк тә була. Әлбәттә, башта кыенрак иде, егетләргә аеруча да авыр булды. Хәзер кадерләп иртән шалтыратып уятучылары юк, эштә тәмләп чәй эчертүләр бетте. Ләкин тормыш дәвам итә бит. Мин хәзер гаилә әгъзасы түгел, мин хәзер - мин! Әле сез сорагач, 98 нче елларны искә төшердем. Чөнки иң беренче татар радиостанциясе «Курай»да 98 нче елда эшли башладым. Эфирга Язгөлем булып чыга идем. Мөстәкыйль алып баручы булу рәхәт. Бәлки тиздән яңа гаиләгә кушылырмын.

Рифат Зарипов та камыт киде
- Узган ел бу вакытта «киләсе елга өйләнәм» дигән уй башта да юк иде. Ходай кушкач, 26 яшемдә 26 сентябрь көнне өйләнеп куйдым. Хатыным Диләрә - Түбән Кама кызы. Бер ел элек минем төркемгә биюче булып килгән иде. Миннән биш яшькә кечкенә. Раил Садриев туйда: «Рифатта яһүд сыйфатлары бар, ике бәйрәмне бергә кушып, акчаны янга калдырырга ярата ул», - диде. Абый белән бер көнне туган бит без. Туй да әнинең туган көненә туры килде. Танылган кешеләр күп иде. Остазым Салават Зәкиевич тә котлап китте, - диде Рифат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading