Илдусны беренче мәртәбә 7 нче сыйныфта укыганда күрдем. Казанга конкурска килеп үзенең моңлы тавышы белән гаҗәпләндергән иде ул. Кечкенәдән туган ягы Чуашстанның Комсомольск районы Урмай авылында «Мишәр» фольклор ансамбленә йөргән малайны остазлары Фәрит Гыйбатдинов бер генә конкурстан да калдырмый ул чакта. Илдус Шәйдуллин сигез яшеннән бирле сәхнәдә. Тормышта да җыр-...
Илдусны беренче мәртәбә 7 нче сыйныфта укыганда күрдем. Казанга конкурска килеп үзенең моңлы тавышы белән гаҗәпләндергән иде ул. Кечкенәдән туган ягы Чуашстанның Комсомольск районы Урмай авылында «Мишәр» фольклор ансамбленә йөргән малайны остазлары Фәрит Гыйбатдинов бер генә конкурстан да калдырмый ул чакта. Илдус Шәйдуллин сигез яшеннән бирле сәхнәдә. Тормышта да җыр- моңны үзенә юлдаш итүе очраклы түгел. Әлеге ансамбльдә йөргән 40 лап егет һәм кыз музыка һәм сәнгать белән бәйле уку йортларын тәмамлый. Илдус Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укып йөргәндә үк ул чакта иң мәртәбәле булган И.Шакиров исемендәге конкурсның лауреаты була. Казахстанда узган «Иртыш моңнары» конкурсында Гран-при яулап кайта. Башкаларын санап бетерерлек түгел. Укуын тәмамлаганнан соң, егет өч ел Татарстан җыр һәм бию ансамблендә, бер ел Хәния Фәрхи төркемендә эшләп ала.
Гаиләдә төпчек бала булганлыктан, ул туган авылы Урмайга кайтып төпләнергә дигән карар кыла. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре укыту белән бергә «Мишәр» фольклор ансамблен җитәкли. Тирә- юньдәге авылларда аларның гастрольләргә килүен көтеп алалар. Быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендәге чыгышларын да тамашачы алкышлап кабул итте. Аларның репертуарындагы «Шома бас», «Аулак өй», «Алмагачлары» хореографик күренешләренә сокланмый мөмкин түгел, авыл җирендә шундый ансамбль булуы сөендерә. Быел әлеге ансамбльнең 25 еллык юбилеен да билгеләп үттеләр.
Әле күптән түгел коллектив Кабардино-Балкариядә үткән «Алтын майдан - Эльбрус» фестивалендә катнашты. Анда Украинадан, Якутиядән, Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор ансамбльләре катнашкан иде. Бу юлы да «Мишәр»ләр беренчелекне бирмәде. Шуның өчен алар май аенда Төркиядә узачак фестивальгә чакыру алып кайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар