Көтмәгәндә-уйламаганда, хат ташучы бандероль калдырып китте. Адресына күз төшергәч аңладым: Мөслимнән, Фоат Садриевтан. Калын гына төргәк. Әлбәттә, яңа китабыдыр инде. Шулай булырга тиеш тә: иҗатына карата әйбәт карашымны әйткәләп, дәртләндереп торам. Фоат та минем язганнарымны ихтирам итәдер дип уйлыйм. Ачтым төргәкне. Өр-яңа китабы: «Бәхетсезләр бәхете». «Казан утлары»нда укып, үзенә: «Шәп...
Көтмәгәндә-уйламаганда, хат ташучы бандероль калдырып китте. Адресына күз төшергәч аңладым: Мөслимнән, Фоат Садриевтан. Калын гына төргәк. Әлбәттә, яңа китабыдыр инде. Шулай булырга тиеш тә: иҗатына карата әйбәт карашымны әйткәләп, дәртләндереп торам. Фоат та минем язганнарымны ихтирам итәдер дип уйлыйм. Ачтым төргәкне. Өр-яңа китабы: «Бәхетсезләр бәхете». «Казан утлары»нда укып, үзенә: «Шәп роман!» - дип мактаган идем. Шуңа җавабыдыр инде. Бик табигый.
Ярар, укыйм автографны. Күз йөртеп чыгу белән төшендем, миңа олуг ихтирамын белдергән: «Татар драматургиясен чиксез биеклекләргә күтәргән олы талант һәм берүзе йөз кешелек эш башкаручы», - дип, мине күкләргә мендергән. Алай ук түгел инде түгелен, без автограф язганда бер-беребезнең күңелен күрү өчен артыгын мактап ташлыйбыз. Иң аз дигәндә, һәрберебез - классик! Алай түгелен дә беләбез - барыбер рәхәт! Фоат та шыттырган анысы, әмма мине драматург итеп таныган. Беләм, танымаучылар да бар. Афәрин, Фоат дус, ниһаять, син мине драматургиядә үз урыныма куйдың. Мин дә әйткән идем: «Синең урының Тукай лауреатлары сафында», - дип...
Үземне шәп драматург тоеп, барлы-юклы борынымны бераз югары күтәреп йөргәндә, берчак сөенечемә күләгә төште. Туктале, нигә ул мине драматург буларак күтәрә? Фактка килгәндә, минем төп жанрым шигърият ич. Ә мине остазым дип тә әйткәләгән Фоат шигъри иҗатым турында ләм-мим. Әһә, аңлашыла, ул минем шигърияттәге илле ел гомеремне юкка чыгара, танымый. Мин аны елга бер булса да искә алып, сагынып йөргән булам...
Туктале, тагын бер укып карыйм әле кайбер кимчелекләренә күз йомып мактаган романындагы автографны...
Күзлегемне киеп, һәр хәрефне якын китереп укыйм. Анда болай язылган иде: «Татар драматургиясен чиксез биеклекләргә күтәргән олы талант һәм берүзе йөз кешелек эш башкаручы Туфан абыйга автордан. Чын яратып, хөрмәт-ихтирам белән - Фоат Садриев».
Күзлегем астындагы катаракталы күзләрем маңгайга менде: нүжәли мине Туфан Миңнуллин белән бутаган?
Бутауларның төрлесен күргәнем дә, ишеткәнем дә бар. Юныс Әминовларны гына искә төшерик. Алар икәү: берсе - министр урынбасары, икенчесе - драматург. Бервакытны Язучылар идарәсенә хат килде. Мәскәүдән. Кайсы Юныс Әминовка бирергә? Икесе дә бер ук вакытта Мәскәүдә укыган. Җибәрәләр хатны Юныс Әминовка. Укый моны ачып... хатыны: «Оныттыңмыни, дорогой, Москвада очрашкан төннәрне? Нигә язмыйсың? Яратып, Алла»... Ике Юныс та: «Юк, бу хат миңа түгел, теге Юныска», - дип чак-чак котыла. Алла сакласын мондый буталудан...
Нишләгән бу Фоат? Фамилиям дә Миңнуллин түгел. Роберт белән бутаса бер хәл. Мондый халәт, гадәттә, бөекләргә хас. Әллә үзен бөек дип уйласыннар өчен юри бутады микән? Әллә инде берәр комедиягә сюжет эзлиме?
Мине элегрәк тагын да бөегрәк Туфан белән бутаганнар иде инде. Хәсән Туфанның үзеннән соң чыккан «Гүзәл гамь» исемле китабында дүрт юллы шигырь кергән:
«Ат карагы»н язганчыга кадәр
Шагыйрь Туфан атын урлаган.
Тик, Миңнуллин бәгърем, җан кисәгем,
Сине карак диеп хурламам.
Бәй, бу бит минем шигырь! Заманында Язучылар оешмасының Фаил Шәфигуллин мөхәррирлегендә чыгарылган менә дигән стена гәзитендә тәкъдим ителгән иде. Ничек ул Хәсән абый шигыре булып китте икән? Минемчә, бөек шагыйребез ул язманы кызык итеп күчереп алган да архивында калдырган. Ә китапны төзүчеләр Туфан шигыре дип тәкъдим иткән.
Уйладым-уйладым да Фоатка үпкәм бетте. Мине дә бөекләр арасында күрергә хыялланып, турысын әйтергә кыенсынып, махсус бутамады микән? Туфанның үзен эзләп табып, сорыйм әле: аңа автографлы китап килгәнме, юкмы? Чылтыраттым.
- Сиңа Мөслимнән берәр бандероль килмәдеме?
Туфан җавабын кыска тотты:
- Фоат сиңа дигән китабын миңа җибәргән...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар