Бу көннәрдә төрки илләр үз йолдызларын сайлый. Инде Әзәрбайҗан, Босна, Герцеговина, Грузия, Молдовия, Иран «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесенә үз кандидатларын тәкъдим итте. Шимбә көнне Татарстанны бар төрки дөньяга танытучы исем дә билгеле булды.
«Төреквидение» - төрки илләр Евровидениесе
Төреквидение бәйгесендә катнашырга теләүчеләр күп булса да, сайлап алу турында бары 21 җырчы чыгыш ясады. Бәйгене туры эфирдан да карап була иде.
Җырчыларның чыгышын Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, ТНВ каналының баш продюсеры Миләүшә Айтуганова, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова, «Төркия тавышы» журналының генераль директоры Хакан Солатер кебек профессиональ хөкемдарлар бәяләде.
Төреквидение Евровидение конкурсы белән охшаш. Монда җырчылар әле бер тапкыр да тамашачы алдында башкармаган, өр-яңа җырлары белән чыгыш ясарга тиеш. Җырның бары тик тере тавыш белән башкарылуы шарт. Ләкин Евровидениедән аермалы буларак, конкурсның алдагы елда кайсы илдә уздырылуын махсус комиссия хәл итәчәк. Бу җиңүче җырчының иле булмаска да мөмкин.
21 сентябрь көнне узган сайлап алу туры үзенә күрә Төреквидение бәйгесенең финал өлешенә бер репетиция кебек булды. Сайлап алу турында булган җитешсезлекләр финалда кабатланмас дип өметләнәсе килә.
Татарча рок та бар икән
Җырчыларның репертуарында салмак, моңлы көйләр өстенлек итте. Ләкин халыкны гаҗәпкә калдырган, динамика, энергия, дәрт ташып торган чыгышлар да бар иде. «Алканат», «Казан-Ворлд», «Шүрәле» төркемнәре, җырчы Исмаил тамашачыны татар рогы белән дер селкетте. Алар тамашачы ияләшеп беткән, стериотиплашкан татар җырына яңа сулыш өстәде. Аеруча «Казан-Ворлд» төркеме солисткасы Әлмира Миргаязова «Сине көтәм» җырын башкарып, көчле тавыш тембры белән сокландырды.
Әлеге бәйгедә үз көчләрен инде икенче тапкыр сынап карарга теләүчеләр дә күп иде. Түбән Кама шәһәрендә туып үскән, бүген Төркиядә иҗат итүче Айгөл Туташ әнә шундый тиз генә бирешмәүчеләр рәтеннән. Бишенче булып чыгыш ясап, ул залда инде йокымсырап утырган халыкны уятты. Ул «Хәзер чын хисләр сирәк» дигән замананың актуаль темасына багышланган җыр башкарды.
- Алдагы елда мин конкурста финалга үтә алмасам да, аны Иске Шәһәрдә карый алдым. Минемчә, Төреквидение бәйгесендә җиңүче җырда шәрык музыкасы мотивлары булырга тиеш. Минем чыгышта алар күзәтелә. Җырның идеясе үземнеке, сүзләр авторы - әнием, - дип сөйләде Айгөл Туташ.
Конкурста эстрада җырлары ярышкач, кайбер җырчылар чыгышларыннан «шоу» ясамакчы булдылар. Алинә Давыдова җыры заманча рухта иде, ләкин биючеләре генә хәрәкәтләрен онытып, чыгышны бозды. Мондый конкурсларга яхшылап әзерләнергә кирәк шул.
Үзләрен гаилә дуэты буларак таныткан Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар икесе бергә Пирамида бинасында беренче тапкыр чыгыш ясады. Пар сәхнәдә үзен бик иркен, матур тотты. Тыйнак, ләкин зәвык белән тегелгән костюмнары репертуарларына туры килә иде.
Җырчы Чулпан Әхмәтҗанованың да әлеге бәйгедә икенче тапкыр көч сынап каравы икән.
- Төреквидениегә әзерләнүем үзе бер кәмит булды. Бер ел элек бәйгедә катнашсам да, аның быел да буласын онытканмын. Җырны ни бары ике көндә әзерләп бетердек. Чыгыш ясар алдыннан бер тәүлек йокламадым. Биючеләр, әлбәттә, булмады инде, әле үземә дә җырны өйрәнеп бетерергә кирәк иде. Бәйгедә эстрада җырлары ярышса да, миллилекне саклап калырга кирәк, дип саныйм, - дип белдерде Чулпан Әхмәтҗанова.
Җырчылар жюри әгъзаларына бары тик яңа җырларын гына тәкъдим итәргә тиеш булсалар да, бу таләпкә колак салмаучылар да бар иде. Вероника Кузнецова конкурска инде күпмедер вакыт радио-телевидениедән яңгыраган «Көнләшмә, җаным» җырын тәкъдим итте.
Төрки илләр Евровидениесендә чыгыш ясарга теләүчеләр байтак булып чыкты. Илүсә Хуҗина бәйгедә катнашыр өчен Алманиядән үк кайткан. Ул чит илдә татар рухын сагынуын, туган иле сәхнәсендә үз урынын табасы килүе турында сөйләде.
Алдан ук үзләренең җиңәселәренә ышанмаучылар бар иде.
- Мин җиңәрмен дип уйламыйм. Чыгыш ясаучыларның исемен карагач ук «Алканат» төркеме финалга чыгар төсле. Чөнки Альберт Исмаил белән без бергә укыдык, аның вокал буенча мөмкинлекләре көчле, - диде Ирина Сәйфуллина.
Чакырылган кунакларның чыгышыннан соң, җиңүчене билгеләр өчен, сәхнәгә Венера Ганиева чыкты.
- Бүген хөкемдарлар фикере белән тамашачы фикере туры килде, - дип башлады ул сүзен. - Барыгыз да бик матур күренде, әзерләнгәнсез. Әлбәттә, дулкынлануыгыз да сизелде. Без чыгышларыгызны бәяләгәндә тавыш мөмкинлекләрен, җырның әзерлелеген, костюмга игътибар иттек. Сәхнәгә чыккач тамашачыны да шаккатырырга кирәк бит. Бу конкурс алдагы елларда да традициягә әйләнер, - дип, яшьләргә үз теләкләрен җиткерде Венера ханым.
Җиңүче дип Айдар Сөләйман танылды. Смс тавыш бирү буенча «Казан-Ворлд» төркеме тамашачы мәхәббәтенә лаек булды.
Алдан кычкырырга яратмыйм!
Айдар Сөләйман чыгышы тамашачыны беренче мизгелдән үк әсир итеп, җыр тәмамланганчы тын алмыйча утыртты. Тавышы да, килеш-килбәте дә чыгышка озак әзерләнүе, күп көч сарыф иткәнлеге турында сөйли иде. Ләкин җырчы үзе чыгышын нибары ун көндә әзерләдем ди.
- Ярымфиналда җиңүемнең бер өлеше көчле команда туплануында дип уйлыйм. Җырның сүзләрен Ренат Харис язды, көен яшь композитор Илмир Низамов иҗат итте. Ул татар җырларына көйне европа таләпләрен туры китереп язучы композитор. Җырыбыздан шоу ясыйсыбыз килде. «Дорога из города» бию төркеме безгә аны ясарга ярдәм итте дип уйлыйм. Төннәр буе Төреквидение бәйгесенең беренчесен карап чыктык. Җиңүченең чыгышын энәсеннән-җебенә кадәр тикшердек. Төреквидение Евровидение өлгесендә оештырылган бәйге бит, шуңа да тамашачыга нәрсә кирәген аңлавы җиңел, - диде Айдар.
Әлбәттә, кыска вакыт эчендә егет костюмнар әзерләп өлгерми. Аңа Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов образ тудырырга, чыгыш ясарга киемнәр биреп ярдәм итә.
Ни кызык, Айдарның бәйгедә катнашуын әти-әнисе дә, туганнары да белмәгән. Бу турыда «Мәйдан» телеканалында барган трансляция аша гына күреп белгәннәр алар.
- Минем алдан кычкырырга яратмый торган гадәтем бар. Бары тик ниндидер нәтиҗәләргә ирешкәч кенә башкалар белән дә уртаклашам, - дип сөйләде миңа Айдар концерттан соң.
Айдар Төреквидение бәйгесендә дә шул ук образда чыга дигән сүз түгел. Егет чыгышын тамырдан үзгәртергә мөмкин.
- Чыгыш ясаганнан соң да сәхнә артына Венера ханым Ганиева кереп миңа вокал, костюмнар буенча үз фикерен әйтте, төпле киңәшләрен бирде. Ун көн эчендә ашыгып башкарган эшне хәзер җиренә җиткереп бетерергә кирәк. Җырны яхшырту буенча бик күп идеяләр бар. Оркестр яздырып, көчлерәк бию уйлап чыгарырга ниятлибез, - дип уртаклашты Айдар Сөләйман.
Хәзер егет ноябрь аенда Казанның Татнефть-Арена стадионында узачак халыкара Төреквидение җыр бәйгесенә әзерлек эшләре белән мәшгуль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар