16+

Айгөл Миңнуллина Искәндәр Хәйруллинны күргәч: «Их, шушы егет ирем булса иде» дигән

Театрда хатын-кыз артистлар хыялланган рольләр күп. Әмма хыялланып та, һәркем башкара алмый торганнары бар. Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина быел «Хафалы биюләр»дә әнә шундый роле белән күңелгә кереп калды.

Айгөл Миңнуллина Искәндәр Хәйруллинны күргәч: «Их, шушы егет ирем булса иде» дигән

Театрда хатын-кыз артистлар хыялланган рольләр күп. Әмма хыялланып та, һәркем башкара алмый торганнары бар. Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина быел «Хафалы биюләр»дә әнә шундый роле белән күңелгә кереп калды.

- Айгөл, фамилияң күренек­ле драматург Туфан Миңнуллинныкы белән аваздаш кына да түгел бит әле синең...

- Әйе, әтием Альберт - Туфан абыйның бертуган энесе. Араларында әти белән Өммия апа гына исән-сау хәзер.

- Артист һөнәрен сайлавыңда Туфан абыйның да йогынтысы тими калмаган алайса.

- Анысы да булгандыр. Әмма юл күрсәтүче әти иде. Мәктәптә укыганда, мин телевидениедә барган «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында катнашып йөрдем. Анда чыгыш ясаулар күңелемә кереп калды. Әмма мәктәптән соң ни өчендер театр училищесына барырга курыктым. Казан дәүләт технология институтына укырга кердем. Бер ел ярым укыганнан соң өйгә кайттым да: «Минем башка укырга барасым килми», - дидем. Шул чакта әтинең мине театр юлыннан җибәрәсе килде. Шулай итеп, мәдәният университетына укырга кердем. Туфан абый да бу адымымны хуплады.

- Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнарга өлгердеңме әле? Үзе синең уйнаганыңны күрә алдымы?

- Туфан абыйның «Дуслар җыелган җирдә» әсәре безнең диплом спектакле иде. Ул аны бик яратып кабул итте. Үзе фотоларга төшереп, аларны миңа да бүләк итте. Ә инде театрда эшли башлагач, Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» спектаклендә миңа Фәнисә ролен бирделәр. Туфан абый да аңа бик шатланды. Очрашкан саен: «Премьераны карарга киләм әле», - дип йөрде. Кызганыч, үзе, премьерага ике атна кала, арабыздан китеп барды. Ул минем театрда уйнавымны күрә алмый калды.

- Үзенчәлекле рольләреңнең берсе - Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт FM» спектаклендәге Энҗе белән Айгөл Миңнуллина арасында берәр уртаклык бармы?

- Бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган, яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән бу спектакльдәге Энҗе - миңа бөтенләй капма-каршы кеше. Безнең характерлар арасында бер генә охшашлык та юк, ләкин ул рольне мин бик яратып башкарам. Сәхнәдә үз-үзеңне уйнау, миңа калса, профессиональ яктан әллә ни үсеш бирми.

- Айгөл, син «Хафалы бию­ләр»дәге ролең белән бигрәк тә истә калдың. Алмаз Гәрәев белән икәүләшеп циркта уйнау­чы гимнастларны хәтерләттегез. Үзегезне куркыныч астына куеп уйнау куркытмадымы?

- Цирктан килеп, безне махсус өйрәттеләр. Биеклектәге ул бию­ләр башта килеп чыкмый аптыратты. Елап беттем. Тик тырышлык бушка китмәде, минемчә. Егылып төшү бераз куркытса да, күктә очу рәхәт!

- Бию белән кайчан мавыга башладың?

- Химиклар мәдәният сарае каршындагы «Салават күпере» ансамбленә дүрт ел йөрдем. Бию серләренә ныклап шунда төшендем.

- Театр артисты өчен иң мөһиме нәрсә дип саныйсың?

- Иң элек режиссер сүзенә колак салу, аның ышанычын аклау кирәк. Артист ролен җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Миңа режиссер никадәр күбрәк кисәтү ясаса, шулкадәр әйбәтрәк кебек.

- Мәдәният университетында Фәрит Бикчәнтәев җитәкләгән сезнең төркемдәге егет-кызлар театрда бик дус һәм бердәм булулары белән аерылып тора. Төркем белән бергә эшләү ничек?

- Безнең студент елларындагы дуслык әле дә дәвам итә. Бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Мин егетләрдән киңәшләр еш сорыйм.

- Айгөл, син күренекле артистлар Алсу Гайнуллина белән Илдар Хәйруллиннар гаиләсенә килен булып төштең. Алар ничек кабул итте үзеңне?

- Яратып. Мин дә аларны хөрмәт итәм. Һәрвакыт якты йөз, җылы сүз белән каршы алалар. Файдалы киңәшләре белән гел ярдәм итәләр.

- Беренче мәртәбә Искәндәр Хәйруллин дигән артистны кай­чан күрдең?

- Әле дә хәтеремдә, бишенче сыйныфта укыганда, әти-­әни белән Туфан абыйның «Гөргөри кияүләре» спектаклен карарга бардык. Шунда иң беренче Искәндәргә күзем төште. Аннары берәр елдан соң «Әни килде» спектаклендә күрдем. Спектакль тәмамлангач, без әти-әни белән Туфан абыйны көтеп торганда, Искәндәр безнең яннан тиз генә узып китте. Шулчак башымнан: «Их, шушы егет ирем булса иде», - дигән уй йөгереп үтте. Ходайның «амин» дигән сәгатенә туры килгән, ахрысы.

- Әгәр гаиләгез белән берәр спектакльдә уйнарга туры килсә, син анда нинди роль башкарыр идең?

- Шулай булган очракта, килен яисә кызлары булып уйнарга гына кала инде.

- Спектакльдән соң беренче тәнкыйтьчең кем?

- Искәндәр. Ул миңа һәрвакыт җитешсезлекләрне әйтә. Тән­кыйть күзлегеннән карарга ярата ул. «Хафалы биюләр»дән соң «молодец» тан кала башка сүз әйт­мәде.

- Балаларыгызга исемнәрне кайсыгыз сайлады?

- Аязга хәзерге вакытта 5 яшь. Аны Искәндәр сайлады. Кызыбыз бер атна исемсез йөрде. Аннары Зәйнәп исеме икебезгә дә ошады.

- Аяз ниләр белән мавыга?

- Ул төрле костюмнар алдырып, шуларны өйдә киеп, мультфильм персонажлары булып уйнап йөри. Ул үзебезнең театрдагы балалар спектакльләрен дә яратып карый, бигрәк тә тискәре образлар ошый аңа.

- Үзеңне якын киләчәктә ниндирәк рольдә күрербез икән?

- Илгиз Зәйни «Әлли-бәлли-бәү» дигән пьеса язды. Ул аны үзе куя да. Шунда суррогат ана ролен уйнарга җыенам.

- Бик ошаган роль булса, режиссердан сорап ала алыр идеңме?

- Эх, шул рольне уйнарга иде дигән чаклар булды. Әмма минем сорап алырга кыюлыгым җитмәс иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading